

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев ике өлкәне чагыштырып А.Пушкинның шигырь юллары белән башлады сүзен:
“...Они сошлись. Волна и камень,
Стихи и проза, лед и пламень
Не столь различны меж собой.
Сперва взаимной разнотой
Они друг другу были скучны;
Потом понравились; потом
Съезжались каждый день верхом
И скоро стали неразлучны...”
Әйе, беренче карашка, бу өлкәләр бөтенләй төрле, хәтта капма-каршы кебек. Тик Андрей Исаев, ике өлкәне аеру күп очракта шартлы характерда булуын билгеләп, сәнгать һәм сәясәтне уртак максат берләштерүен – сәясәт тә, сәнгать тә кешенең бәхеткә һәм дөньякүләм гармониягә ихтыяҗын канәгатьләндерергә омтылуын белдерде. Аның сүзләренчә, партиянең «Халык программасы» да гражданнарның нәрсәне үзгәртергә кирәклеге турындагы фикеренә нигезләнә. Моннан тыш, Андрей Исаев сәнгатьнең сәясәтсез яши алмавын, ә сәясәтнең иҗтимагый аңны формалаштыру өчен сәнгатькә мохтаҗ булуын да ассызыклады. “Теләсә нинди нәфис сүз, ничек кенә булмасын, иҗтимагый чынбарлык белән яраша – я аны хуплый, я кире кага”, – диде Андрей Константинович.
Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров сәясәтне иҗади практика формасы буларак карарга тәкъдим итте. Монда идарәче административ карарлар белән генә түгел, иҗтимагый мәгънәләр һәм өметләр белән дә эшләве билгеләнде. Бу мантыйкта сәнгать сәяси коммуникация теленә әверелә, аның аша дәүләт символлар һәм кыйммәтләр системасын формалаштыра. Мондый инструментларга архитектура, кино, музыка һәм монументаль сәнгать керә. Андрей Геннадьевич шулай ук сәнгать һәм сәясәт бердәмлегенә кагылышлы «Эмоциональ интеллект», «Сәнгать – сәяси тормыш көзгесе кебек», «Идарәнең креатив инструментлары» юнәлешләрен аерып күрсәтте.
Сәясәт белгече Виктор Потуремский интеллектның бик катлаулы күренеш кенә түгел, хәтта терминологик яктан да төгәл билгеләмәсез икәнлеген ачыклады.
«Хатын-кыз бәхете территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова үз чыгышында проектны үстерү турында сүз алып барды, команданың аны тирәнәйтергә һәм файдалырак итәргә карар кылуын ассызыклады. Проект кысаларында хатын-кызлар өчен көндезге белем бирү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына һәм аналарына ярдәм итүгә юнәлтелгән башлангычлар кебек юнәлешләр барлыгы да билгеләнде.
– Без максат итеп «Хатын-кыз бәхете территориясе» проектын киңәйтүне куймадык, безнең әле ачык өлкәләрдә тирәнтен эшлисебез килә, – диде ул.
Икенче бүлек «Сәнгать сәясәт теле» дигән темага багышланды. Монда спикерлар булып, телевидение алып баручысы Юлия Барановская, Башкорт академия опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскар Абдразаков, режиссер Лина Арифулина һәм җырчы Пелагея чыгыш ясадылар. Алар патриотлык һәм милләтара бердәмлек чагылышы буларак, иҗатның аерым, стратегик әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар.
Чираттагы фикер алышуда хәрби хәбәрче Семен Пегов, шагыйрә, волонтер Анна Долгарева, театр һәм кино актеры һәм режиссеры Андрей Соколов «Сәнгать сәясәт көзгесе» дигән темага сөйләштеләр.
Йомгаклау бүлектә Русия Дәүләт думасы депутаты, «Бердәм Русия» фракциясе әгъзасы Наталья Орлова, мода тарихчысы һәм сәнгать белгече Анатоль Вовк, Rendez-Vous стратегик маркетинг һәм брендлар буенча директоры Алина Миева сәясәттәге мода турында сөйләштеләр.
Шулай итеп, сәнгатьне сәясәттән тулысынча аеру дөрес түгел. Алар бер-берсенә зур йогынты ясыйлар, чорның мәдәни кодын формалаштыралар. Фикер йөртүче җәмгыятьнең бурычы – тәнкыйди карашны саклау, чын әсәрне аера белү. Сәнгать гаять зур көчкә ия, һәм ул бастыру яки азат итү коралы булачакмы, рәссамның үз сайлавына һәм җәмгыятьнең бу сайлауны кабул итәргә әзерлегенә бәйле.
Источник: https://территорияженскогосчастья.рф/?ysclid=mq91kyz7gt722287931