

Бу форум 1997 елдан башлап ел саен уздырыла. Быел форум 3-6 июньдә “Прагматик диалог – тотрыклы киләчәккә юл” девизы астында узды. Катнашучылар арасында – дөньяның 130 иленнән 20 меңнән артык кеше.
Илдә дәүләт бурычы һәм эшсезлек түбән дәрәҗәдә, уңышлы платформалы карарлар кабул ителә, сәнәгать темплары үсүен дәвам итә. Өстенлекле юнәлешләр арасында – җитештерүне автоматлаштыру, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм хезмәт хакларын арттыру, шулай ук инвестицияләр ярдәмендә төбәкләрне үстерү.
Владимир Путин пленар утырышта Башкортстанны тәбрикләде, аны инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча лидер төбәкләр рәтендә билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы бизнес өчен уңайлы шартлар булдыру буенча төбәк җитәкчелегенең эшчәнлеген югары бәяләде.
“Традиция буенча форумда Русия субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингына йомгак ясала. Быел беренчелекне Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Башкортстан, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләре бүлеште. Иң яхшылар исәбенә беренче тапкыр Санкт-Петербург һәм Сахалин өлкәсе керде. Иң югары динамика күрсәткән төбәкләр арасында – Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Омск, Владимир, Волгоград өлкәләре, Краснодар һәм Приморье крайлары”, – диде Владимир Путин.
Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/79364/photos