Җәмгыять
5 июнь , 09:42

Күпбалалы ана булу – олы бәхет

Кемнәрдер бу сүзләр белән килешер, ә кемнәрдер: “Күп бала үстерү – үтә җаваплы, авыр хезмәт, бүгенге заманда бик күп чыгымнар да таләп итә әле ул”, – дияр. Ә менә Карабай авылында гомер итүче “Ана даны” медаленә ия булган Гөлфирә Зарипова, киресенчә, бәхетне гаиләсендә, биш баласына сөекле ана булуда тапкан.

Күпбалалы ана булу – олы бәхетКүпбалалы ана булу – олы бәхет
Күпбалалы ана булу – олы бәхет


Гөлфирә Израфил кызы Иртыш елгасы буенда урнашкан гүзәл табигатьле, урманнарга бай Омск өлкәсенең Тавинск авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенәдән тырыш, эшчән булып үсә ул. Гөлфирә Тевриз урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, һөнәри техник училищега тегүче, пешекче һәм хисапчы һөнәрләре буенча укырга керә. Булачак тормыш иптәше Рәфис Әхтәриев белән танышып, бик матур итеп дөнья корып җибәрәләр. Радужный шәһәренә күченеп, эшли башлыйлар. 1997 елда тату гаиләне ямьләп тәүге балалары – кызлары Анжелика аваз сала. Кырыс Себер климаты бәләкәй кызга ярамый, ул еш чирли башлый. Яшь гаиләгә авыл җиренә күчәргә киңәш бирәләр. Анда һавасы да икенче, азык-төлек тә файдалы, диләр. Шулай итеп, алар Рәфис Мәгафур улының туган ягына, Карабай авылына кайтып төпләнәләр. Чынлап та, Анжеликага авыл һавасы килешә, чирләми башлый. 2000 елда икенче кызлары – Регина туа.
Авылга кайткач, башта Рәфис Мәгафур улы клубта киномеханик, аннары “Искра” колхозында механизатор, Гөлфирә Карабай фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшли. Күп тә үтми, бер-бер артлы уллары Зиннур белән Салават туа. Үз тырышлыклары белән матур өй салып чыгалар Зарипова-Әхтәриевлар гаиләсе. Балалары үсеп, кул арасына керә башлагач, иң кечесе – кызлары Нурия туа.
Тату, ишле гаиләдә үскән балаларга матур тәрбия бирелә. Өлкәннәрне ихтирам итү, дуслык, татулык, туган илне сөю, эшсөярлек кебек күркәм сыйфатларга да балалар иң тәүдә гаиләдә өйрәнә, әти-әни тәрбиясеннән, гаилә мөнәсәбәтләреннән күңеленә сеңдерә.
Бүгенге көндә Анжелика Каенлык авылы егетенә кияүгә чыгып, ике ул тәрбияләп үстереп ята. Среднеуральск шәһәрендә яшиләр. Регина Караидел районы егетенә кияүгә чыгып, Уфа шәһәрендә яшиләр, бер малай үстерәләр. Зиннур белән Салават уллары икесе дә әлеге вакытта армия сафларында хезмәт итәләр. Олы уллары тугызынчы сыйныфны бетереп, Югары Пышма шәһәрендә санлы программа белән идарә ителә торган станоклар операторы һөнәрен үзләштерә. Хәрби заводта эшли башлый һәм альтернатив хезмәт үтә. Салават Уфа шәһәрендә эретеп ябыштыручы, ташчыга укып чыга. Имтиханнарын тапшыру белән, армия сафларына алына. Озакламый, июнь азагында егетләр кайтырга тиешләр. Әти-әнисе, бертуганнары, туганнары аларның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп тора. Кече кызлары Нурия Каенлык мәктәбенең өченче сыйныфын тәмамлады. Бик тырыш, акыллы кызыкай булып үсеп килә, укуда да яхшы билгеләргә генә ирешә. Гөлфирә Израфил кызы тормыш иптәше белән 29 ел бергәләр. Гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрә, хуҗалык зур, бөтен җирдә чисталык һәм тәртип.
Быел 15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Гөлфирә Зарипова “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Әлеге дәрәҗәле медальгә ул бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда аеруча зур тырышлыклары өчен ия булды.
“Мин гаиләмнән бик тә канәгатьмен, чөнки мин – яраткан әни, сөекле хатын. Шуңа күрә мин үземне бәхетле дип саныйм”, – ди биш балага гомер биргән, тормыш юлдашына сөекле, тугры хатын булган бәхетле ханым.

“Без матди байлык, карьера, акча эшләү белән артык мавыктык. Шул ук вакытта иң мөһиме – ата-ана булу бәхете турында онытабыз. Безнең юл – ныклы, күпбалалы гаиләләр, балаларны игелек, вөҗдан, гадел хезмәт, гаилә һәм тугрылык законнары нигезендә тәрбияләү.”
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

 

– Һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән туа. Кулларында өченче, дүртенче, бишенче баласын күтәргән әниләрне күреп күңел шатлана. Андый әниләргә бары афәрин диябез. Иң мөһиме, балалар сәламәт булсыннар, – ди Башкорстанның атказанган табибы, район үзәк дәваханәсе педиатры Зәйтүнә Муллаярова.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас