

Гади колхозчы гаиләсендә туа Фәдис. Башлангыч мәктәпкә Миңле авылында бара, 3-5 сыйныфларны Ванышта укый. Аннары укуын Яңавыл шәһәрендә дәвам итә. Шул ук вакытта кортчы һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач, ике уйлап тормый егет, туган авылына кайта.
– Шәһәрдә көчкә түзеп, “очып” кайтып җитә идем, нык сагындыра иде, – ди укыган еллары турында Фәдис. – Авылда яшәве рәхәт! Мондагы тынычлык, табигать һәм сулар һаваны бернәрсәгә алыштырып булмый!
“Туган як”, “туган нигез” төшенчә-ләренең асылын, гаиләдә өлкән малай булуның җаваплылыгын аңлаган, дөрес тәрбия күреп үскән үзе шаян, үзе җитди чын авыл егете булып чыкты Фәдис.
Аңлы яшеннән башлап, авылда тормыш көтү хыялы белән яши егет. Кызыксынучан, күзәтүчән була. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел кебек. Кечкенә чагыннан ук әтисе “арбасы”ннан төшми, әтисенең авылны чын күңелдән яратуын күреп, басу-кырлар тузанын иснәп, хезмәт тәмен аңлап үсә егет. Авылны ярату хисе балачакта салына, күрәсең. Шуңа да Исламовларның абзары тулы мал, бакчаларында – яшелчә-җимеш. Күпләп мал-туар карап, матур тормыш көтеп яталар. Эш – эш белән, шулай да яшьлек үзенекен итә. Ялларын ничек үткәрә икән авыл егете?
Гер спорты – менә аның ут йөрәгенә дәва! Тиктормас егет физик көч, чыдамлылык, рух ныклыгы таләп итүче спорт төрен үз итә. Беркем мәҗбүр итми, эштән кайткач, үз теләге белән шөгыльләнә. Дан-шөһрәт өчен түгел, күңел өчен шөгыльләнә. Шулай да гер спорты буенча Башкортстан беренчелегендә катнашып, республика чемпионы исемен алган. Зональ ярышларда гел призлы урыннар яулый. 2021 елда Татарстанда Русия чемпионатында катнашып, йөзләгән спортчы арасында алтынчы урынны яулый. Спорт мастеры кандидаты да була. Сабантуйларны әйтеп тә торасы юк. Үзебезнең районда гына түгел, күршеләрдә дә сабантуйларда катнашып, үз үлчәү категориясендә беренчелекне яки призлы урыннар яулый.
– Тәнгә көч-куәт, адреналин бирә. Гергә тотынмаган көнем бик сирәк, – ди Фәдис бу шөгыле турында.
Фәдиснең кызыксынучан егет булуын да белдек. Ул “Алга” гәзитен даими укып бара, радио тыңлап, яңалыклардан хәбәрдар яши. Фәдиснең яраткан “тимер аты” – велосипед.
Җәй көне иң яхшы ял урыны – табигать, бакча дип саный Фәдис. Мал карау белән генә чикләнми яшь егет. Бакча тутырып яшелшә-җимеш үстерә Исламовлар. Үткән елны үз бакчасында 33.999 грамм авырлыкта кабак үстерә алар. Утыз дүрт килограммга бер генә грамм җитмәгән бит, бәлки тагын бер-ике көн үстергән булса, утыз дүртне дә артыр иде.
Яшьләрнең авылга кайтмавының сәбәпләрен дә ачыкларга тырыштык Фәдис белән.
– Эшләргә иренмәгән кеше авылда да акча таба. Җиңел акча беркайда да юк. Авылда эш юк, дию дә – ялкаулыкка бер сылтау гына ул, – ди Фәдис, эшләп тә карамаган кешеләрнең булмый дип кул селтәүләренә, шунда ук зур акча өмет итүләренә гаҗәпләнеп.
Туган авылында тормыш тәмен, яшәү ямен тапкан Фәдискә “Афәрин егет икәнсең!” диясе килә.