Җәмгыять
1 июнь , 13:52

Үз фатирында бәхетле булып, түгәрәк тормышта яшәсен

Бүген, 1 июнь көнне, инвалидлык белән бәйле рәвештә торак сатып алуда өстенлеге булган ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балага яңа йорт ачкычы тапшырылды.

Шулай итеп бу көнне Артур Усманов көтеп алган шатлыклы минутларны кичерде. Аның шатлыгын уртаклашырга район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов, район прокуроры ярдәмчесе Арслан Шәрипов, Борай авылы биләмәсе башлыгы Тимур Әгъзамов, төзүче Айдар Гарипов, опека һәм попечительлек секторы мөдире Айгөл Мөслимова, туганнары һәм якыннары килгән иде.

Яңа фатирдан ачкыч белән бергә Артурга кунаклар тарафыннан бүләкләр дә тапшырылды.

Кызыл тасма кисү тантанасыннан соң фатир хуҗасы беренче тапкыр үз торагының ишекләрен ачып керде. Бүлмәләрдә ремонт югары сыйфатлы һәм зәвыклы итеп эшләнгән - бүгеннән үк күченергә барлык шартлар да тудырылган.
Фатирын карап йөргән егетнең йөзендә шатлык балкып торды.

Артур үз фатирында бәхетле булып, түгәрәк тормышта яшәсен!

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас