Җәмгыять
8 июнь , 05:05

Өлкәннәр таянычы булып, күңеле кушуы буенча эшли

Ел саен җәй башында бөтен ил күләмендә социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Социаль хезмәткәрләр – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче, күпкырлы, зур сабырлык һәм түземлелек таләп итүче һөнәр ияләре.

Өлкәннәр таянычы булып,  күңеле кушуы буенча эшлиӨлкәннәр таянычы булып,  күңеле кушуы буенча эшли
Өлкәннәр таянычы булып, күңеле кушуы буенча эшли

Чит кешене якын итеп буламы? Кемдер бу сорауга җавап бирә алмаганда, икенчеләр чит кешеләргә ярдәм итүне тормыш рәвеше итеп сайлый. Әйтик, социаль хезмәткәрләр күпләргә балалары да бирә алмаган җылылык, кайгыртуны бирергә тырыша.

Районда «Очаг» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә эшләүче 26 социаль хезмәткәрнең барысына да әнә шундый сыйфатлар хас. Аларның бишесе – Борайда, калганнары районның төрле авылларында изге хезмәтләрен салалар. Күпләренең бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе дистә еллар белән исәпләнә, шуңа да социаль хезмәткәр булу алар өчен һөнәр генә түгел, күптән инде яшәү рәвешенә әверелгән. Шулар арасында Таңатар авылында яшәүче Роза Камалова 18 ярдәмгә мохтаҗ булган әби-бабайларны тәрбияли һәм үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмый, чөнки өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре аны җибәрмәячәк, ул үзе дә аларны ташлап китә алмаячак.

Роза Гаделҗан кызы тумышы белән Сәет-Көрҗә авылыннан. Өч баланың иң кечесе булып гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә ул. Мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә пешекче-кондитер һөнәренә укып чыга. 20 ел элек Таңатар авылына килен булып төшә. Хезмәт юлын балалар бакчасында пешекче ярдәмчесе булып башлый. Аннары инде менә 14 ел дәвамында өлкән кешеләрнең йортларына җылылык һәм бәхет алып килә, ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш бирә. Һәр көнне үз карамагындагы кешеләр белән эшләгәндә ягымлы, матур, күтәренке күңелле булып калу, әлбәттә, җиңел дә түгелдер. Ә иң мөһиме – социаль хезмәткәрләр тәмле телләрен, якты йөзләрен жәлләмиләр.

– Өлкән яшьтәгеләр барысы да – гомер буе намуслы хезмәт салып, ат урынына җигелеп дөнья йөген тартып, күп авырлыклар, юклыклар, шулай ук югалтулар кичергән кешеләр, хәзер инде алар барына канәгать булып, беркемнән бер нәрсә өмет итми, тыныч кына гомер кичергән апа-абыйлар. Безнең эшебездә иң мөһиме – аларны аңлау, изгелек кылу, аларга карата шәфкатьле мөнәсәбәт. Мин хезмәтләр исемлеге буенча төрле эшләр башкарам. Мәсәлән, өйне тәртиптә тоту буенча, дарулар, башка кирәк-яраклар алып кайтам. Шулай ук авыл кешесенең күңеле шундый бит – яз җитү белән, аның бер түтәл булса да суган утыртасы, берәр нинди яшелчә чәчәсе килә. Чөнки ул аларны гомер буе үстергән. Йорт тирәсендәге башка мәшәкатьләрнең дә бетәсе юк. Гомумән, алар нинди ярдәм сорый – шуны эшлим. Бу минем эшем түгел, дип тормыйм. Әби-бабайларга безнең җылы карашыбыз, ягымлы сүзебез дә олы дәва. Ә өлкәннәрнең бәхетле елмаюын күрү – үзе бер сөенеч. Алар яшьлек еллары, гаиләләре, эшчәнлекләре турында сөйләргә ярата. Бу хатирәләрдә моңсулык та, үткән гомерне сагыну да, хаталы адымнар ясаганга үкенү дә бар. Тормыш тәҗрибәсе белән бүлешеп кенә калмыйча, урынлы киңәшләр дә бирәләр. Еллар узу белән һәр әбекәй һәм бабакай минем өчен якын кешегә әйләнә, алар белән таныш булуыма бик сөенәм, исән-сау гына була күрсеннәр инде. Үзем тәрбияләгән өлкәннәремә карап, мин яшәр өчен көч алам. Аларның бар яхшы сыйфатларын күңелемә салам. Һичшиксез, мин үз урынымда. Һәм эшләгәнем миңа рәхәтлек китерә, – ди Роза Камалова.

Әйе, өлкәннәрнең моң-зарын тыңларга, аларның хәленә керергә, авыр вакытларда ярдәм итәргә кирәк. Әлеге һөнәр ияләренә пешекче дә, медик та, артист та, кирәк булганда кешенең күңел халәтен аңлый белүче психолог та булырга туры килә. Өстәвенә, һәр кешенең үз холкы, шуңа күрә барысын да җайлап, ыңгайга сыйпап эш итә Роза Гаделҗан кызы. Шулай итеп, ялгыз һәм өлкәннәр өчен кирәкле булып, ярдәм итеп яшәү, аларның бертөсле тормышын мәгънәлерәк итү, аңа ямь өстәп, яшәү рәвешенә әверелгән аның хезмәте бүген. Социаль хезмәткәр өчен бу – иң мөһиме. Димәк, бу һөнәрне сайлап, ул һич кенә ялгышмаган.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле эшләгәне, ирешкән уңышлары өчен аны Мактау грамоталары белән бүләклиләр.

Эшендә абруйлы хезмәткәр булса, йортында ул – бер кыз һәм бер ул өчен сөекле әни. Кызы Олия кияүдә, хисапчы булып эшли һәм шул ук вакытта көндезге-читтән торып укырга да өлгерә. Җиде яшьлек Самат быел мәктәпкә укырга барырга әзерләнә. Уңган хуҗабикә ашарга пешерергә ярата һәм күңеленә яткан мавыгуы – тегәргә дә вакыт таба. Менә шулай, олы йөрәкле кешенең күңел җылысы барысына да җитә.

Өлкәннәр күңеле кебек кылдан нечкә хисләр белән эш итүчеләр, чыннан да, олы хөрмәткә лаек.

Фото Роза Камалованың шәхси архивыннан.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас