

Аның турында мәкалә гәзитнең 1971 ел 1 гыйнвар 1 санында басылган (орфография һәм пунктуация саклана):
“Декабрь аеның кичке караңгысы төшүгә, күп урыннарда киеренке хезмәт көне тәмамлана.
Тик биредә эш көне дәвам итә. Район үзәгендәге элемтә бүлегенең бүгенге кичке сменасын алып баручы өлкән телефонисткасы Саймә Кильметова сезне хезмәтләндерә. Ул һәрчак игътибарлы һәм соравыгызны канәгатьләндерергә әзер. Кичке сменада 3 коммутаторда бер үзе ул. Биредә 500 дән артык точка, телефоннан эндәшүчеләр көндезгедән аз гына кими. Кинәт больницаның “ашыгыч ярдәм” машинасын яки милиция бүлегенең дежурныйларын сораучылар була. Болардан тыш, клиент залына килгән иптәшләрнең сорауларын канәгатьләндереп, илебезнең төрле шәһәрләре һәм районнары белән сөйләштерергә кирәк. Шулай да Саймә апа барлык тырышлыгы белән сезнең соравыгызны үти.
Элемтә эшендә ул 1941 елда коммутаторда телефонистка булып эшләүдән башлый. Ул элемтәче булып сугышка да китмәкче иде, ләкин военкомат һәм администрация аның хезмәтен биредә кирәк таптылар.
Саймә апа үзенең яраткан хезмәтен яшьләргә дә өйрәтә. Аның кул астында күпме телефонисткалар үзләренә һөнәр алып чыктылар.
Саймә апа үзенең көндәлек һәм айлык планнарын үтәп бара. Аның тырыш хезмәтен администрация күп тапкырлар баһалады. Саймә апа, тырыш хезмәт көннәреннән соң, үзешчән сәнгать түгәрәгендә дә катнаша. Аның җырлаган җырларын районыбыз кешеләренең күпләре ишеткәне бар. Күп тапкырлар республика күләмендә уздырылган смотрларда һәм фестивальләрдә катнашты. Башкортстан радиокомитетында Саймә апаның җырлары язылган ленталар саклана.
Яңа ел таңын да ул үз постында каршылый, эш дәвам итә, телефоннан сөйләшүләр тукталмый.”