Җәмгыять
26 Мая , 04:01

Акбабайда – кунакта

Район үзәгенең Коммунистик урамында урнашкан “Акбабайда” (“У Акбабая”) автосервисы күптән түгел генә ачылса да, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, кешеләрнең ышанычын яуларга да өлгергән. Юл өстендә генә урнашуы да бик уңайлы, эзләп йөрисе түгел. Шул ук вакытта “тимер атларын” Айнур Гафаровта хезмәтләндерүчеләр аның турында тик мактап кына сөйлиләр. Мин аның белән очрашып сөйләшкән арада берничә шофер машиналарын көйләргә дип, аңа мөрәҗәгать иттеләр һәм Айнур Рафаил улының үз эшенең остасы булуына инандым.

Акбабайда – кунактаАкбабайда – кунакта
Акбабайда – кунакта


Борай авылында туып-үскән егет кечкенәдән техника белән мавыга. Башта водитель булып эшләүче әтисенә машиналарны ремонтлауда ярдәмләшсә, соңыннан иптәш егетләре белән мотоциклларны, велосипедларны сүтеп җыялар, иске генә техникага да җан өреп җибәрәләр. Беренче санлы Борай урта мәктәбен тәмамлагач та ул авыл һөнәри-техник училищесына механизаторлыкка укырга керә. Буш вакытларында машиналарда чокына: таныш-белешләре мөрәҗәгать итсә, шатланып автомобильләрен төзәтеп сафка бастыра.
Кулына белгечлек алган яшь егет Себер якларында автослесарь булып эшли башласа, соңрак механик, шофер булып дәвам итә хезмәт юлын. Ун ел чит җирләрдә йөреп кайта Айнур. Балачактагы хыялы аңа тынгы бирми: үз эшен башлап җибәрәсе килә. Шулай итеп, Борай авылының иң җанлы урамнарының берсендә гараж сатып алып, автосервис ачып җибәрә. Үз эшеңне башлап җибәрү, аны үстерү җиңел булмаса да, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип юкка гына әйтмиләр бит. Тәвәккәлләп, Айнур хыялын тормышка ашыра. Башта башлыча шиномонтаж белән шөгыльләнсәләр, артабан эшчәнлек төрен дә киңәйтәләр. Хәзер биредә техника ремонтлау буенча хезмәт күрсәтәләр. Шиномонтаж да бик уңышлы эшли. Көтеп торырга туры килмәсен өчен алдан шалтыратып язылырга була. Эшләр сыйфатлы һәм яхшы итеп башкарылудан тыш, хаклар да “тешләшми”, ә бүгенге көндә бу аеруча мөһим.
– Беренче мәлләрдә куркыныч та, авыр да булды, ләкин балачак хыялыма тугры калып, яраткан эшемне башкарам. Күптән түгел генә башласам да, заказлар күп, өлгер генә. Шулай итеп, гомерем буе үзем шөгыльләнгән эшкә җиң сызганып башладым, – ди оста, канәгатьлек хисе кичереп.
Автосервисның исеме каян чыкканың белү теләге белән Айнурга мөрәҗәгать иттем.
– Миңа үсмер чакта ук “Акбабай” дип кушамат биргәннәр иде. Автосервиска исем уйлаганда, кемдер “У Акбабая” дигән тәкъдим кертте, ә миңа ошап китте. Акбабай дип мине күпләр белә бит, – дип җавап бирде ул.
Әлеге вакытта “Акбабайда” автосервисында Айнур үзе генә эшләми. Зур улы Адель дә әтисе янында мәш килә. Аслан белән Алан да озакламаслар, әтиләренә, абыйларына иярә башларлар.
Айнур Гафаров һәр эштә беренче чиратта үз көченә генә ышана, ул үз максатына ирешә торган кеше.

«Безнең икътисадыбыз озак вакытлы бурычларны хәл итү өчен барлык кирәкле ресурсларга ия. 2030 елга кадәрге чорга билгеләнгән барлык стратегик һәм милли максатларга ирешелергә тиеш. Алар ачкан агымдагы чакырулар һәм мөмкинлекләр безне мобилизацияләргә, удар эшкә этәрергә тиеш».


Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы.

 

– Безнең районда төрле юнәлештә үз эшләрен ачып, район халкын хезмәтләндерүчеләр бик күп. Яңа гына башлап җибәрүчеләр өчен инвестсәгатьләр оештырыла. Биредә урта һәм кече эшкуарлык субъектларына федераль, республика һәм район күләмендә ярдәм программалары хакында сөйлибез. Эшкуарларыбыз, үз эшләрен башларга теләүчеләр әлеге чаралардан актив файдаланалар. Күп кенә эшкуарлар аларга ярдәм максатыннан эшләүче программаларның асылын аңлап бетермиләр. Шуңа күрә мондый инвестсәгатьләр безнең район халкы өчен бик тә кирәк.


Марат Ахунов,  район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас