Җәмгыять
11 Июня , 09:33

Чисталык өчен көрәшүчеләр

Әлфирә Ханова, Гөлназ Гыйбадуллина һәм Рәүфә Гайфуллина эшләре Борай авылының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә чисталык һәм тәртип саклап кына калмый, бөтен коллектив өчен уңайлы һәм күңелле атмосфера да тудыра.

Чисталык өчен көрәшүчеләрЧисталык өчен көрәшүчеләр
Чисталык өчен көрәшүчеләр

Җыештыручыларның хезмәте җаваплы һәм мөһим. Алар безнең көндәлек ыгы-зыгыбызның күләгәсендә торалар, безнең тирә-юнебезне чиста тоту кебек сизелмәс, ләкин тормыш өчен мөһим миссияне үтиләр. Сүз махсус һөнәр ияләре – җыештыручылар турында бара. Бәлки безнең күбебез бу тыйнак эш китергән гаять зур кыйммәт турында һәм аның белән еллар буе шөгыльләнүчеләр, җәмгыятьнең стереотипларына һәм ялгыш карашларына каршы килүчеләр турында беркайчан да уйланмаганнардыр
Әлфирә Ханова, Гөлназ Гыйбадуллина һәм Рәүфә Гайфуллина эшләре Борай авылының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә чисталык һәм тәртип саклап кына калмый, бөтен коллектив өчен уңайлы һәм күңелле атмосфера да тудыра.
Җыештыручының бурычлары гади: ышанып тапшырылган территориядә чисталыкны сакларга, чүп-чарны җыештырырга, идәннәрне, бәдрәфләрне юарга, өстәлдәге тузаннарны сөртергә һ.б. Әлфирә Әхсән кызы – 10, Гөлназ Ильяс кызы – алты, ә Рәүфә Газнави кызы дүрт елдан артык инде чисталык һәм тәртип сагында торалар.
– Җыештыручы булып эшләү өчен махсус белем кирәкми. Бары тик хезмәт сөючән, җаваплы һәм чиста булырга кирәк, – ди алар. Бу эш, асылда, теләсә кайсы башка эш кебек үк, ялкауларны яратмый.
Һәр иртәне әлеге ханымнар спорт мәктәбенең хезмәт-кәрләрен һәм укучыларын ях-шы кәеф белән каршы алалар. Аларның йөрәге дөньяга ачык, гәрчә тәне хезмәт көннәренең бертөрлелегеннән күптән арыган булса да.
– Безнең Әлфирә Әхсән кызы, Гөлназ Ильяс кызы, Рәү-фә Газнави кызы – искиткеч кешеләр, – дип сөйләде балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең директорның гомум мәсьәләләр буенча урынбасары Радик Хә-мидуллин. – Үз вазыйфаларын бик яратып башкаручы, ярдәмчел, пөхтә һәм игътибарлы җыештыручылар алар. Эш вакытында алар үзләрен эшнең җаваплы профессионалы итеп күрсәтте. Коллективта лаеклы хөрмәткә ия.
Кызганычка каршы, күпләр бу һөнәр ияләрен кадерләми. Күпчелек очракта бу эш иң рәхмәтсез һәм авыр хезмәт булып санала. Ләкин тормышта җыештыручылардан башка берничек тә булмый. Аларсыз бөтен тирә-як пычрак һәм тузан белән капланыр иде. Ләкин ул башкаларга караганда әһәмиятлерәк. «Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим» дип юкка гына әйтмиләр бит. Әйдәгез, әйләнә-тирәбездә ямь һәм чисталык тудыручы кеше-ләрнең хезмәтен кадерлик.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас