

Каратамакта яшәүче Фәнүрә Камалованы авылда һәркем ихтирам итә. Авыл биләмәсе башлыгыннан актив тормыш алып баручылар турында сорагач, ул безгә шунда ук аның исемен атады.
Авылдашлары да Фәнүрә Әнвәр кызы турында уңай фикердә, алар аның игелекле, оптимист, тормыштан ямь табып яшәүче, һәрчак башкаларга ярдәм итәргә әзер кеше булуы турында әйтте.
Фәнүрә ханым Каратамак авылында дүрт балалы гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга килә. Укуын тәмамлагач, хезмәт юлын Колай авылында магазинда сатучы булып башлый. Булачак тормыш иптәше Данилны очратып, гаилә корып җибәрәләр яшьләр. Үзбәкстанның Алмалык шәһәренә күченәләр алар. Ике уллары туа. Тормышлар авырая башлагач, яшь гаилә Данилның туган авылына – Бәйсәкәгә кайтып төпләнәләр. Фәнүрә ханым биредә магазинда 18 ел эшли. Бакчада яшелчә үстерәләр, абзар тутырып мал карыйлар алар.
Язмыштан узмыш юк, ди-гәндәй, Фәнүрә ханым туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Монда ул биш ел почтада эшли, аннары клуб мөдире вазыйфасын башкара. Лаеклы ялга чыккач та дәвам итә бу эшне. Бүгенге көндә дә ул клуб тормышында гына түгел, гомумән, авыл тормышында актив «кайный». Сайлауларда катнаша, сабантуйларда, авыл бәйрәмнәрендә пылау пешерә. Урындагы башлангычларны хуплау программасының инициатив төркем әгъзасы да ул. Өмәләрне башлап йөрүче дә Фәнүрә ханым. Өй янындагы чүп үләннәрен чабудан кала, үзе ягындагы буа мәйданын да чалгы тотып чабып куя. Кешеләр еш кына аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр, ул һәркемне ачык йөз белән каршы ала, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Авылдашлары әйтүенчә, Фәнүрә ханым һәрвакыт хәрәкәттә. Гомере буе шулай булган, аңа балачактан күп эшләргә туры килгән. Чып-чын авыл хатын-кызы кебек дөрләтеп дөнья көтә ул. Фәнүрә апа ике малай тәрбияләп үстергән, икесе дә Уфада яшиләр. Бакчасында тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Тавык, кош-корт та карый.
– Безнең авылда халык бик тырыш, бөтен бакча, ихаталар шау чәчкәдә утыра, – ди Фәнүрә Әнвәр кызы. – Кечкенә эш хакларына балаларын да укыталар, йорт-кураларын да карыйлар, машинасын да алалар. Бәрәкәте булса, зур булмаган эш хакына да шулай матур итеп яшәп була. Эчәр суларыбыз, җыясы ризыкларыбыз авылда булгач, чын авыл хатыннары булып яшибез.
Фәнүрә апа районда гына түгел, бөтен ил буенча авылларның юкка чыгуына борчыла – авылларда яшьләр калмый, балалар юк, биредә бары тик өлкән буын гына гомер кичерә. Шунысы куанычлы – олыгайгач, кешеләр барыбер туган йортларына кайта, туган нигезләрен, туган йортларын төзекләндереп, аларга яңа тормыш өрә. Ә Фәнүрә апа кебекләр булганда авыллар да яши әле. Түзем дә, чыдам да, изге күңелле, көчле рухлы, тыйнак, тугры һәм уңган ул авыл хатын-кызы.