

Бәйрәм кунаклары - яшьләргә үрнәк булырлык 50,60 ел бергә гомер кичерүчеләр, күпбалалы матур гаиләләр.
Чарада котлау сүзләре белән район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин тәбрикләп, аларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул үз чыгышында мондый тату, ныклы гаиләләрнең яшь буын өчен чын үрнәк булуын билгеләп үтте.
— Илле, алтмыш ел бергә гомер итү — зур хезмәт, сабырлык һәм бер-береңә хөрмәт нәтиҗәсе. Сезнең гаиләләр — мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм гаилә кыйммәтләренең матур үрнәге, — диде ул.
Чарага район мәдәният хәвәскәрләренең музыкаль чыгышлары да ямь өстәде. Күңелләргә үтеп керерлек моңлы җырлар, дәртле биюләр, җылы котлаулар һәм матур теләкләр бу көнне аеруча истәлекле итте.
Алтын, бриллиант туйларын билгеләүче, күпбала тәрбияләгән гаиләләргә карап, бәхетнең байлыкта түгел, ә үзара аңлашуда, хөрмәттә һәм мәхәббәттә булуын тагын бер кат аңлыйсың. Ныклы гаилә — җәмгыятьнең дә ныклы терәге. Шуңа күрә мондый гаиләләрнең тормыш юлы яшь буын өчен һәрчак матур үрнәк булып кала.