

Лилия Вениамин кызы Мишкә районы Изимари авылында күпбалалы гаиләдә туып үскән. Шуңадыр үзе дә ишле гаилә турында хыялланган. Мәктәп елларын уңышлы узган кыз алдына куйган максатына ирешү өчен Бөре медицина училищесына укырга керә. Тизрәк яраткан һөнәр иясе булу студент елларын сиздерми дә үткәрә. Лилия өч елдан соң шәфкать туташы һөнәренә ия булып, хезмәт юлын башлап җибәрә һәм кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән бер-бер артлы ике кыз - Алина һәм Заринага гомер бүләк итәләр. Әмма ләкин тормыш аны ике кызы белән 2023 елда Чишмә-Борай авылына алып килә. Биредә ул өй сатып алып, төпләнеп кала. Уңган, тырыш хуҗабикәгә авылда яшәүче Ирек күз сала һәм алар матур гаилә коралар. Гаилә җепләрен ныгыту өчен Лилия белән Ирек ике кызлары янына Артурны алып кайталар. Без барганда төпчекләренә нибары тугыз гына көн иде. Ирекнең улы Идел дә биредә еш кунак. Ул студент булса да, ял көннәрендә, җәйге каникул вакытларында биредә ял итә, ярдәмләшә. Лилия һәм Ирек – дүрт балалы гаилә. Балалары да бик тәртипле, тәрбияле. Лилия Иделне үз улы кебек кабул итә.
– Балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәбез. Һәр-кемнең үз вазыйфалары бар, Алина йорт-җирдә булыша, ә Зарина Артурны карый, Идел әтисе белән йортта башланган төзелеш эшенә үз өлешен кертә, – ди күп балалы ана.
Әйе, бу гаиләдә һәркем эш белән мәшгуль. Йортта кош-корт, мал-туар да бар.
“Икебез дә бик нык балалар яратабыз. Шунлыктан тагын бер бәби алып кайтырга булдык. Менә улыбыз Артур дөньяга килде. Балаларыбыз безнең иң зур шатлыгыбыз һәм бәхетебез. Аларны җәмгыятькә файдалы, әйбәт кешеләр итеп үстерәсебез килә. Бала бит ул – гаиләнең, нәселнең генә түгел, илебезнең дә киләчәге”, – ди бәхетле ана Лилия Вениамин кызы.
«Башкортстан халыкларында зур гаилә һәрвакыт төп байлык булып саналган. Без республикада күпбалалы гаиләләрнең булуы белән горурланабыз. Ныклы гаилә, бәхетле балачак – дәүләт тотрыклылыгының, тулаем ил үсешенең төп шартларының берсе. Безнең өстенлегебез – сәламәт балалар үстерү һәм тәрбияләү өчен лаеклы шартлар тудыру, һәм без моннан чигенмәячәкбез».
Радий Хәбиров,
Башкортстан Республикасы Башлыгы.