+16 °С
Облачно


Алып баручылар чираттагы уенны игълан иткән саен мәйданның бер почмагыннан икенчесенә сабыйлар агылды. Кемдер җитезлектә сыналды, кемдер тапкырлыгын күрсәтте. Берәүләр беренче урынга күтәрелде, икенчеләр беразга гына калышты. Әмма бу көнне нәтиҗәдән бигрәк катнашу, аралашу һәм күңел күтәренкелеге мөһимрәк иде. Шуңа күрә җиңүчеләр генә түгел, һәр бала үзен бәйрәмнең төп герое итеп тойды.