

«Урал батыр» — эпосы башкорт халкының бөек комарткысы, ата-бабаларыбыз буыннан-буынга тапшырган бай хәзинә — халык авыз иҗатының соклангыч өлгесе. Ул үзенең борынгылыгы, күләме, эчтәлеге һәм әһәмияте ягыннан дөньяда билгеле башка бу жанр әсәрләре белән бер дәрәҗәдә тора. Эпоста халык асылы, тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык, якшы белән яман, туу, үлем һәм үлемсезлек кебек мәңгелек төшенчәләр үзенчәлекле итеп чагылдырылган.
Яңавыл шәһәренә районда узган конкурсның җиңүчеләре барды һәм алар зона этабында да сынатмады. “Ялгыз башкаручылар” номинациясендә “Йәйгор” икенче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Тимур Хәкимов (җитәкчесе А.Касимова) – өченче, Чалкак урта мәктәбенең 4 класс укучысы Гөлназ Мөнирова (җитәкчесе А.Мөнирова) һәм Борай өченче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Эльза Әхмәтханова (җитәкчесе З.Ягафәрова) беренче урыннарга лаек булды. Гөлназның эпосны төрле стильдә (хәтта рэп укыгандай) сөйләве, төрле рольләргә керүе башкалардан аерылып торса, Эльзаның 2670 юл ятлавы, аны югары осталыкта сөйләве жюрины һәм тамашачыларны шаккаттырды. “Сәхнәләштерү” номинациясендә катнашырга ике яшь категориясендә ике команда барып, икесе дә беренче урынны алуы да безнекеләрнең конкурска ныклы әзерләнүен дәлилли. Борай авылының беренче “Гүзәл” балалар бакчасының фольклор коллективының кечкенә артистлары Рәмил Гайсин, Адель Ахунов, Диана Камалова һәм Инсаф Мусин (җитәкчеләре Р.Камалова) эпостан өзекне бик матур итеп уйнадылар. Борай беренче урта мәктәп укучылары Алмаз Яхин, Роксана Ванарх, Азалия Вәлиева һәм Аделина Әхмәрова (җитәкчеләре А.Мостафина, В.Арсланова һәм Р.Усаева) жюрины оста уйнау белән генә түгел, костюмнарның үзенчәлекле булуы белән дә таң калдырды. Роксана Ванарх “Иң яхшы костюм” номинациясендә дә җиңүче дип табылды.