Җәмгыять
26 Мая , 09:54

Китапханәчеләр эше бик кирәкле

Китапханә гомер-гомергә китап бирү урыны булып саналса, чын мәгънәсендә кешеләрнең бер-берсе белән күрешеп аралашу, очрашып сөйләшү, яңалыклар белән танышу урыны да булып тора.

Яңалыкларны төрле чыганаклардан да белергә мөмкин, ләкин өр-яңа китаплар алып уку мөмкинлеге, күптөрле вакытлы матбугат белән танышу, күңелдә озак саклана алырлык, онытылмаслык чараларда катнашу бары тик китапханәдә генә мөмкин. 

Борай үзәк район китапханәсе Башкортстанда иң өлкәннәрнең берсе булып тора. Ул 1913 елда ишекләрен ачкан. 

Безнең районда белемгә, китап укырга, замана белән бергә атларга көчле теләге булган халык яши. Бүгенге заманда без кеше китап укымый, дип зарланырга яратсак та, китап сөючеләр юк, дип әйтергә һич телебез әйләнми. “Китапханә – бай хәзинә, Гыйлем иле, фән йорты,” – дип бик дөрес язган районыбыз шагыйрәсе Рафига Карам кызы Усманова “Китапханә” шигырендә.

Ленин урамында урнашкан Борай районы китапханәсен-нән кеше бер дә өзелми. Китапханәбезгә килеп керү белән, уку залында тудырылган җылы мөхит, чисталык үзенә җәлеп итә. Анда китап сөючеләр өчен барлык шартлар да тудырылган – компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган. Мәктәп укучысымы син, студентмы, өлкән буын вәкилеме – һәр төркем өчен дә аерым бүлек булдырылган. Заманча, актуаль темаларга туры китереп китап күргәзмәләре hәрчак яңартылып, китап сөючеләрне җәлеп итеп, эшләп тора. Берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы чаралар оештырып, белешмәләр аша китапка мәхәббәт тәрбиялибез.

Район халкын бүген үзәк-ләштерелгән китапханәләр системасына берләштерелгән 26 китапханә хезмәтләндерә. Шуларның өчесе – модельле, бишесе халыкның этник төркемнәрен: Зур Бадрак авыл модельле китапханәсе – башкорт халкын, Каенлык авылы  китапханәсе – татар халкын, Тепляк авыл китапханәсе – рус халкын, Олы Шөкшән авыл китапханәсе – мари, Алтаю авыл китапханәсе – удмурт милләтле халыкларны хезмәтләндерә.  Бүген районның авыл китапханәләре күп бурычларны хәл итү өчен тырышып эшли: алар, ел темаларына туры китереп, мәдәният традицияләрен киләчәккә тапшырып, буыннар бәйләнешен ныгыта, яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, җәмгыятьтә белемле, мәдәниятле мөхит булдыруга өлешен кертә. Һәр китапханә төрле буын кешеләрен – балаларны, яшьләрне, өлкән буынны үзенә чакырып тора, чөнки биредә рухиятле, халыкка якын булган, аларның теләкләрен һәм сорауларын    аңлап, ярдәм итәргә әзер торган кешеләр эшли. 

2025 елда китап укучыларыбызга  йөрергә якын, җайлы булсын өчен районыбызның Кодаш, Кушманак, Бакалы, Яңа Бикмәт авылларында  китап-ханәләр  ремонтланды, чөнки китапханә авыл халкы өчен яраткан аралашу һәм ял итү урыны да. Минем фикеремчә,  коллективта бергә эшләгән уңган, җитез, эшне җиренә җиткерә алган ир-егетләребез башкарганда, яңа төзелеш материаллары белән ремонт эшләре күп чыгымнар таләп итми. Сөенечләрем белән уртаклашып,  муниципаль Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы Гәрәевка чын күңелемнән зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм, ныклы тазалык, җаваплы эшендә уңышлар телим.

Китапханәче булып төрле яктан үсешкән, үз белемнәрен арттыруда үзаллы эшләгән, яңалыктан курыкмаган талантлы кешеләр хезмәт куя. Китапханәче янына өлкән буын кешеләре китап алмаштырырга, укыганы турында әңгәмәләшергә яки тормыш хәлләре турында сөйләшергә дип килә.

2014 елдан башлап район китапханәсендә республиканың Милли китапханәсенә һәм Ельцин исемендәге Президент китапханәсенә тоташкан электрон уку залы булдырылган. Электрон каталог төзелгән, монда рус, башкорт, татар телләрендә барлык тармакларга караган язмаларны табып була. 

Балалар китапханәсенең эше дә кайнап тора. Монда “Оста куллар”, “Гаилә укулары”, “Әкият яратучылар” клубларына мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр, әти-әниләр зур теләк белән килә. Шулай ук, Шәкәрим Төхвәтуллин исемендәге Башкортстанның сукырлар өчен махсус китапханәсе хезмәткәрләре белән дә актив эшлибез. Алар безнең бер генә мөрәҗәгатебезне дә игътибарсыз калдырмый, ярдәм кулын сузып торалар. 

Китапханә һәрвакыт заман белән бергә атлый, вакыйгалар үзәгендә кайный, дип, ышанычлы әйтә алам мин. 

Безнең төбәктә җырлы, моңлы, шигъри җанлы халык яши. Ел саен  шигърият көне уңаеннан Үзәк район китапханәсе оештырган  шигырь яратучылар, сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелеп килә. Монда рус, татар, башкорт, удмурт телләрендә яттан сәнгатьле,  үзләре иҗат иткән шигырьләр дә укыла.
Китапханә эшчәнлеге кайнап тора. Һәр эшебезне, башлангычыбызны район хакимияте, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, балалар бакчалары белән берлектә башкарабыз.
Халыкка хезмәт итү эше бүгенге көндә дә тиешенчә дәвам итә. Китапханәнең социаль челтәрләрендә дә төрле онлайн чаралар, укучылар марафоны, виртуаль күргәзмәләр, флешмоблар, конкурслар, викториналар  үтеп тора. Соңгы берничә елда “Пушкин картасы” буенча осталык дәресләре  әзерләнеп, бик матур файдалы тәрбияви чаралар үткәрелә.

Бу да яшьләрне китапханәнең серле дөньясына күбрәк җәлеп итүнең бер ысулы.

2022 елдан башлап ел темасына туры китереп, китап, халык белән эшләүне күрсәтеп, китапханәчеләр арасында да конкурслар үткәрә башладык. Китапханәчеләрнең заманча яңа алымнар кулланып, күбрәк халыкны җәлеп итеп эшләүләрен исәпкә алып, аларны Рәхмәт хатлары, дипломнар, грамоталар, сертификатлар белән дә бүләклибез. Быел район китапханәсенең методика бүлеге китапханәчеләр арасында Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган  әдәбиятның рекомендация  исемлеге (рекомендательный список литературы) буенча  профессиональ конкурс оештырды. Китапханәчеләр бу эшләренең бер өлешен методика бүлегенә тапшырды. Виртуаль күргәзмәләрен «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырып, китап укучыларга һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итте.

Борай район үзәк китапха-нәсендә план буенча якташ язучы, шагыйрьләрнең иҗат бәйрәмнәре, яңа чыккан китап туйлары, презентацияләре үтеп тора. Китапханә – серле дөнья булса, китапханәче – шул серне чишәргә ярдәм итүче. Аның эше күпкырлы, кирәкле китапны табып бирүдән тыш, әледән-әле китап укучылар белән әдәби кичәләр, язучылар белән очрашулар да үткәрергә тиеш ул. Ул яктан да матур эшләребез гадәткә кергән, төбәгебездә яшәп иҗат итүчеләрне чакырып эчтәлекле чаралар уздырабыз. Бу чараларга мәктәп укучыларын да,  авыллардан ветеран китапханәчеләрне, китап яратучыларны, шигырь сөюче өлкән буын кешеләрен дә  чакырабыз. Бәйрәм чаралары зур әзерлектә, хис-тойгыга, җыр-моңга, җылы сүзгә бай булып югары биеклектә үтә. Якташ язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат кичәләре ныклы әзерлек белән алып барыла.   Мөмкинлекләре чикле булганнар өчен матур сценарийлар төзеп, җылы эчтәлекле иҗади бәйрәмнәр бүләк иткәне өчен  аерым рәхмәтнең зурысын Дилара Дамир кызы Нуровага  әйтәсем килә. Һәр әти-әнигә, балаларга, туганнарына, китапханәгә җыелган һәркемгә үзенен җылы сүзләрен,  игътибарын җиткерә ул. 

Китапханәнең төп байлыгы – китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Авыллар яши икән, анда яшәгән халык китаплар, гәзит-журналлар укудан туктамас, дип ышанам, чөнки нинди генә авыр заманнарда да  белемгә омтылудан, матур әдәбияттан аерылмаган халкыбыз. Моны безнең китапханәләргә йөрү-челәр санының арта баруыннан чыгып әйтәм. Алар бер-берсен тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр.  

Быел районыбыз китапха-нәсендә Русия халыклары бердәмлеге, республикабызда Зур һәм тату гаилә елларына багышланган зур чара –  ике шагыйрә: Рафига Усманова hәм Ләйсән Кәшфи иҗатларына багышланган «Йөрәктән йө-рәккә» дип аталган очрашу  китап сөючеләрнең күңелен рухландырды. 

Шулай ук, мәктәпкәчә яшь-тәге балаларны экскурсияләргә чакырабыз, кызыклы конкурслар аша нәниләр күңеленә ачкыч табабыз. Укучыларга китапка мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү ния-теннән чыгып мәгълүмати дәресләр, әдәби сәгатьләр үткә-рәбез. Даими рәвештә, китап сөючеләрне игътибарлы һәм ихтирамлы каршылап, яңа китаплар һәм язучылар белән таныштырып барабыз. 

Укучылар китапханәдән читләшмәсен, бары тик шул очракта мәктәптә дә яхшы укырлар, тормышта да үз урыннарын дөрес табарлар, дигән теләктәбез.  Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез. Чөнки кеше язмышында китап гаять зур урын алып тора. Китаплар, кайсы гына өлкәгә карамасын, безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә булыша. Китап чын мәгънәсендә – безнең якын дустыбыз. Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәләргә йөрегез, сезнең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле китап сөючеләр.

Район мәдәният бүлегенең бер тармагы булган китапханәләр эшчәнлеге безнең, халыкның һәм җитәкчеләрнең һәрчак күз уңында. Замана таләбенә яраклашу, аның белән бергә атлау өчен китап-ханәләр эшчәнлегендә яңа технологияләр кулланып, яңа форматта эшләү үзбурыч булып тора.  2024 елда үзәк район ки-тапханәсендә ремонттан соң, якты, иркен китапханәдә  китап укучыларыбыз саны тагын да артты. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар белән бергә бигрәк тә балалар, яшьләр яңа китаплар белән кызыксына башладылар. 
Китапханә эше тагын да нәтиҗәле булсын өчен, китап-ханәчеләр илкүләм, төбәкара, Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Милли китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган конкурсларда актив катнашалар. Хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләре дә бар, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәләр. Шабай авыл китапханәсе «Гений места» милли проекты буенча җиңүче булды. Бу заманча проекты  буенча, актуаль темаларга туры китереп, китаплар күргәзмәсе, осталык дәресләре, төрле тәрбияви чаралар үтеп тора.

Шул ук вакытта китапханәче эше җиңел дә түгел. Әмма күңел биреп башкарганда, барлык кыенлыкларны үтеп чыгарга мөмкин. Китапханәче булу –  бик кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәт  тә ул.

27 май – Гомумрусия ки-тапханәләр һәм китапханә хез-мәткәрләре көне үткәрелә. Шул уңайдан барлык коллегаларымны, китапханәдә эшләп чыккан ветераннарыбызны, язучыларыбызны, шагыйрьләребезне, китап укучыларыбызны котлыйм. Игелекле хезмәтләрендә уңышлар, имин тормыш, һәрчак безнең белән кулга-кул тотынышып эшләүләрен телим. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз булсын. Киләчәк якты булачак, дигән ышаныч белән эшлибез,  дип бәйрәм котлауларымны һәм  матур теләкләремне җиткерәм. 
Авыл китапханәләрендә дә яңа – бүгенге көн технология-ләренә өстенлек бирелә. 
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык – тарихсыз халыкка әйләнә, ә тарихны оныткан халыкның киләчәге өзелә. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торган китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары  белән яши, шулар белән матур.

Автор:Рәвил Әхмәтов, район биләмәара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры
Читайте нас