Җәмгыять
11 июнь , 09:20

Гомер юлы – халык белән, халык өчен

Райондашларга киң билгеле Кизгән авылы үзе яши башлаганнан бирле районыбызга гына түгел, туган Башкортстаныбызга да хезмәте, дәрәҗәсе белән дан казанган шәхесләргә бик бай булды.

Гомер юлы – халык белән, халык өченГомер юлы – халык белән, халык өчен
Гомер юлы – халык белән, халык өчен

Кизгән төбәгендә туып, шушындагы урта мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк баскан район Советы рәисе Мәснәви Фазетдинов, район Советы секретаре Әдип Юнысов, партия район комитеты хезмәткәре Әдип Казыйханов, танылган врачлар Ришат Вәлинуров һәм Рифкат Сафин, Зур Бадрак урта мәктәбе директоры Илһам Хәлиуллин, ә инде Эдуард Хәмитов Уфа педагогия институты ректоры дәрәҗәсенә күтәрелде. Әйтеп үтү дөрес булыр – 1930-1940 елларда районда бары тик Борай, Чалкак һәм Яңа Кизгән авылларында гына урта мәктәп бар иде.
Язмамның герое – Габит Арслан улы Ситдыйков та тумышы белән Кизгән авылыннан. Моннан нәкъ йөз ел элек – 1926 елның 11 июнендә дөньяга аваз сала ул. Гаиләләрендә биш бала үсә, аларның һәммәсе тормыш юлларын намус белән эшкә җигелеп үткәрәләр.
Габит Арслан улының көн-дәлек хатирәләрендә шундый юллар бар: “Миңа да ул чордагы балалар һәм яшүсмерләр кичергән барлык авырлыкларны татырга туры килде. Чиләбе шәһәрендәге ФЗОны тәмамлаганнан соң райпо – хәзерләүләр оешмасында эшләдем. 108 колхоздан отчет җыя идек. (Әнә бит – районда шулкадәр колхозлар булган. авт.) Шунысы хәтердә калган, авылга кайтып килеп, биш минутка соңлаган өчен райпо мөдире Галәветдинов миңа шелтә белдерде.”
1942 елны абыйсы Бөек Ватан сугышына киткәч, аны Кизгәнгә бригадир итеп эшкә кайтаралар. 1943 елны 17 яшендә Совет Армиясе сафына баса ул. Ерак Көнчыгыш фронтында автоматчы-укчы, бүлекчә командиры булып хезмәт итә. 1946 елның декабреннән 1947 елның июненә кадәр Кореядагы Пхеньян шәһәрендә тәрҗемәчеләр курсының курсанты була. Башта шушы курсларга 276 курсант җәлеп ителгән булса, нибары алтысы гына аттестацияләнәләр. Габит Арслан улы – шуларның берсе.
Оста һәм ышанычлы тәрҗе-мәче булуына бер генә фактка күз ташлау да җитә. Корея дәүләте Башлыгы Ким Ир Сен белән килешү төзегәндә Габит Арслан улы төп тәрҗемәче буларак таныта үзен. Ким Ир Сен бик озак саклана аның хәтерендә. Тәрҗемәче вазыйфасын 1950 ел-га кадәр намус белән башкара Габит Арслан улы.
Туган ягы – Борай җиренә 1950 елда исән-имин әйләнеп кайта Габит Ситдыйков. Шул елларда ул район комсомол комитетының хисап секторы, оештыру бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Аннан соң партия район комитетында пропагандист итеп күчерелә һәм 1953 елда аңа ВЛКСМ район комитетының I секретаре вазыйфасы йөкләтелә. Ул вакытларда комсомолның гөрләп, яшьнәп торган чагы икәнен өлкән буын кешеләре яхшы хәтерлиләрдер. Ул елларда комсомол сафларында инде чыныгу алган Г. Вәлиәхмәтов, Р. Габдуллин, Т. Гыйниятов, Ә. Шәехов озак еллар район колхозларын җитәклиләр.
Язма героеның хатирәләренә тагын бер күз ташлыйк. “Мине район комсомол комитетының I секретаре булганда, КПСС райкомы бюросы әгъзасы итеп сайладылар. Райком секретарьләре булып Г. Арсланов, Т. Гыйлә-җетдинов, З. Вяльшин, Г. Мортазин, бүлек мөдирләре булып М. Фазлетдинов, Г. Ильясов эшләде. Чынлап та, ул елларда халык бик тырыш һәм эшкә актив була. Хәтердә – Танып елгасындагы ГЭС төзегәндә шимбә өмәсе оештырдык. Игътибар – өмәгә районнан 450 кеше килде һәм бихисап эшләр башкарылды. Өмәләр һәм төзелеш белән Госман Бакиров җитәкчелек итте. Ә бит ул вакытларда һәр эш шул көч белән башкарыла иде.”
Габит Арслан улын 1959 елны, өлкә югары партия мәк-тәбен тәмамлаганнан соң, район мәдәният бүлеге мөдире итеп үрләтәләр. Ул чорда мәдәният өлкәсендә көч салган Рәүфә Галиева, Гыйлемхан Мирхазов, Гали Имакаев, Алия Хәйруллина, Мөхәметдин Гыйләҗетдиновларның исемнәре район тамашачыларына бүген дә яхшы таныш.
Ә инде 1971 елда Габит Арслан улы район Советы рәисе урынбасары йөген иңнәрендә күтәрә. Ул чорда район Советы рәисе булып Гыйҗетдин Имамов, Әнвәр Туктамышев, Мәгънәви Шакиров эшлиләр. Ул нигездә төзелеш, юллар, мәдәният, мәгариф, хокук органнары, җәмәгать оешмалары өчен җаваплы була. Габит Арслан улы заманында төзелешләрнең иң истәлеклесе – район мәдәният йорты һәм ул бүген дә Борайга ямь өстәп, балкып тора. Төзелеш нигездә Нефтекама БНПСның көче белән башкарыла һәм 1971 елда сафка бастырыла. Әйтеп үтү урынлы булыр – төзелеш эшләрен алып баруда мәдәният йорты директоры Рәүфә Галиева җиң сызганып активлык күрсәтә.
Төзелешләр дәвам итә. Район үзәге – Борайда ел саен 16 фатирлы бер торак йорт куллануга тапшырыла иде. Авылларда мәдәният йортлары, мәктәпләр, терлекчелек фермалары төзелде. Ә инде “Искра” колхозындагы дуңгызчылык комплексы Советлар Союзы күләмендә таныла. Мәгъдән исемендәге колхозда орлыкчылык хуҗалыгы, Зур Бадракта катнашазык заводы куллануга тапшырыла. 1966 елда Борай икенче санлы урта мәктәбе төзелә. 1972 елда район үзәк дәваханәсе сафка баса. Шул ук елда Ваныш, Карагыш, Әҗәк авылларында мәдәният йортлары калкып чыга. 1973 елда Шабайда сигезьеллык мәктәп, Борайда АЗС төзелә. 1974-1976 елларда Борайда 140 урынлы интернат, Зур Бадракта мәдәният йорты, Яңа Кизгәндә урта мәктәп, С. С. Вострецовка һәйкәл, телевышка, район эчке эшләр бүлеге бинасы, район кулланучылар конторасы төзелә. Сагышлы ана һәйкәле ачыла. Телевышка кабул итү актында Габит Арслан улының да имзасы куелган. Шатланырга җирлек бар.
Проект һәм төзелеш өчен финанс артыннан башкала – Мәс-кәү юлларын хәтсез тапарга туры килә Габит Арслан улына. РСФСР Дәүләт планы (Госплан), БАССР министрлар Советы рәисе Зәкәрия Акназаров аша төзелеш эшләренә тулы мөмкинлекләр бирәләр.
Район мәгариф һәм эчке эшләр бүлекләре даими рәвештә республикада алдынгылар рәтендә бардылар (җитәкчеләре Рафаэль Искәндров, Илгиз Дәүләтов) һәм республиканың Кызыл байракларын лаеклы йөрттеләр.
Табигатьне саклау буенча эш фронты җитәрлек була. 1962 елларда утыртылган яшь үсентеләр бүген зур урман булып утыра. Билгеле, бу хезмәтләрдә район урман хуҗалыгы директоры Суфияр Хәмәтьяровның өлеше бәхәссез. Шул хезмәтләр өчен Габит Ситдыйков Бөтенрусия табигатьне саклаучылар җәмгыятенең VI cъездында, ә Суфияр Хә-мәтьяров VII съездында делегат булып катнашалар.
Әлеге Уренгой-Помары-Ужгород газ трассасы республиканың Бөре шәһәре аша сузыла. Моңа кадәр мазут белән туклаган Карман ГРЭСы, ниһаять, шушы газ белән куллануга күчә. Нәтиҗәдә, безнең районга газ күрше районнарга караганда берничә ел алда йортларга үтә.
Габит Арслан улының тагын бер хатирәсен күзаллап үтәсе килә. “Мин райсовет башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгәндә, пенсиягә киткәнче, киткәч тә райсовет рәисе, хакимият башлыгы М. Шакиров белән эшләргә туры килде. Халыкны, урындагы хәлне белә, принципиаль, эшне оештыру сәләте зур, шуңа безгә, аның ярдәмчеләренә, мәсьәләләрне уңай хәл итәргә җиңел иде. Шуңа да районга газ кертү хәл ителде. Беренче факелны иптәш М.Шакиров белән бергә яндыру бәхетенә ирештем.”
Югарыда санап үтелгән вакыйгалар Габит Арслан улының катнашлыгының бер өлеше генә.
Тормыш иптәше, Борай беренче санлы урта мәктәбенең математика укытучысы, Калмык авылы сылуы Нәфисә Рәхимҗан кызы белән җиде балага гомер бирәләр Ситдыйковлар. Нәфисә үрнәкле һәм үтә хәстәрлекле ана булу белән тәҗрибәле һәм талантлы укытучы да иде. Баш-кортстанның атказанган укытучысы исемен хаклы йөртте ул. Кызганычка каршы, мәрхәмәтсез үлем аны арабыздан бик иртә алып китте. Авыр чирләр аның күзләрен 46 яшендә мәңгелеккә йомарга мәҗбүр итте.
Балаларны карау Габит Арслан улы җилкәсенә төшә. Тәрбияләп, белем биреп, олы тормыш юлына аяк бастыра ул аларны. Фәридә әнисе юлын сайлап, укытучы була. Хәзер лаеклы ялда, башкалабыз Уфада гомер кичерә. Уллары Фәрит тә – ветеран укытучы, шахмат бәйгеләренең күпсанлы призеры. Кызлары Альмира Ишембай шәһәрендә төпләнә. Хокук саклау органнарында эшләп, лаеклы ялга чыга. Рәшит исә туган төбәге – Борайда ныклы тамыр җәйде, “Газсервис”та эшләде. Шул ук өлкәдән лаеклы ялга чыкты. Кызлары Резеда лаеклы ялга чыкканчы “Арланнефть” идарәсендә экономист вазыйфасын намус белән башкарды. Әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә гомер кичерә. Рамил дә гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә яши. “Нефтегазстрой” җәмгыятендә геодизист булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Шахмат буенча республика чемпионы.
Кызганычка каршы, кече уллары Рәфис яшьли вакытсыз дөнья белән хушлашты.
Балаларының һәрберсенең күркәм гаиләләре бар, җиң сызганып дөнья көтәләр. Ситдыйковларда 26 онык һәм онычка дөньяга ямь бирәләр. Кызганычка каршы, Габит Арслан улы гына бу байлыкны күрми, ул 1998 елда, 72 яшендә кинәт кенә чирләп, вафат була.
Әйе, халкыбыз дөрес әйткән: “Кешенең чын холкы, сәләте һәм кемлеге җитәкче булгач беленә”. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, бихисап дәүләт бүләкләре, медальләр кавалеры Габит Арслан улы Ситдыйков бу сүзләрнең һәммәсен җиренә җиткереп башкарды, дип горурлык белән әйтергә мөмкин.
Язмамны танылган шагыйрь һәм әдип Марат Кәримовның шигырь юллары белән тәмамлау урынлы булыр.
Туган туфракта каныгыз,
Ил күгендә даныгыз.
Тере һәйкәл булып шулай
Арабызда калыгыз!

Автор:Фидаил Нуриев, хезмәт ветераны.
Читайте нас