

Борай авылында урнашкан янгын-коткару бүлеге – чын профессионаллардан торган кечкенә коллектив. Биредә тәвәккәл, фидакарь кешеләр эшли, бүген алар халыкның иминлеге сагында торалар.
72нче санлы янгын сүндерү бүлеге начальнигы вазыйфасын Айрат Ибраһимов башкара.
– Хәзерге көндә штатта 30 кеше хезмәт куя, – дип сүзен башлады Айрат Ринат улы. – Барысы да квалификацияле коткаручылар, алар янгын сүндерү генә түгел, гадәттән тыш хәлләрне бетерү эше буенча да махсус өйрәнүләр узган кешеләр, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрендә коткару эшләрен дә башкаралар. Безнең янгын сүндерү бүлеге коллективы Борай районында килеп чыккан янгыннарны сүндерүдә катнаша. Күрше районнардан ярдәм сораучыларны да кире какмыйбыз, анда да чыгабыз. Шулай ук ЮХХДИ һәм ашыгыч ярдәм машинасы белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләренә дә барабыз. Гомумән, нинди генә хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын, безне чакыралар. Янгын бүлеге хезмәткәрләренең төп бурычы – һәрдаим тулы сугышчан әзерлектә булу. Нәкъ менә шуңа күрә дә бездә кисәтү эшләренә зур игътибар бирелә. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, еракта урнашкан авылларга барганда авырлыклар килеп чыгуы ихтимал. Юлларның начар булуы да комачаулый.
Бүгенге көндә янгын сүндерү постында яшьләр белән берлектә күп кенә хезмәт ветераннары эшли, алар бай тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләр белән теләп уртаклаша. Араларында намуслы хезмәте, вазыйфаларын бик яхшы башкарганнары да бар.
Районда статистикага кил-гәндә, быел дүрт ай эчендә тугыз янгын очрагы, бер үлем теркәлгән.
“Янгын сүндерүче нинди булырга тиеш?” – дигән сорауга “Физик яктан яхшы әзерлекле, чыдам, җаваплы”, – дип дәррәү җавап бирделәр янгын сүндерүчеләр.
Янгын сүндерүче һөнәре зур чыдамлык һәм һәрвакыт уяу булуны таләп итә. Теләсә кайсы вакытта борчулы сигнал килүе һәм, бер секундны да әрәм итми, анда барырга җыену һәм иң кыска юл белән янгын урынына барып җитү мөһим.
Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел дисәм, берәү дә каршы килмәс дип уйлыйм. Бу бит экстремаль шартларда эшләү һәм шул ук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен гаять зур җаваплылык тою да. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән «аҗдаһа» авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Бу эштә минутлар түгел, секундлар хәл итә.