Җәмгыять
5 Июня , 15:23

«Танып» балалар лагере үз ишекләрен ачты

Ямьле җәйге каникуллар башлану белән районыбызның «Танып» балалар лагере үз ишекләрен ачты. Биредә «Яшь патриотлар»  дип аталган беренче смена тантаналы рәвештә старт алды. 

 Бу агымда 120 бала сәламәтлеген ныгыта, күңелле итеп ял итә. Борай, Балтач районнарыннан, Уфа, Яңавыл һәм Нефтекама шәһәрләреннән килгәннәр яшь тәрбияләнүчеләр
5 июнь көнне лагерь шаулатып ачылу тантанасын да оештырды. Балалар лагерь ачылу көне уңаеннан күңелле концерт программасы тәкъдим итте. Бәйрәм уңаеннан Русия флагы күтәрелде.
Ачылу тантанасында район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин ,  җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кураторы Альбина Садыйкова, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре Эльза Шәрифгалиева  һәм мәгарифне санлаштыру муниципаль үзәге директоры Айрат Галиев  катнашты.
«Мин сезне җәй, каникуллар, бу искиткеч лагерьда ял итүегез белән котлыйм. Сезгә вакытыгызны яхшы үткәрүегезне, көч туплап, физик яктан ныгуыгызны телим", - дип теләкләрен белдерде Илдус Наил улы һәм аларга хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә искәртте.
Лагерь сменасын ачу тантанасы флешмоб һәм истәлеккә фото төшү белән тәмамланды.
Җәйнең өч атнасын табигать кочагында үткәргән көннәр балалар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр, дип ышанасы килә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас