

“Таныш йорт. Күңеле-мә җылылык биреп, тә-рәзәләрендә утлар балкый. Ә берсендә, ап-ачык булып, хатын-кыз шәүләсе чагыла. Аның карашы алдына ачып салган дәфтәргә төбәлгән.
Укытучым Зоха Мусина бу. Укучыларның дәфтәрләрен тикшерәме, киләсе дәресләргә план төзиме? Әллә берәр педагогик проблеманы хәл итү өстендә эшлиме?
Туктаусыз төшкәләгән кар бөртекләре аша аңар-дан күземне алалмый басып торам. Әйтерсең лә, кар бөртекләре түгел, минем күңелемә хәтирәләр ява...
...Без дүрт малай, эш-тән арып кайткан зурлар кебек, кулларыбызны баш астына куеп, яшел чирәмдә тып-тын гына ятабыз.
– Беләсезме, быел безне кем укытачак? – ди, тынлыкны бозып, Роберт.
Без аның үз соравына үзе җавап бирүен көтеп, бер сүз дә дәшмибез.
– Зоха апа, бик беләсегез килсә, – ди ул, безнең уебызны аңлагандай. Бу исем безгә таныш. Ләкин булачак укытучыбызның үзен күреп белгәнебез юк. Шуңа күрә беренче сентябрьне түземсезлек белән көтәбез.
Озын чандыр гәүдәле, җитди карашлы укытучы апабыз тәүге тапкыр алдыбызга чыгып баскач, йөрәкләр кысылып куйды. Таләпчән һәм артык кырыс булып күренде ул безгә.
Дәрестә тәртип бозарга яратучы малайлар тын гына утыра. Юктан кызык табып, көмеш чыңлаган тавышлар чыгара-чыгара көләргә яратучы кызларның да авазлары ишетелми.
Аның каравы, тәнәфес-ләр – зур тантана. Звонок булу белән, дежур укучыдан башкаларыбыз ишек алдына ашыга. Саргылт тополь яфраклары түшәлгән кечкенә мәйданчыкта без әйлән-бәйлән уйныйбыз. Ә Зоха Хәйрулловна – безнең белән.
Тагын дәресләр башлана. Без янә җитдиләнәбез. Зоха Хәйрулловна безне әдәбиятның тылсымлы дөньясына алып керә. Табигать серләрен өйрәнәбез. Саннар белән эш итү асылына төшенәбез.
Шулай көннәр битен ача-ача, еллар артта калды. Безгә дә район үзә-гендәге мәктәптә укыр вакыт җитте.
Менә аерылышабыз. Бер төркем укучылар җы-елдык та, хушлашу өчен укытучыбызны көтәбез. Ә ул күренми.
– Китик булмаса, – ди кемдер.
Классташым сүзен әй-теп бетерүе булды, Зоха Хәйрулловна килеп тә чыкты. Бер сүз дә дәшмәде ул. Үз балаларыдай, һәм-мәбезне берәм-берәм кочаклап күкрәгенә кысты. Ә керфек очларында күз яшьләре ялтырый иде.
Күз яшьләре. Укыту-чыбызның безгә булган мә-хәббәте, ышанычы, өмете һәм иң изге теләкләре бар иде аларда. Без Зоха Хәйрулловнаның олы җан-лылыгын, киң күңелле-леген һәм гадилеген шунда аңладык.
... Мин зур гына йорт янында басып торам. Тә-рәзәләрдә укытучымның шәүләсе чагыла. Беләм, аның укытучылык стажы инде өч дистәдән артык. Зоха Хәйрулловна хәзер халык мәгарифе отличнигы. Күпме кешеләрне зур тормыш юлына чыгарды ул. Аның күпме укучылары укытучы, инженер, партия һәм совет работнигы булып эшли.”