

Ул – күренекле офицер Рәзит Марданов. Аның турында язманы “Алга”ның 1970 ел 20 октябрь 126 санында таптым. Мәкалә “Рәзит кем укучысы” дип исемләнгән, авторы – А.Хамзин (орфография һәм пунктуация саклана).
“Таңатар урта мәктәбендә укыды Рәзит Марданов. Мәк-тәптә аның турында:
– Менә дигән егет, мәктәп-нең актив һәм өлгеле укучысы булды Рәзит, – диләр. Бу сүзләрне җөпләп торасы юк. Р.Марданов хезмәт иткән часть командирыннан Түгәрәк авылында яшәгән ата-аналарына хат килеп төште, анда:
“Хөрмәтле Нәби Галиәхме-тович һәм Сания Харисовна! Сезнең улыгыз безнең частьта ике ел хезмәт итү чорында үзен хезмәт сөючән, тыңлаучан һәм дисциплиналы, үрнәк итеп күрсәтте. Рәзит үзенә тапшырылган эшне карышусыз эшли дә, хәрби хезмәт тармагында үрнәк күрсәтә дә белә. Сәнгатьне яратуы аның клуб рәссамы булып эшләвендә күренде, үзешчән сәнгать түгәрәгендә актив катнаша.
Рәзит подразделениедәге ях-шы башлангычларның башында тора. Иптәшләре каршында ихтирамлы...”
Хатта Рәзиткә карата мактау сүзләре күп. Аның ата-анасына, укытучы-тәрбиячеләренә часть командиры шундый егет үстерүләре өчен рәхмәт әйткән.
... Тиздән Рәзит туган авылына кайтыр, ләкин аның туган ягында да ихтирамын югалтмавына безнең шигебез юк, дип тәмамланган хат.
Кем укучысы Рәзит? – дигән сорауга Таңатар урта мәктәбе коллективы: “Безнең егет ул, Рәзит!” дип, горурланып әйтергә хаклылар”.
Бу язманың исеменә мин дә, Рәзит безнең егет ул дияр идем. Чөнки мин үзем дә Таңатар авылыннан. 56 ел элек гәзиттә макталып телгә алынган Рәзит – ул “Плесецк” космодромы хәрби хезмәт ветераны – Рәзит Нәби улы Марданов.
Безнең актив хәбәрчебез (шулай ук героебызның сыйныфташы) Әнүдә Мөнирова: “Юрий Гагарин дөньяга танылып, беренче космонавт буларак үсмерләрнең кумирына әйләнгән мәлендә Рәзиткә 13 яшь тулган чор була. Күңеле күкләргә ашып, очучы булырга хыяллана ул. 1967 елда Таңатар мәктәбен тәмамлаган егет Южарланнефтьтә оператор булып эшли башлый. Артабан солдат хезмәтенә алына. Гади курсанттан башлаган авыл егете, Ейск шәһәренең югары хәрби очучылар училищесын уңышлы тәмамлап, хәрби хезмәтен Архангельск өлкәсендәге “Плесецк” космодромында дәвам итеп, ракеталарны космоска озату хәзерлегендә дә 80 тапкыр катнаша, һәр эшкә җаваплы караган офицер үзенә йөкләтелгән вазыйфаларны намус белән үти. Күптөрле орден-медальләре аның Ватанга тугры хезмәт иткәнлеге хакында сөйли.
Рәзит тормыш юлында очраган сынауларны лаеклы үтеп, отставкага чыккан вакытта подполковник дәрәҗәсенә җитә. Гаиләсендә хәләле Рания белән өч балага гомер биреп, өчесенә дә югары белем алырга ярдәм иткән әти-әни дә алар. Кызлары Динә һәм Елена – укытучылар. Уллары Эльдар – табиб. Мардановлар шәһәрдә яшәсәләр дә, туган якларын онытмыйлар. Кайтып, якташлар белән очрашып, хәл-әхвәл белешеп торалар.”