Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә «Ният» социаль-мәдәни инициативалар автоном коммерциягә карамаган оешмасы тарафыннан оештырылган бу сәнгать проекты Борай районының халык һөнәрләре осталарына үз эшләрен киң аудиториягә күрсәтергә мөмкинлек бирде. Күргәзмәдә 120дән артык урындагы рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының иҗади эшләре тәкъдим ителгән иде. Ул биш ай дәвамында эшләде һәм меңнән артык кеше кабул итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проект Президентның Мәдәни инициативалар фондында аеруча кызыксыну уятып, алар күргәзмә турында материаллар сорап, шушы мәгълүматны үзләренең рәсми бергәлекләрендә урнаштырганнар.
Сәламләү сүзе белән проектның авторы һәм җитәкчесе Илгиз Харисов чыгыш ясап, мәдәни мирасны һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне җәлеп итүгә, ватанпәрвәрлек һәм кече Ватанга мәхәббәт формалаштыруга юнәлдерелгән бу мөһим социаль-әһәмиятле мәдәни чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Шулай ук бу көнне Илгиз Зөфәр улы проектны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары проект җитәкчесе башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде. Проект белем бирү программасына бай булды. Аның кысаларында керамика һәм чүлмәкчелек, каллиграфия, традицион кул эшләре буенча осталык дәресләре үтте. Илгиз Зөфәр улы билгеләп үтүенчә, эш монда гына тукталмый – осталык дәресләре киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм халыкка иҗат өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк.
Чараның төп мизгелләренең берсе – декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате осталарының иллюстрацияләнгән тулы төсле каталогын тапшыру булды. Экземплярлар күргәзмәдә катнашучыларга, шулай ук район һәм мәктәп китапханәләренә тапшырылды. Кунаклар шунда ук басма белән танышып, тәкъдим ителгән эшләрне карый алдылар.
– Безнең проект иҗади династияләрдә мәдәни дәвамчанлыгы традицияләренә яңа сулыш бирергә оештырылды. Монда милли мәдәнияткә булган мәхәббәтнең гаилә байлыгына әверелүен, шуның нәтиҗәсендә төбәгебезнең уникаль халык һөнәрләренең җанлануын һәм саклануын ачык мисал итеп күрәбез. «Танып Су» арт-галереясендә проектның йомгаклау күргәзмәсендә 120дән артык эш тәкъдим ителде. Башкортстан Республикасының халык, Русия Федерациясенең атказанган рәссамы Ринат Харисов җитәкчелегендәге проектның эксперт советы карары белән каталог өчен Борай районының 80 остасының 100дән артык әсәре сайлап алынды. Эш репродукцияләре булган каталог һәвәскәрләрдә дә, һөнәри берлектә дә кызыксыну уятыр дип ышанам, – диде Илгиз Харисов.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрне тагын да тулырак һәм сыйфатлырак күрсәтү өчен, проект кысаларында арт-галерея бинасы түгәрәк күзәтүнең горизонталь һәм вертикаль музей витриналары белән тулыландырылды. Хәзер осталарның һәр детале һәм нечкә эше бәяләүчеләр өчен тагын да күрсәтмәлерәк булды.
Борай мәдәният йортының «Танып-Су» арт-галереясе экскурсоводы Гөлчәчәк Гәрәева да җылы рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады. Осталар һәм күргәзмәдә катнашучылар исеменнән Наилә Дәүләтгәрәева бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.
Бу күргәзмә иҗади аралашу, халык традицияләрен саклау һәм Борай районының талантлы осталарына ярдәм итү мәйданчыгына әверелде.