

Аның турында В.Фатыйхов гәзитнең 1970 ел 22 август 101 санында язган. Мәкаләнең исеме дә “Шофер Альмира”:
“Иртән һәм кич авышкач 36-52 БАН номерлы махсус сөт машинасы Борай май заводына юнәлә. Аны күрүчеләр күздән югалганчы карап “Ай кызы да, кызы, булдыра бит”, – дип калалар. Бу сүзләр машина руле артында утыручы Альмира Гайфуллинага карата әйтелә.
... Альмира бәләкәй чактан ук курчак белән уйнамады. Аның бөтен белгәне тимер-томыр булды. Әзрәк үсә төшкәч шоферлар, тракторчылар кырында чуалды.
– Монысы нәрсә, ә бу нигә кирәк? – дигән сораулар белән механизаторларның теңкәләре-нә тия торган иде. Ә инде берәрсе булышырга кушса, Альмира шатланып бетә алмады. “Үскәч шофер булам” дигән уй белән янды.
СССР министрлар Советы “Хатын-кызларны авыл хуҗалыгында квалификацияле хезмәттә катнашуга тагын да киңрәк җәлеп итү турындагы” карар кабул иткәч, аның шофер булу теләге икеләтә артты.
Тугызынчы классны тәмамлагач, Альмираның шоферлар курсына укырга китәм дигән хәбәренә өйдәгеләр каршы килделәр. “Ирләр эше бит ул”, – диделәр.
– Юк, хатын-кыз шоферлар, механизаторлар күп, мин дә шофер булам, – дип сүзендә торды.
Яңавыл автошколасының 31 группасындагы укучылар арасында Альмира бендән-бер кыз иде. Беренче көннән үк уку җиңел булмады. Аңардан егетләргә караганда да ныграк сорадылар. Үзе дә укытучыларга көннән-көн күбрәк сораулар бирде.
Уку тәмамланды һәм ул, III класслы шофер таныклыгы алгач, ышанмагандай, кат-кат укыды. “Альмира Гайфуллина III класслы шофер. Яңавыл автошколасы тарафыннан бирелде. Февраль. 1970 ел.”
Борайга ул, канатлы кош кебек, “очып” кайтты. Кайту белән Мәгъдән исемендәге колхоз председателе В. И. Галиев янына керде.
– Абый, мин шоферлар курсын бетердем, берәр машина булмас микән, – дип Вафи Инсафовичка таныклыгын бирде. Таныклыкны алгач, председатель бер Альмирага, бер таныклыкка карап, озак дәшми утырды.
– Укып бетердем дисең инде, ә? Булдырырсыңмы соң?
– Булдырыр өчен дә укыдым инде.
– Ярый, бүген-иртәгә генә машина юк, менә озакламый махсус машина кайтырга тиеш, шул синеке булыр.
Озак та үтми, колхозга сөт ташый торган машина кайтты. Икенче көнне үк Альмираны чакырып алып, машинаны аңа тапшырдылар һәм ул беренче санлы товарлыклы-сөтчелек фермасыннан сөт ташый башлады. Башка шоферлар иртәнге 7-8ләрдә эшкә килсә, аңа алардан да алдарак торырга кирәк. Чөнки савылган сөтнең сыйфатлы булуы аның да хезмәтенә бәйле.
– Ну, ничек кызым, буламы, – ди күргән саен колхоз председателе В.Галиев.
– Була, абый, өйрәндем инде, гаражда шоферлар да ярдәмләшәләр, механик Ранус абый да зур ярдәм күрсәтә, – ди елмаеп Альмира.
– Я, бар кызым, һәм машина кузгалып киткәч, “Була бит кызлар” дигән сыман башын чайкап озатып кала. Башлангыч булса, әйдәүчеләр күп була ул. Сеңелесе Флюра да шофер булам, ди. Авыл кызлары да мине өйрәт, мине өйрәт, диләр. Альмира аларның үтенечен кире какмый, аңлата, өйрәтә. Роза Камильянованың да шоферлар курсына китәргә җыенуы аңа тагын да дәрт өсти.
Юл буйлап сөт машинасы килә. Аның руле артында ВЛКСМ члены Альмира Гайфуллина.
Хәерле юл сиңа, Альмира!”