

Чара Русия халыклары бердәмлеге, республикада Зур һәм тату гаилә елларына багышланды.
Зур Бадрак авылы китапханәчесе Нэля Нафикова башкорт этник төркем вәкиле буларак, шушы милләтнең милли киеме турында бәян итте. Татар этник төркем вәкилләре (Каенлык, Карабай авыллары) үзләренең чыгышларында татар милли киеме, гореф-гадәтләре турында сөйләп үттеләр. Рус мәдәниятен Тепләк авылы кунаклары тәкъдим итте: җырлары, такмаклары, табышмаклары белән таныштырып үттеләр. Удмурт халкының мәдәни традициясен Алтаю һәм Мамады авыллары халкы күрсәтте. Алар халык уеннары элементлары белән җыр-бию, удмурт язучылары әдәбиятына күзәтү тәкъдим иттеләр. Чарада мари мәдәниятен Олы Шөкшән авылы кунагы чагылдырды. Аның өздереп биюләре берсен дә битараф калдырмады.
Бәйрәм кунаклары төрле милләт халкының бай мәдәнияте белән таныштылар. Чараның атмосферасы дуслык, үзара аңлашу һәм мәдәниятләрнең күптөрлелегенә карата хөрмәт рухы белән сугарылган иде. Бәйрәм илебездә яшәүче халыклар арасында тынычлык һәм татулыкның җанлы дәлиле булды, милләтара бердәмлекне саклау һәм ныгытуның мөһимлеген искәртте.