

Флисә Муллаян кызы Тукай авылында күпбалалы гаиләдә туган. Үзенең бертуганнары сигез булса, икетуган энекәше дә алар белән үсә. Башлангыч белемне туган авылында ала, урта мәктәпне Зур Бадрак авылында тәмамлый.
– Зур Бадрак мәктәбендә укыганда, Тукайдан туры килә идек. Кышларын да, язын-көзен дә җәяү йөреп укыдык. Кулларда шәм яки керосин лампасы. Бик сирәк ат яки трактор очрый иде. Бервакыт трактор арбасына 20-30 бала төялеп киттек. Инде авылга кердек кенә дигәндә, зур чокырга тарыдык. Шунда арба таудан шуа башлады. Мин читтәрәк утыра идем, сикереп калырга өлгердем. Арба чокыр астына барып, әйләнде. Ярый барысы да исән калды, зур фаҗига була язды, – дип искә ала укыган вакытларны Флисә ханым.
15 яшеннән туган авылында клуб мөдире һәм почтальон булып эшли башлый. Дүрт ел эшләгәч, элемтә бүлеге начальнигы урынбасары итеп билгелиләр Флисәне. Аннары лаеклы ялга чыкканчы Зур Бадрак элемтә бүлеге начальнигы булып эшли. 36 елдан артык хезмәт стажы бар аның.
Җәмил Әмирҗан улы да Тукай авылында күпбалалы гаи-ләдә туып-үсә. Ул да башлангыч белемне туган авылында ала, аннары укуын Зур Бадрак мәктәбендә дәвам итә. Хезмәт юлын колхозда башлый. Армия сафларына алынып, ике ел ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайта. Тракторчы белгечлеген алып, янә колхозга эшкә урнаша. Шул вакыттан алып лаеклы ялга чыкканчы трактор руле артыннан төшми Җәмил абый. Стажы кырык елдан артык булган хезмәт ветераны төрле тракторларда эшли.
Җәмил абыйның тагын бер сәләте бар – ул оста гармунчы. Шул сәләте аркасында ул булачак тормыш иптәшен таба да инде. Флисә ханымның клубта эшләп йөргән чагы. Авыл халкына концертлар куярга кирәк. Шул вакытта ярдәмгә сыздырып гармунда уйнаган яшь егет килә. Озак очрашып йөриләр яшьләр, ахырда бер-берсен сынагач, гомер юлларын да бәйлиләр. Шул вакытлардан алып Сабировлар сайлаган һөнәрләренә тугрылык саклап, лаеклы ялга чыкканчы, балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүдә көч салалар. Уллары Марсель тугач, яшь гаилә Зур Бадрак авылына күченеп килә. Ә инде монда аларның тыпырдап торган биш кызлары дөньяга килә. Яңа йорт салып чыгалар. Балаларын олы тормыш юлына аяк бастыралар. Бүгенге көндә аларның казанышларына сөенеп, тугыз оныкка хөрмәтле нәнәй белән картәтәй булып, матур тормыш көтәләр. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә, чәчкәләр үстерәләр.
Шунысы аерым игътибарга лаек, Сабировлар икесе дә почетлы донор.
Флисә Муллаян кызы элем-тә мастеры һәм ветераны, ә Җәмил Әмирҗан улы – хезмәт ветераны. Бихисап Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр алар. Сабировлар үзләренең сайлаган һөнәрләре буенча намуслы хезмәт салу нәтиҗәсендә авылда гына түгел, район күләмендә дә танылган кешеләр.
– Гомерләрне аккан суга тиңлиләр. Әле генә кебек яшь килеш эшкә башлаулар, – ди көлемсерәп Флисә Мулллаян кызы. – Гаилә корып яши башлавыбызга да 50 елдан артык гомер узып та киткән.
Беркемгә дә сер түгел, тату, бәхетле гаилә мәхәббәт, ихласлык, ышаныч, сабырлык булганда, бер-береңне ярты сүздән аңлауда, терәк, таяныч булып бер түбә астында яшәүдә һәм, әлбәттә, тугрылыкта корыла. Бу сыйфатлар Сабировларның икесендә дә салынган.
Сабировлар шулай ук кунакчыл кешеләр. Алар яшәгән йорттан һич тә кеше өзелми. Дуслары, туганнары, балалары һәм оныклары кайтып кына торалар. Ачык йөзле, киң күңелле Флисә апа белән Җәмил абый һәркемне сый тулы өстәл белән ихлас каршы алалар.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганы да сизелми. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – диләр бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган Сабировлар.