

Тумышы белән Яңа Кизгән авылыннан ул. Кәримә һәм Габдулла Юнысовларның ишле гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала.
– Минем балачагым сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Шуңа күрә дә без бәләкәйдән эшсөяр, ярдәмчел булып үстек. Кечкенә килеш әнигә ияреп басу эшләренә йөрүем бүгенгедәй хәтеремдә. Үсә төшкәч инде, каникул вакытында әти-әнигә ярдәм итү өчен колхозда төрле эштә йөрдем. Тугызынчы сыйныфтан алып өч ел рәттән җәй көне Пермь краендагы ат асрау заводына печән хәзерләүдә эшләдем. Яшь кенә килеш чалгы белән печән чабуы бик авыр булса да, тырыштым, алдыма килгән авырлыкларга бирешмәдем, – дип үзенең балачак чорын исенә ала Айрат Габдулла улы.
Айрат Яңа Кизгән урта мәктәбендә белем алганнан соң, Бөре дәүләт педагогия институтының химия һәм биология факультетына укырга керә. Югары уку йортында да ул үзенең тырышлыгы, уку алдынгысы булуы белән тиз абруй яулый. Әдәпле, тәртипле студент һәр фәненнән “автомат” ала бара, шуңа күрә сессияләрен дә барысыннан да алда яба. Яхшы укыганы өчен аны соңгы курста Салават районының Мәчетле мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Менә шулай ул үзенең яраткан һөнәре буенча мәгариф өлкәсендә үзенең беренче хезмәт баскычын башлап җибәрә. Бер ел эшләгәннән соң кире югары уку йортына кайтып, дәүләт имтиханнарын тапшырып, юллама белән Борайга кайта. Хезмәт юлы аны Кәшкәләү мәктәбе белән бәйли. Кәшкәләү мәктәбе коридорыннан кабинетына эре-эре адымнар белән атлап килеп, укучыларына ягымлы итеп елмаеп эндәшкән, һәр теманы җентекле һәм мавыктыргыч итеп аңлаткан укытучы Айрат Юнысовның химия, биология дәресләрен әле дә сагынып искә алып сөйлиләр укучылары. Матур гына хезмәт юлына аяк баскан педагог 1969 елда армия сафына алына. Анда да ул үзен яхшы солдат итеп күрсәтеп, хәрби хезмәтен намус белән үтәп кайта. Армиядән соң инде кире туган авылына кайтып, Зур Бадрак урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт юлын дәвам итә.
– Минем хезмәт юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрады. Кайсы гына мәктәптә эшләсәм дә һәр коллектив мине үз итте. Зур Бадрак мәктәбендә Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдинов белән эшләргә туры килде. Ул мәктәп директоры иде. Без бер-беребезне хөрмәт итеп, берничә ел бергә эшләдек. Гомумән, белем бирүдән тыш башка бик күп мәктәп эшләрен, мәшәкатьләрен бергә аткарып чыга идек, – дип Зур Бадрак мәктәбендә укыткан чорын сөйләде әңгәмәдәшем.
Укытучы – абруйлы хезмәт, әмма бар кеше дә укытучы була алмый. Аның өчен күпмедер дәрәҗәдә укытучы булып туарга кирәк. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Айрат Габдулла улы шушы сыйфатларның һәммәсен дә үзенең олы йөрәгенә сыйдырган педагог. Әтисе сугышта каты яраланып кайткач, инвалид булып кала. Аларны тәрбияләү бурычын үтәү өчен уллары Айрат Зур Бадрак мәктәбеннән Яңа Кизгәндәге төп йортына кайта. Мәгариф өлкәсендә бай хезмәт тәҗрибәсе туплаган педагогны Кәшкәләү урта мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Айрат Габдулла улы алдында яңа хезмәт баскычына юл ачыла. Биредә ул директор булып эшләгән дәвердә мәктәп шактый гына яңалыклар кичерә. Шуларның берсе, читтән килгән укытучыларны тораклы итү була. Делянка алып, укытучылар белән бергә агач кисеп, бура бурап, торак төзиләр. Мәктәптә остаханә, тир булдырыла. Районда иң беренчеләрдән булып ел әйләнәсенә эшли торган теплица төзелә. Айрат Габдулла улының эш барышын күзәтеп кенә калмыйча, эшчеләр арасында үзе дә янып-көеп йөрүе аның коллективта абруен күтәрә.
Район белем йортларының яңа уку елына әзерлеге чорында сынатмый Кәшкәләү урта мәктәбе. Конкурсларда, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулау да директорның зур тырыш хезмәте. Укучылары арасында да абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, укытучылар хезмәтенә зур ихтирам белән караучы, аларның эшендәге һәр уңышка ихлас күңелдән куана белүче, намуслы, эшчән, иҗади эшләүче җитәкче була ул Айрат Юнысов. Шушында эшләнгән намуслы хезмәте өчен ул “РСФСРның мәгариф отличнигы” исеменә ия була. Унике ел биредә эшләгәннән соң аны Борай беренче мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Анда да ул үзенең хезмәт тәҗрибәсен кулланып, мәктәп тормышын алга илтә. Шушы елларда ул “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә ия була. Көннән-көн балаларны тәрбияләү авырлашкан вакытта, аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Бар нәрсәгә дә өлгерә, гаиләсендә дә ныклы терәк була белә ул. Тормыш иптәше Роза Нурлыгаян кызы белән өч бала үстерәләр. Барысына да югары белем биреп, олы тормыш юлына бастыралар. Бүген исә аларның куанычларына шатланып яшиләр. Уллары Артур әти-әнисе кебек укытучы һөнәрен сайлый, кызлары Гөлназ – тәрбияче, кече уллары Илмир – шәхси эшкуар.
Дистә елдан соң 2000 елда аны районның хезмәт һәм халыкны саклау бүлеге начальнигы итеп үрләтәләр. Яңа өлкәдә дә Айрат Габдулла улы үзен сынатмый. Төгәллек һәм намуслык таләп итә торган хезмәтендә хаклы ялга чыкканчы эшли. Гади булмаган, авыр һәм җаваплы хезмәт юллары узган әңгәмәдәшемнең төрле дәрәҗәдәге бихисап Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да аның кайда гына эшләсә дә, хезмәтен яратып башкаруын, кешелеклелеген исбатлап тора. Ул укытучы буларак та, җитәкче буларак та бик сәләтле, таләпчән, төгәл кеше. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог һәм җитәкче ул.
– Мин һәрвакыт тормыш иптәшем Айрат янәшәсендә булдым, – ди гаиләнең хуҗабикәсе Роза ханым. – Гаилә җылысын саклаучы хатын, балаларның яраткан әнисе генә түгел, шул ук вакытта хезмәттәш тә, фикердәш тә, эшнең һәр баскычында терәк тә булдым.
Айрат абый бүгенге көндә хаклы ялда булуына карамастан, өйдә кул кушырып утырмый. Ветераннар советы белән тыгыз бәйләнештә тора. Төрле чараларда актив катнаша. Аеруча шахмат белән шөгыльләнергә ярата. Шахмат буенча узган ярышларда призлы урыннар яулый. Тормыш иптәше белән ихаталарында аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, балаларының, оныкларының игелекләренә сөенеп яши алар.