

“Миңа Хәниф белән еш күрешеп торырга туры килә. Һәр очрашуда аның кешеләргә ярдәмчеллегенә, киң фикер йөртүен, гап-тәшенә карата игътибарлы булуына сокланам.
Хәниф – яшь хәбәрче. Урта мәктәптә укыганда ук, кулына каләм алып хәбәрләр яза башлаган, 9нчы класста укыганда, хәбәрчеләр мәктәбенә йөреп, актив язышканы өчен, район газетасы редакциясенең Почет грамотасы белән бүләк-ләнгән. Бөре дәүләт институтында вакытында яшь каләм көчләрен берләштергән түгәрәккә җитәкчелек иткән.
– Язганнарым бер китап булырлар иде инде, – ди ул шаярып. Әйе, булыр иде, әмма хәбәрче кеше үзенең язмаларында күп сүз түгел, төп тема итеп хезмәт кешесен, аның күпкырлы характерын, уй-хыялларын ачуны алга куя. Өстәле өстендә һәрвакытта да “Эшче-крестьян кор-респонденты”н тота ул, эзләнә, яңалыкка омтыла.
– Язган саен язасы, тормышның һәр тармагына үтәсе, уңышларны мактап, кимчелекләрне тәнкыйтьләп төзәтәсе килә, – ди Хәниф. Аны оператив хәбәрче дип атарга да мөмкин. Көн кадагына суга торган хәбәрләр язуы, редакция биргән поручениеләрне төгәл үтәве белән үзенчәлекле ул. Ә бит кайберәүләр газетага язуга күп вакыт кирәк, эш муеннан, диләр. Хәниф Галиев – Әҗәк сигезьеллык мәктәбенең директоры. Аның эше аз түгел. Укытучылар коллективы белән җи-тәкчелек итү, администраторлык вазифалары – иң мөһиме укучыларга төпле белем бирүне оештыру – аның өстендә. Хәнифнең күңелендә бер вакыйга саклана.
– Укучы Госман Баһа-утдиновның семья хәле авырлаша. Нәтиҗәдә малай дәрескә килми, класс җитәкчесе, укучылар аның өенә баралар – нәтиҗә-сез. Директорның үзенә Госманның өенә таба сукмак салырга туры килә. Малай мәктәпкә килгәч тә, әле аның белән индивидуаль эшләргә, дәрескә өлгәшүе өчен күп тырышырга туры килә.
– Директор – иң беренче өлкән укытучы, коллектив белән бергә атлаганда гына, ул дөрес җитәкче була ала. Мәктәп бүгенге көндә яңа биеклеккә үрмәли. Яңа программага күчү авыррак башланган иде, хәзер ул уңышлы хәл ителә. Вакыты чыннан да тар мәктәп җитәкчесенең, өстәвенә, ул урындагы радиотапшырулар редакторы, авыл Советы кырындагы балигъ булмаган балалар эш итү комиссиясе председателе, пропагандист...
Җәмәгать бурычлары күп. Әмма вакытны дөрес бүлүе, үз өстендә армый-талмый эшләве аркасында, барысына да өлгерә. Әмма ул, иң беренче, хәбәрче, шушы мактаулы исемгә тулысынча лаек кеше. Авылда Хәнифне “безнең егет”, “безнең Хәниф” диләр. Ә ул шулай ук безнеке дә, актив хәбәрчебезнең иҗат йолдызы беркайчан да сүнмәсен”.