

Беренче тапкыр Җир көне АКШта билгеләп үтелгән. Ул Кушма Штатларның сенаторы Гэйлорд Нельсон тарафыннан диспут-семинар буларак оештырылган. Бу 1970 елның 22 апреле булган. Һәм 1990 елдан бу дата Халыкара Җир көне буларак билгеләнеп, аңа 141 ил кушылса, 2009 елда Берләшкән Милләтләр оешмасы 22 апрельне Халыкара Җир-Ана көне дип игълан итә.
Календарьнең шушы датасы уңаеннан, Борай беренче урта мәктәбендә район күләмендәге интеллектуаль квест-уен оештырылды. Бу уен шулай ук мәктәптә узган химия-биология атналыгы чикләрендә, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Әлфия Сафина, мәктәпнең химия укытучысы Алсу Ямурова һәм биология укытучысы Фәнис Шәйхинуров инициативасы белән үткәрелде.
Квест-уенга район үзәгенең ике урта, гимназия, Ваныш-Алпавыт, Яңа Тазлар, Зур Бадрак һәм Кәшкәләү урта мәктәпләре укучылары җыелды. Чара башланганчы катнашучыларны һәм укытучыларны районның баш экологы Илфат Исламов һәм район мәгариф бүлегенең биология, химия фәннәре буенча методисты Ильмира Дәүләтҗанова сәламләде.
Уен биремнәре станцияләр буенча оештырылган иде. Укучылар “Яшь химик”, “Био”, “Сәяхәтчеләр”, “ЭкоАктивити”, “Галим песи”, “Атом”, “Астролаб” дип исемләнгән станцияләрдәге биремнәрне үтәде.
Квест ахырында жюри нәтиҗәләр чыгаргач, Борай авылының өченче урта мәктәбе командасы җиңүче булды. Икенче урынга гимназия һәм беренче урта мәктәпнең командалары чыкты. Номинацияләрдә призерлар булып Ваныш-Алпавыт, Яңа Тазлар, Зур Бадрак һәм Кәшкәләү авыллары мәктәпләре командалары билгеләнде.