Җәмгыять
18 Мая , 09:06

Аяз көнне кулдан ычкындырмыйлар

Авыл җирендә иң матур һәм күңелле чор башланды. Иртәнге тынлыкта кошлар сайраганын һәм ерактагы трактор гөрелтесен генә ишетергә мөмкин.

Аяз көнне кулдан ычкындырмыйларАяз көнне кулдан ычкындырмыйлар
Аяз көнне кулдан ычкындырмыйлар

Язгы чәчү игенче тормышында дулкынландыргыч вакыйга булып тора. Аның күңеле мул уңышка ышаныч белән тулы. Басуга чыктың да, трактор белән иңләп-буйлап кына эшләдең түгел. Уңыш күктән төшмәгәнлеген, моның өчен җиргә тир тамызырга кирәклеген игенче яхшы аңлый. Чәчүгә керешкәнче техникаңның төзеклеген тикшерү, чәчү агрегатларын көйләү дә төп факторларның берсе булып тора. Яңа Ялдәк авылындагы “Ахунов” крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге көндә тулы көченә язгы басу һәм чәчү эшләре бара.
– Менә бу 50 гектар мәйданлы басуда дым каплатып, бодай чәчә торган басу. Бу эшне озак еллар хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Изах Русламханов башкарды. Ә менә бу 100 гектар мәйданлы печәнлек басуын Флорид Нуртдинов тырматты. Эшләребез ырамлы бара. Техника җитәрлек, ягулык-майлау материаллары әллә кайчан тупланды, орлыклар бөҗәкләргә каршы эшкәртелде. Кипкән басуларны акрынлап чәчеп киләбез, – диде фермер хуҗалыгы башлыгы Раил Ахунов.

Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас