Җәмгыять
8 Июня , 10:00

Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми

Дәүләт мәшгульлек хезмәтенең тарихы үткән гасырның туксанынчы елларына барып тоташа. Ил икътисады түбән тәгәрәгән әлеге чорда халыкны эш белән тәэмин итү иң кискен проблемаларның берсенә әверелде.

Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрмиҺөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми
Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми

Эшсез калган кешене исәпкә куеп, пособие түләү генә түгел, аңа эшкә урнашуда булышу һәм мәшгульлек хезмәтенең төрле программаларына тарту бурычы билгеләнде. 35 ел эчендә безнең район мәшгульлек үзәге дә бу максатны тормышка ашыруда зур көч куйды. Шушы дәвер эчендә үзәк җирлегебезнең хезмәт базары сәясәтендә күп кенә башлангычларга нигез салып, үзгәреш-яңарышлардан торган катлаулы юл үтте, меңнәрчә борайлыларга тормыш терәге булды.

01.08.1991 ел. Башкортстан халык депутатларының Борай район Советы башкарма комитетының 184нче карары белән Борай районы халыкны эш белән тәэмин итү бюросы төзелә. Ул вакытта Борай бюро карамагында бер генә кабинет булган, анда бюро башлыгы Шакирова (Шәфыйкова) Олия Ильяс кызы эшләгән, соңрак, 1992 елның мартында икенче хезмәткәр – инспектор Камалова Флидә Җиһанур кызы кабул ителгән.

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәге Борай районы буенча «Русия эше» кадрлар үзәге дип үзгәртелде. Анда биш белгеч эшли. 2024 елда мәшгульлек хезмәте комплекслы модернизацияләнде һәм хәзер мәшгульлек үзәге – ул бер стильдә бизәлгән матур һәм заманча офис, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм сервисларның киңәйтелгән спектры. 2021 елдан башлап үзәкнең начальнигы вазыйфасын Гүзәл Зөфәр кызы Сәетова башкара. Ул үзәктә иң озак эшләүчеләрнең берсе. Гүзәл Зөфәр кызы үз эшен җиренә җиткереп башкаруы, төгәллеге белән аерылып тора. Аны хезмәттәшләре һәм халык иплелеге, үз фикерен ачык һәм төгәл итеп җиткерә белүе, яхшы киңәшче булуы өчен ихтирам итәләр. Ул яшьләр өчен – яхшы остаз да.

Күпьеллык тырыш хезмәте өчен район хакимиятенең, гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамоталары һәм Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министр-лыгының Хәйрия хаты белән бүләкләнә.

Мәшгульлек хезмәте эшләгән дәвердә финанс ярдәме белән 150дән артык кеше үз эшен оештырды, 2500дән артык кеше һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем алды, ел саен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта эш белән тәэмин итү оештырыла, аларның гомум саны 3200дән артык кеше.

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә эшсез 28 кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 процент тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеп бара. Районда эш бирүчеләр саны 200 дән артык тәшкил итә.

– Бездә белемле, һөнәри яктан әзерлекле белгечләр эшли. Безнең бөтен көчебез эшсез калган яки эшчәнлек төрен алмаштырган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән, – дип сөйли мәшгульлек үзәге начальнигы Гүзәл Сәетова. – Хезмәткәрләрнең һәркайсы турында бары тик җылы мактау сүзләре генә әйтәсе килә – һәрберсе үз юнәлешендә уртак эшкә өлеш кертә. Ә аның нәтиҗәсе – ул эшкә урнаштыру, авыр тормыш хәлендә калган эшкә сәләтле гражданнарга матди һәм әхлакый ярдәм күрсәтү. Биредә 23 ел эшләгән баш инспектор Эльвера Әхмәтнур кызы Талипова һөнәри белем бирә. 16 еллык стажлы Илира Мадис кызы Шипаева һөнәри юнәлеш һәм гражданнар белән эшли. Хезмәт белгече Гөлчәчәк Мәхмүт кызы Бәдретдинова бирегә 2019 елда килде. АСПК программалары һәм “Кадрлар” милли проектлары буенча эшне 2020 елда безнең командага кушылган Ләйсән Мулланур кызы Хәсәнова башкара. Монда халыкны эш белән тәэмин итүгә бәйле төрле программалар га-мәлгә ашырыла, хезмәт базарында киеренкелекне бетерүгә, вакытлыча эшсез калган, дәүләт тарафыннан кискен ярдәмгә мотаҗ кешеләргә булышуга юнәлтелгән өстәмә чаралар эшләнә. Болар белән беррәттән, яшьләрне, мәктәп укучыларын һөнәри яраклаштыруга да зур игътибар бирелә. Иртәгә таләп зур булачак кадрлар белән проблеманы бүген алдан күреп хәл итәргә кирәк. Мәшгульлек үзәге дөрес һөнәр сайлауда ярдәм кулы сузып, бүгенге чыгарылыш укучылары белән актив эш алып бара. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өлкән сыйныф укучыларының тармак эшчеләре белән очрашуын, төрле акцияләр, эш урыннары ярминкәләре оештыра, укучылар анда уку биналары вәкилләре белән очрашып танышалар, укучыларны республика, Русия дәрәҗәсендә уздырылган һөнәри яраклашу юнәлешендәге иҗади бәйгеләргә җәлеп итә. Мондый эшчәнлек, әлбәттә инде, эзсез калмый. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә нәтиҗәле һәм аерым якын килү – бүгенге мәшгульлек хезмәтенең төп критериясе менә шундый.

– Мин эшкә килгәндә бер басма машинкасы гына бар иде. Анысы да күрше хезмәт инспекциясе оешмасында иде. Ксерокопияләрне текстны тулысынча күчереп язып, кулдан эшләдек. Беренче компьютерлар барлыкка килгәч, алар белән ничек эшләргә дә белми идек. Бергәләп тәҗрибә тупладык, яңа юнәлешләр башладык, безгә – хезмәткәрләргә дә, эшсезләргә дә бу яңалык булды. Безнең кечкенә коллектив һәрвакыт бердәм һәм яңалыкны өйрәнергә әзер булды, – ди мәшгульлек үзәге ветераны Флидә Камалова.

Сүз уңаеннан, эшсезлеккә каршы көрәштә мәшгульлек үзәге төрле юллар, дәүләт программалары тәкъдим итә. Шулар арасында – җәмәгать эшләре оештыру, вакытлыча эшкә урнаштыру, квоталы эш урыннары табу. Башка белгечлеккә укыту, өстәмә һөнәри белем бирү, эш базарында гражданнарны социаль яраклаштыру һ.б. бар.

Заман алга бара. Вакансия эзләү, резюме калдыру мөмкинлеге мәшгульлек үзәгендә генә түгел, «Работа в России» бердәм порталында да бар. Аның аша эшне башка шәһәрдә дә табып була.
Һөнәрле – үлми, һөнәрсез көн күрми, ди халык. Бүгенге көндә, эше булган – ачтан үлми, дип әйтсәк, дөресрәк булыр кебек. Чөнки хәзер һөнәр үзләштерү зур мәсьәлә түгел, моның белән Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм үзәге халыкка зур булышлык күрсәтә. Иң мөһиме – эшләргә теләк булсын!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас