Җәмгыять
18 Мая , 11:06

Без – җиңүчеләр рәтендә

Бүген, 18 май  көнне,Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә «Аек авыл» VII Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Белүебезчә, «Кече торак пунктлар» номинациясендә катнашып безнең район данын Яңа Ялдәк авылы яклады.  Алар тарафыннан күп эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә, яңаялдәклеләр икенче урынга чыктылар һәм  2 500 000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булдылар.

Без – җиңүчеләр рәтендәБез – җиңүчеләр рәтендә
Без – җиңүчеләр рәтендә

 

Җиңүчеләргә төп бүләкләрне төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм конкурсның оештыру комитеты рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе, Русия Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аиткулова тапшырдылар.

Эльвира Ринат кызы хәбәр иткәнчә, бу юлы муниципаль этапта 52 районнан 845 авыл торак пункты катнашкан. Шулардан 52 авыл республика этабына чыкты.

Шунысы мөһим, «Аек авыл» проекты федераль дәрәҗәдә дә хуплау таба. Конкурсны һәрвакыт Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко билгеләп үтә, ул җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына махсус видеомөрәҗәгать юллаган.

– Русия Президенты йөкләмәсе буенча илебез халкын саклап калуга һәм арттыруга юнәлдерелгән масштаблы программалар һәм милли проектлар гамәлгә ашырыла. Бу эшнең иң мөһим юнәлеше үз-үзеңне куркыныч астына кую факторларының таралышын киметү булды, аларның иң куркынычы, һичшиксез, алкогольне артык куллану. Башкортстанда гамәлгә ашырыла торган «Аек авыл» проекты сәламәт яшәү рәвешен күтәрүнең уңышлы мисалларыннан берсе булды, – диде министр. – Даими рәвештә спорт, иҗат белән шөгыльләнүче, аек тормыш рәвеше алып баручы кешеләр саны артты. 2019 елдан республикада алкоголизм белән авыручылар саны өчтән бер өлешкә диярлек кимегән. Бу меңләгән сакланып калган тормыш, сакланып калган гаиләләр, балаларның сакланып калган киләчәге.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар алдылар, алар акчаларын авылларны төзекләндерүгә тотачаклар.

 Искиткеч конкурс! Һәм ул чыннан да безнең көткәннән артып китте. Кешеләрдә яхшы яшәү рәвешенә тартылу, команда булдыручы характер һәм яхшылыкка ышаныч барлыкка килә. Проект бик күп кешене җәлеп итә – олысын да, кечесен дә. Башлыкларның бу вакыйга өчен ничек җан атуларын күрәм. Шуңа күрә дәвам итәчәкбез, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

 

фото: Мухамедьянов Азат, Шарипкулов Тимур

Без – җиңүчеләр рәтендә
Без – җиңүчеләр рәтендә
Без – җиңүчеләр рәтендә
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас