+26 °С
Ясно


“Соңгы елларда районыбызда машиналар саны бик күпкә артса да, аварияләр саны нык кимеде. Моңа ирешү өчен районның дәүләт инспекторы милиция кече лейтенанты Риф Хәсәнов зур көч салды. Ул халык арасында аңлату эшләре алып бара, профилактик чаралар һәм вакытында техник карауны җентекләп үткәрә. Эшнең нәтиҗәләре дә куанычлы. Үткән яртыеллык йомгаклары буенча район автоинспекция бүлеге республика буенча өченче урынга чыкты”.