Җәмгыять
29 Мая , 09:07

Гаилә – мәхәббәт һәм тугрылык учагы

Табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар, шомырт агачлары чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Әлеге күркәм дата гаилә кыйммәтләрен саклау, ата-ана белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, җәмгыятьтә гаиләнең әһәмиятен искә төшерү максатыннан үткәрелә. Гаилә – кешенең иң ныклы терәге, күңел җылысы һәм тормыш чыганагы. Нәкъ менә гаиләдә кешенең холкы формалаша, буыннар арасындагы бәйләнеш саклана, милли гореф-гадәтләр киләчәк буыннарга тапшырыла.

Гаилә – мәхәббәт һәм тугрылык учагыГаилә – мәхәббәт һәм тугрылык учагы
Гаилә – мәхәббәт һәм тугрылык учагы


Шушы матур бәйрәм уңа-еннан район мәдәният йортында алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны, күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләү уңаеннан «Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә» дип аталган тантана узды. Ничә дистә еллар дәвамында иңне-иңгә куеп, тормыш юлын бергә атлаган гаиләләр бу көнне кабат яшьлек елларына кайткандай булды.
Чарада котлау сүзләре белән район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин чыгыш ясап, аларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул үз чыгышында мондый тату, ныклы гаиләләрнең яшь буын өчен чын үрнәк булуын билгеләп үтте.
– Илле, алтмыш ел пар канатлы булып яшәү бик азларга гына бирелә, шуңа күрә бу вакыйга үзе бер зур бәйрәм, зур тантана. Сезнең гаиләләр – мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм гаилә кыйм-мәтләренең матур үрнәге. Ки-ләчәктә дә сау-сәламәт булып, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, озак еллар парлы булып яшәргә насыйп итсен. Җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетле картык телибез сезгә, – диде ул.
Тантанада тигез парлар булып, яшьлектә кабынган сөю дәртен сүндермичә 60 ел бер-берсенә терәк, таяныч һәм яклаучы булып яшәгән парлар – Борай авылыннан Галия белән Әлфис Мөгаллимовлар, Яңа Алтыбайдан Бибигөл белән Фидәрис Хәмәтшиннар хөрмәтләнде.
Ярты гасыр бергә – матур дата гына түгел. Бу – мәхәббәт, кайгырту һәм наз белән тулган, кулга-кул тотынып яшәгән гомер. Моннан илле ел элек язмыш бөтен тормыш юлын бергә үтәргә карар кылган ике яшь кешене очраштырган. Бүген дә без чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәгенә әверелгән бу гаиләләрне сокланып һәм тетрәнеп күзәтәбез. Әминә белән Динарик Гыйззәтуллиннар, Зәһинә белән Наил Мәрдановлар, Зөһрә белән Рәүдәт Исламовлар, Лима белән Баян Сахаутдиновлар, Флүрә белән Нәгыйм Зәйнуллиннар, Фәнәзия белән Мәүләви Камаловлар, Гөлүзә белән Рәис Тимерхановлар, Миңлегөлфия белән Әхнәф Солтановлар 50 ел бергә яшәүче күркәм парлар буларак котлау сүзләренә лаек булдылар.
Районыбызда аларны бел-мәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Һөнәрләре дә, тырышлыклары да, тыйнак матур тормышлары да уртак аларның. Барысы да тырыш хезмәт юлы узып, бүгенге көндә лаеклы ялда балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшиләр.
Бу гаиләләрдәге үзара җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары – бер-берсенә булган хөрмәтнең ачык чагылышы. Аларга карыйсың да, үзеннән-үзе башка бер генә уй килә – бәхетле гаиләләр. Гомерләренең алтын көзенә аяк басканнар. Олыгая барган саен аларның мөнәсәбәтләре, үзара ихтирамы, кайгыртучанлыклары арта гына бара.
Күпбалалы гаилә – җәм-гыять ячейкасы гына түгел, ул мәхәббәт, кайгырту һәм җылылык белән тулы бер дөнья. Бу – гаиләнең һәр әгъзасы үзен кирәкле һәм мөһим итеп тоя торган урын, анда йөрәкләр бергә тибә, гаилә бәхетенең кабатланмас көен тудыра. Мондый йортта үзара аңлашу, ярдәм итү һәм төрле вакытта ярдәмгә килергә әзерлек белән сугарылган үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә. Биредә балалар әти-әниләреннән генә түгел, бер-берсеннән дә белем ала, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә һәм үз кыйммәтләр системасын формалаштыра.
Балаларны лаеклы тәрбия-ләүдәге, гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы һәм ана булуның социаль әһәмиятен арттырудагы казанышлары өчен «Ана даны» медале Гөлфирә Зариповага тапшырылды. Шулай ук күпбалалы Гөлфирә Зарипова белән Рәфис Әхтәриевлар гаиләсенә район хакимиятенең Рәхмәт хаты да бирелде.
Гаиләнең абруен ныгытуга ярдәм иткән, гаилә традицияләрен һәм әхлакый кыйммәтләрен саклаган, балаларны лаеклы тәрбияләгән өчен һәм Халыкара гаилә көне уңаеннан күпбалалы Алеся белән Александр Нури-әхмәтовларга, Лилия белән Нариман Сабирҗановларга, Эльвина белән Илмир Мәрда-новларга, Альбина белән Фидан Вәлиевларга, Анфиса белән Динар Килметовларга, Инга белән Юрий Красильниковларга, Луиза белән Фәдис Фәюршиннарга, Эльвина белән Салават Шә-рәфисламовларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук якыннарының мәхәббәте һәм ярдәме, ата булуның лаеклы үрнәге өчен Илмир Мәрданов Башкортстан республикасының Иҗтимагый палатасы дипломы, «Әти батырлыгы» иҗтимагый бүләге, 69457 «Кедр» хәрби бүлегенең шәхси составыннан һәм командиры подполковник Гринченконың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Гаилә кору җиңел түгел, ә саклап калу тагын да кыенрак. «Тормышны яшәү – кырны кичү түгел» дигән халык зирәклеге юкка гына әйтелми. Ләкин әгәр гаиләдә үзара аңлашу һәм мәхәббәт булса, барлык проблемалар һичшиксез хәл ителәчәк, һәм күңелдә җиңел һәм шатлык булачак. Гаилә бергә булса, җан да урынында бит.
Чарага район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар ансамбльләренең музыкаль чыгышлары да ямь өстәде. Күңелләргә үтеп керерлек моңлы җырлар, дәртле биюләр, җылы котлаулар һәм матур теләкләр бу көнне аеруча истәлекле итте.
Алтын, бриллиант туйларын билгеләүче, күп бала тәр-бияләгән гаиләләргә карап, бәхетнең байлыкта түгел, ә үзара аңлашуда, хөрмәттә һәм мәхәббәттә булуын тагын бер кат аңлыйсың. Ныклы гаилә – җәмгыятьнең дә ныклы терәге. Шуңа күрә мондый гаиләләрнең тормыш юлы яшь буын өчен һәрчак матур үрнәк булып кала.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеген еш кына ассызыклый һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен алга илтә. «Без республикада мондый гаиләләргә зур хөрмәт белән карыйбыз. Аларны төрле дәрәҗәдә хуплыйбыз һәм бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез», – ди ул.

 

– Шунысы куанычлы, дәүләт һәм төбәк сәясәте нәтиҗәсендә күпбалалы гаиләләр саны арта. 2026 елның 1 гыйнварына Борай районында күпбалалы (18 яшькә кадәр балалы) гаиләләрнең саны 303 һәм бу гаиләләрдә барлыгы 985 бала тәрбияләнә. Күпбалалы аналар өчен дәүләт бүләкләре каралган, – ди Борай районында Гаилә хезмәте җитәкчесе Светлана Хәмәтярова.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас