Җәмгыять
25 Июня , 09:27

Радий Хәбиров белән әңгәмә: яңа чакырулар кискен карарлар таләп итә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров экспертлар берләшмәсе вәкилләре һәм политологлар белән очрашты. Әңгәмә эчтәлекле булды, темалар – төрледән-төрле, сораулар – еш кына уңайсыз, җаваплар – ачыктан-ачык. «Башинформ» агентлыгы күзәтүчесе Башкортстан  Башлыгы белән политологлар нәрсә турында сөйләшкәнен сөйли.

Радий Хәбиров белән әңгәмә: яңа чакырулар кискен карарлар таләп итәРадий Хәбиров белән әңгәмә: яңа чакырулар кискен карарлар таләп итә
Радий Хәбиров белән әңгәмә: яңа чакырулар кискен карарлар таләп итә

Алгарак китеп шуны әйтергә мөмкин, экспертлар белән очрашудан соң Радий Хәбировның үзен ышанычлы һәм тыныч тотуы күңелдә аеруча уелып калды. Аның безнең уртак көчкә ышануы, нәрсәгә әзер булырга, артык тавышсыз һәм милитаризациясез гражданнарны нәрсәгә әзерләргә кәрәклеген ачык белүе күренеп тора. Берәрхәл була калса – без аңа әзер булачакбыз. Радий Фәрит улының яраткан принцибы искә төшә – иңнәреңә төшкәнне үтә, барысы да яхшы булыр. Зур һәм көчле төбәкнең җитәкчесе буларак, ул шулай эшли дә. Һәм катнашучылар белән үз позициясен һәм агымдагы катлаулы мизгелнең иң мөһим сораулары буенча төп карарларны кабул итү логикасын уртаклашты. Нәрсә эшләргә, кая барырга кәрәклеген белүче һәм җиңел булмаган лидерлык бурычын үтәргә әзер җитәкче ул. Башкортстан иркен тын ала, илебезнең терәк төбәге булып тора һәм төрле яклап җитез үсешә. Безнең зур чыдамлылык запасы бар, һәм без нык басып торабыз. «Ни эшләргә?» дигән сорауга җавап бер – «Эшләргә һәм нык булырга». Без бергә барысын да җиңә алабыз. Без очрашуда Р.Хәбировтан бернинди дә ялган өметләр һәм хыяллар тудыручы матур вәгъдәләр ишетмәдек. Безнең кебек зур, көчле һәм күпмилләтле төбәкнең лидеры өчен җаваплылыкны үз өстенә алу һәм катлаулы карарлар кабул итү бик мөһим. Шулай ук иң катлаулы мизгелдә, кешеләрдә шик-шөбһәләр һәм куркулар уянганда, үзенең тыныч ышанычын калганнарның да күңеленә сала белү. Һәм мин шуны әйтә алам – Радий Хәбиров моны эшли белә.

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

ТЫШКЫ ХӘВЕФЛӘР ҺӘМ ЭЧКЕ ТЫНЫЧЛЫК ТУРЫНДА

Торак-коммуналь хезмәтләр һәм азык-төлек бәяләренең артуы, юлларның торышы, медицина хезмәтләренең сыйфаты, керемнәрнең кимүе, БПЛА очышлары куркынычы –  болар русиялеләрдә борчылу һәм социаль уңай халәтнең кимүенә китерүче төп мәсьәләләр дип билгели социологлар. Һәм кайчак властька вакытында идарә карарлары гына кабул итәргә түгел, ә төрле процесслар һәм карарларның сәбәпләрен һәм мотивларын аңлатып, аңлатмалар бирергә дә туры килә

«Безнең максат – пессимистик кәефләргә бирешмәү, киресенчә, бу кәефләрне эшкәртеп, көрәш юлы белән җиңеп чыгарга омтылу», – мөгаен, Республика Башлыгы Радий Хәбировның политологлар һәм җәмәгатьчеләр белән очрашуда әйткән бу фикере, түгәрәк өстәл артында җыелуның сәбәбен дә, бу рәсми булмаган сөйләшүнең төп мәгънәсен дә иң яхшы ачып бирә.

Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, биш ел элек аның эш вакыты структурасында (әйе, мөгаен, һәр кешенең дә) яңа бурыч барлыкка килде: СВО. Ул вакытны да, энергияне дә, ресурсларны да, хис-кичерешләрне дә биләп ала.

Фото: Олег Яровиков

“Русиянең, республиканың, халыкның дошманнары бик күп. Дошман бик үткен, куркыныч, башлы. Һәм безгә моны кешеләргә аңлатырга кирәк”, – дип, Радий Хәбиров политологлар һәм җәмәгатьчеләр белән очрашу теләген белдерде.

Социологлар мәгълүматлары буенча, күп кенә кешеләрне теге яки бу дәрәҗәдә БПЛА һөҗүмнәре борчый, дип җиткерде мәгълүматларны БР Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов. Борчылуның артуын аңлатырлык: мәгълүмат хәбәрендә «пилотсыз очкычлар» предприятиеләргә һөҗүм иткән күрше төбәкләр ешрак калкып чыга, республика халкына шулай ук даими рәвештә телефонга пилотсыз очкычлар яки ракета хәвефе кертелү турында хәбәрләр килә.

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

Радий Хәбиров ассызыклаганча, республикада бу шартларда эшләү өчен кирәкле инфраструктура булдырылган. 2022 елдан ул шәхсән җитәкчелек иткән оператив штаб эшли. Әлеге вакытта критик әһәмияткә ия объектлар исемлеге билгеләнгән, аларда хәвефсезлек чараларын көчәйтү буенча чараларның «юл картасы» бар, берничә оборона линиясе оештырылган.

“Менә болар барысы бергә: пассив оборона, төрле кораллар белән тәэмин ителгән актив оборона бар – төбәк чагыштырмача ышанычлы сакланган дип әйтә алабыз. Моннан тыш, без Русия Федерациясенең һавага каршы оборонасының гомум системасына кушылганбыз”, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.

Нәкъ менә шуңа күрә Башкортстанда БПЛА хәвефен игълан итү чорында сиреналар яңгырамый. Радий Хәбиров әйткәнчә, хәзерге вакытта моның кирәге юк, җәмгыятьтә кешеләрдә курку тойгысын уятырга кирәкми (күз алдына китерегез, әгәр сезне иртәге сәгать 5тә будильник урынына сирена уятса, нинди кәефтә булыр идегез, – автор искәрмәсе). Шулай да, халыкка турыдан-туры куркыныч янаса, сиреналар яңгыраячак, дип ассызыклады республика Башлыгы.

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

КОНТЕНТМЫ ӘЛЛӘ ЗАДАНИЕМЫ?

Халыкта ризасызлык тудырган темаларның берсе –  интернетны сүндерү һәм тыелгын социаль челтәрләрне блокировкалау. Бу хәл бигрәк тә яшьләр арасында кискен тора, алар өчен «...интернет булмавы хәлнең нормальлеген югалтуга тиң кебек», дип проблеманы күтәрде политолог Арсен Шәяхмәтов. Һәм, аның фикеренчә, интернетны сүндерү йә социаль челтәрләрне блокировкалау турындагы карар – федераль дәрәҗәдәге карар булуга карамастан, ризасызлык нәкъ менә төбәк хакимиятенә юнәлтелә.

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

Радий Хәбиров бу хәлгә бәйле бөтен хәвефләрне аңлавын һәм кабул итүен белдерде. Әммә, яшләрнең кайсыберләренең канәгатьсезлегеннән тыш, масштаблы нәтиҗәләрне күзалларга кирәк.

Төбәк җитәкчесе тыелган социаль челтәрләрдәге 600 меңлек аудиториясе булган үзенең битләрен япкач, үзен яу яланыннан чыгып киткән кебек хис итүен белдерде. Нигә? Чөнки анда Русиягә каршы тулы бер армия: бөтен Европа, социаль челтәрләр хуҗалары, акционерлар. Ә бу «яшерен кәрт» уенына тиң.

«Шундагы көчергәнешне, бу социаль челтәрләрдә эшләүнең никадәр авыр булуын хәтерлим. Кешеләрнең күңеленә барып җитә алмас идек, дип уйлаем. Шуңа аннан китү хәерлерәк иде», – дип, сызык өстенә алды Радий Хәбиров.

Яшьләр аралашу, үз бизнесын, идеяләрен, кәефләрен алга җибәрү өчен мәйданчык буларак кабул иткән Россия территориясендә тыелган яки кирәкмәгән социаль челтәрләр хәзер яшь һәм билгеле бер компетенцияләр булмау сәбәпле моны танып белә алмаган яшь кешеләргә йогынты ясау өчен деструктив көчләр өчен бик көчле корал булып тора.

Яшьләр бу социаль челтәрләрне аралашу, бизнес алып бару, үзләренең идеяләрен пропагандалау өчен мәйданчык итеп кабул итә, ә алар деструктив хәл эченнән үсеп килгән буынга кагылу өчен корал булып тора, яшьләр үзләренең яшьлеге һәм тәҗрибәсе булмавы аркасында моны аңлап җитми. Ә мондый хаталарның хакы бик югары булырга мөмкин. Радий Хәбиров ачык кына мисал китерде:

«Мин күптән түгел шартлатулар әзерләгән террористтан сорау алу турында сюжет карадым. Аңардан каян биремнәр алуын сорыйлар: кайдан канистра алырга, нәрсәне шартлатырга. Ул, социаль челтәрләрдә, дип җавап бирде».

Шуңа күрә, Башкортстан Башлыгы фикеренчә, хакимиятнең иң мөһим бурычларыннан берсе – яшьләр өчен көрәш:

«Яшьләр белән бер эшләргә генә кирәк, очрашу мөһим. Мин яшьләр белән аралашырга телим. Коры сүз сөйләү өчен түгел. Һәр очрашу минем өчен авыр бирелә, чөнки мин анда хис-тойгыларымны калдырам. Әйе, яшьләр тыелган социаль челтәрләрдә утыра, ниндидер мәгълүмат ала, әммә без үзебезнең яктан сөйләшүләр, төзелеш отрядлары, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Патроит” паркы аша дөньяның матур ягын күрсәтергә тиешбез. Менә шулар – эшебезнең бер өлеше буларак, республикабызда, миңа калса, бик яхшы оештырылган».

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ КОМПРОМАТЛАР СУГЫШЫ

Мәгълүмат сугышы социаль челтәрләрдә һәм яшьләрнең аңы өчен генә алып барылмый. Республиканың мәглүмәти яки иҗтимагый-сәяси тоторыклылыгына вакыты-вакыты белән җитди хәвеф яный, дип билгеләнде «Башинформ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов. Радий Хәбировның шәхси позицияләренең ныклыгына һәм көченә иң кызу оппонентлары ышанса да (әйкәндәй, ул төбәк җитәкчеләренең рейтингында югары сәяси тотрыклылык белән билгеләнгән «яшел» зонага чыкты – автор искәрмәсе), республикабызның иҗтимагый-сәяси хәләтен какшатырга тырышучылар табылып тора. Чын мәгьнәсендә зур мәгълүмат һәм компроматлар сугышы бара.

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

Радий Хәбиров билгеләвенчә, моңа карата каршы коралларның берсе – кешеләр белән аралашу.

«Кешеләр белән эшләргә, сөйләшергә, аңлатырга кирәк, – дип аңлатты төбәк Башлыгы. – Шуңа күрә шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына һәрвакыт әйтәм: кабинетта гына утырмагыз, халык арасына чыгыгыз».

Проблемалар еш кына аңлашылмаучанлыктан, эшче кешеләрне хөрмәт итмәүдән килеп чыга, дип аңлатты Радий Хәбиров.

«Бу әдәпсезлек төрле тискәре күренешләр тудыра», – дип белдерде республика Башлыгы.

Шуңа да ул хакимият башлыкларыннан республиканың шәһәр-районнарында яшәгән һәм эшләгән кешеләрне хөрмәт итүне, күзгә-күз аралашуны, аларның проблемаларын белүне, аларны тыңлауны, сорауларына намуслы җавап бирүне даими таләп итә.

Команда турында сүз алып барганда, Радий Хәбиров мисал итеп Уфа мэры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Шәриповны китерде. Хәйбулла районы авыллары буйлап даими йөреп, кешеләр белән очрашып, шәхсән хәлен белеп, игътибар белән тыңлап, проблемаларны шәхсән хәл иткән җитәкчеләрнең берсе ул.

«Ул Хәйбулла районына чагыштырмалы авыр чорда килде, төрле ызгышлар булган иде. Һәм аның моңа карата чыдамлылыгы, тәҗрибәсе бар иде. Район территориясендә федераль дәрәҗәдәге эре тау чыгару компанияләре эшли. Һәм мин аның алар белән нинди мөнәсәбәттә булуын күрдем: район башлыгы буларак түгел, партнер буларак аралаша иде ул. Мондый көчле җитәкче Уфага бик кирәк, һәм ул биредә басым ясаучы төрле төркемнәрдән азат».

Башкортстан Башлыгы үз командасында чыдамлы, үзаллы карар кабул итү сәләтенә ия булган кешеләрне кадерләвен белдерде.

«Мин үземне «кәкре аркалы» һәм «нәрсә кушасыз?» дигән позициядә йөргән кешеләр белән уратмаска тырышам. Мин ачык һәм үзаллы кешеләр белән эшләүне хуп күрәм. Бу катлаулырак, шунда ук әйтәм, идарә итүдә хәтта кайбер кыенлыклар да тудыра. Әммә мин тәҗрибәсе булган, вазыйфасын лаеклы күтәрүчеләрнең һәм үзаллы җитәкче иңенә төрле йөкне калдыра алам, һәм алар моны ерып чыгачак», – диде Радий Хәбиров.

Ә тиз һәм дөрес карар кабул итүне таләп иткән проблемалар саны кимеми. Алда әйтелгәнчә, хәвефләр дә җитәрлек. Мәсәлән, төбәкләр арасында сәламәт булмаган көндәшлек уяту җитди хәвеф тудыра.

Озак еллар дәвамында деструктив көчләр кардәш республикалар – Башкортстан белән Татарстанны бер-берсенә каршы куйды. Радий Хәбиров очрашу барышында бу мәсьәләгә соңгы нокта куйды.

«Татарстанда елына 35-40 миллион тонна нефть табыла, ә Башкортстанда – 11 миллион. Шуңа күрә безнең тулай төбәк продукты берничек тигез була алмый. Татарстанның сәнәгать төбәге булуын да онытмагыз. Башкортстан Республикасы, сәнәгате нык үскән булса да, ул әле аграр республика да, авыл халкының өлеше зур булган төбәк.

Ә бу, әлбәттә, социаль программаларга зур чыгымнарны, фермерларга ярдәм итүне һ.б. таләп итә. Биредә рейтингның эчтәлеген аңлау мөһим.

Шуңа күрә «куышу» уйнарга, кемнеңдер провокациясенә бирелергә кирәкми. Үзеңнең көчле якларыңа, өстенлекләреңә таянып ярышырга кирәк. Шуны әйтәм: без Рөстәм Нургали улы (Миңлеханов – Татарстан рәисе – автор искәрмәсе) белән, ике акыллы кеше буларак, ике республика арасындагы күршеләрчә, җылы мөнәсәбәтләргә җаваплы икәнебезне аңлыйбыз. Без аның белән моның турында беркайчан да фикер алышмадык, әмма мөнәсәбәтләребезнең табигатен, бер-беребезгә булган ихтирамны, ике зур республикада яшәгән халыкларга булган ихтирамны изге рәвештә саклыйбыз. Һәм моны һәр кем күрә ала.

Һәм, әлбәттә, тиңләшергә кирәк. Без һәрьяклап алга барырга тырышабыз: ресурслар өчен дә, проектлар өчен дә, кешеләр өчен дә, бигрәк тә яшьләр өчен дә. Барсы белән дә, барысы өчен дә ярышабыз. Бу гадәти күренеш», – дип үз позициясен белдерде Радий Хәбиров.

Республика өчен мәгълүмати хәвефсезлекнең башка юнәлешләренә килгәндә, бу, беренче чиратта, экологик повестка һәм аны сәясиләштерү омтылышлары, җир асты байлыкларын кулланудан алып һава һәм су сыйфатына кадәр. Шулай ук хәвеф астында – муниципаль реформа. Һәм, әлбәттә, республикада милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе дә деструктив көчләрнең һөҗүме астында кала. Манипуляторлар һәртөрле мәсьәләне – икътисади хәл-торышын, сәясәтне, хакларны, эш хакын һ.б. «милләтара темага» бәйләргә тырыша. Аларга каршы торуның төрле рецепты бар: дәүләт органнары өчен көнүзәк һәм киләчәк мәсьәләләрне хәл итү буенча системалы эш, киң мәгълүмат чаралары өчен - аңлату эшләре алып бару, халык өчен – һәр килгән мәгълүматка, низаглы тәкъдимнәргә, әйтик, протест акциясендә катнашырга чакыруга карата, тәнкыйтьле бәя бирү.

Фото: Олег Яровиков

ИРТӘГӘ БҮГЕННӘН БАШЛАНА

Очрашуда көнүзәк мәсьәләләр турында күп әйтелде. Сугышта аннан соң ни булачагын уйлаганнар җиңә. Илнең икътисади хәле әлеге вакытта авыр (Русиянең терәк төбәге буларак, бу Башкортстанга да кагыла), шуңа күрә әлегә агымдагы бурычлар өстенлекле булып кала. Алар арасында гражданнарны, МХОда катнашучыларны, аларның гаиләләрен социаль яклау, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, торак һәм коммуналь хезмәтләр, кышка әзерлек мәсьәләләре һәм башкалар. Әмма, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, бүгеннән киләчәк өчен эш алып барыла.

Атап әйткәндә, юл һәм транспорт инфраструктурасын үстерү буенча зур планнар бар. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, әле зур күләмдә автобуслар алу бара, аларның 70кә якыны Уфа янындагы авылларга йөриячәк, бер өлеше дәүләт маршрутлары буенча Стәрлетамакка юлланачак.

Уфаның Көньяк урау юлы буенча карар кабул ителгән, федераль казнадан беренче акчалар алынган да инде. Арытаба Русиянең иң эре юл төзү компаниясе белән Башкортстанның башкаласында метро төзү проекты буенча эшлекле сөйләшүләр алып барыла: грунтны тикшерү моның мөмкин булуын күрсәтте. Шулай ук Русия тимер юллары белән Уфа тирәсендәге тимер юлы боҗрасын төзеп бетеүнең техник-икътисади нигезләмәсе буенча эшләр алып барыла.

Алда Уфадагы Көрәш сараена охшаш берничә социаль объект төзү планлаштырыла.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, мондый объектлар төзү республикада капиталлаштыруны арттыра, шуңа күрә бюджетның кискен торышына карамастан, аларга инвестицияләр юнәтергә кирәк.

Әйткәндәй, бюджет турында сүз алып барганда, төбәк казнасы, республика Башлыгы әйтүенчә, башкалары белән беррәттән «Башнефть» компаниясенең акциясен сатудан алынган акча белән тулыланды.

Республика Башлыгы бу төбәкнең позициясына да, компаниянең үзенә дә йогынты ясамаячагын аңлатты.

«Кешеләр моны еш кына республика өчен югалту дип кабул итә. Әмма бу финанс исәп-хисабы. «Башнефть»  «Роснефть» составына керә, без аның белән сәүдә тигезлеге нигезендә эшлибез. Моннан тыш, «Башнефть»  инфраструктурасы Башкортстанда урнашкан, шуңа күрә нефтьэлеккегечә эшкәртеләчәк һәм салымнар республикага түләнәчәк. Ә акцияләр сатудан килгән керем белән без берничә финанс мәсьәләне хәл итәчәкбез һәм яңа объектларга инвестицияләр юнәлтәчәкбез», – дип аңлатма бирде Радий Хәбиров һәм, Башкортстанда бензин белән тәэмин итүдә кыенлык булмаячак, дип өстәде.

Фото: Олег Яровиков

КЕМ УЛ ЯҢА ЭЛИТА?

МХО тәмамлангач, төбәктә бурычлар күләме артуын исәпкә алып, очрашуда катнашучылар республика иктисадын кадрлар белән тәэмин итү буенча сорау бирде. Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү университеты кафедрасы мөдире Илшат Рысаев бу темага чыгыш ясап, «Башкортстан геройлары» кадрлар программасында катнашучыларның яхшы потенциалына шәхсән шаһит булуын билгеләде. Ул егетләрнең барысының да дәүләт һәм муниципаль власть органнарында эшләүгә бик уңай һәм позитив карашта булуын, шулай ук мондый эшкә яраклашырга һәм үзләренең компетенцияләрен камилләштерергә кәрәклеген ассызыклады.

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

«Безне, һичшиксез, зур күләмле эш көтә. Әлегә дүрт мең тирәсе кеше кайтты. Аларның 75 проценты эшкә урнашкан. Әмма алда безне егетләрнең күпләп кайтуы көтә. Алар һәрберсе безнең өчен каһарман, тик кешеләр төрле була. Аларны тыныч тормышка яраклаштыру өчен «Ватанны саклаучылар» фонды, мәшгүльлек үзәкләре һәм, әлбәттә, СВО ветераннары ассоциациясе эшли», – дип белдерде Радий Хәбиров.

Төбәк властьлары аеруча МХО ветераннары ассоциациясенә зур өметләр баглый. Озак еллар окопларда, фронт сызыгында яшәгәннән соң, солдатларның иптәшләренә карата ышанычы көчле. Бу оешмада аларның арка терәр иптәшләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, эшли.

Алар, һичшиксез, республиканың яңа элитасына әйләнәчәк. Берничә МХО ветераны төбәкләргә, зур шәһәрләргә җитәкчелек итә. Башкортстан Башлыгы хакимиятендә дүрт МХО ветераны эшли. Күпләре яу яланында җитәкчелек сыйфатларын үстергән, идарә итү сәләтенә ия булган. Тик аларга тыныч тормышта тәҗрибә тупларга кирәк. Ә МХО ветераннары ассоциациясе бу җәһәттән зур ярдәмче булачак.

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

ЯШӘРГӘ КИРӘК!

Җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләгә әйләнеп кайтканда, «Собкор02» гәзитенең баш мөхәррире Светлана Вәлиева республика Башлыгына мөһим сорау куйды: «Ни өчен безнең җәмгыятьне кызганасыз, аны ачык «триггерлардан» саклыйсыз?»

«Мин үземнең фәлсәфәм турында күп сөйләдем: мин шуңа ышанам, һәркем үз эшен яхшы һәм җиренә җиткереп башкарырга тиеш, солдатлар, кайберләре Русия Президенты карары, кайсылары өлешчә мобилизация буенча, ә бәгъзеләре үз теләге белән яу яланында алыша. Студентлар тырышып укырга, инженерлар яхшы эшләргә тиеш. Җитәкчелек җаваплы итеп идарә итәргә бурычлы. Гади халык гади тормыш белән яши: рестораннарга, кафеларга, кинотеатрларга йөри, гашыйк була һәм башкалар», – дип белдерде Р.Хәбиров.

Милләтнең психологик торышына һөҗүм итүчеләр бу эмоциональ тотрыксызлык, фейк-хәбәрләр, паника чәчү юлын сайлаган, дип исәпли ул. Димәк, властьның бурычы – халыкны саклау. Ә республика һәм ил халкының берләшүе, ныгуы, бердәмлеге Бөек Ватан сугышы чорындагы кебек дәрәҗәгә җитте, дип раслый Радий Хәбиров.

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

Шамил Вәлиев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты:

«Радий Хәбировның экспертлар җәмәгатьчелеге белән даими очрашулар яхшы йола булып тора, алар галимнарга һәм җәмәгатьчеләргә дөньяның гадел картинасын булдыру һәм җиткерү өчен нигез бирә. Илдә МХО баруга һәм медиакиңлектә эшләүнең шартлары үзгәрүгә бәйле, бөтенесен дә җәмәгәтчелеккә чыгару мөмкин түгел, шуңа да мондый очрашулар мөһим. Безгә республика җитәкчесенең пилотсыз хәвеф шартларында халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү һәм бюджетны экономияләү режимы буенча фикерләрен ишетү бик мөһим иде. Җәмгыйәттә җыелып киткән һәм күзгә күренмәгән проблемаларны ачыкладык. Әллә нинди серләр дә ачылмады, әмма төп мәсьәләләр буенча кирәкле нәтиҗәләр ясалды. Радий Хәбиров киләчәкне ачык күргән җитәкче, шуңа да без аңа сугыштан соңгы проблемалар, арытаба республиканы үстерү, хәрбиләрне тыныч тормышка яраклаштыру буенча сорауларыбызны бирдек. Аңа кадәр ерак, әмма төбәк җитәкчесе барысын да уйларга тиеш».

Фото: Азат Мөхәмәтҗанов

Арсен Шәяхмәтов, политолог:

«Бүген төбәкләр берничә капма-каршы чакырулар шартларында эшли – икътисади үзгәртеп кору, санкцияләр басымы, хезмәт базарындагы үзгәрешләр, югары мәгълүмат турбулентлыгы һәм җәмгыятьтәге эмоциональ ару. Бүгенге төбәк җитәкчесенең мөһим компетенцияләренең берсе — халыкның кәефен сизү, борчылуны тиз арада җиңеләйтү, авыр карарларны аңлату, хәлне контрольдә тоту тойгысын җиткерү. Шуңа күрә мондый очрашулар үзенә күрә бер күрсәткеч булып тора. Экспертлар берләшмәсе – социаль көзге, власть аның аша җәмәгатьчелектә һәм эшлекле өлкәләрдә барган күренешләрне күзәтә ала.

Төбәк хакимияте өчен икътисади күрсәткечләрне яки проектларны тормышка ашыру динамикасын гына түгел, халыкның ышаныч дәрәҗәсен, иҗтимагый куркуларны, киеренкелек нокталарын, үзгәрешләргә мөнәсәбәтне дә аңлау аеруча мөһим.

Шушындый очрашулар потенциаль хәвеф-хәтәрне алдан күрергә һәм идарә итү карарларын бераз көйләргә мөмкинлек бирә».

 

Источник: https://bash.bashinform.ru/news/social/2026-06-23/radiy-h-birov-men-n-g-m-ya-y-sa-yryu-ar-aty-arar-ar-talap-it-4657551

Автор:ИА БАШИНФОРМ, Ольга Горюнова
Читайте нас