

1986 елның 26 апреленə каршы төндə реактор һəм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрəтə. Янгын калдыкларын чистарту һəм сүндерүдə дүрт меңгə якын кеше катнаша.
Безнең районнан да Чернобыль атом электр станциясендəге авария нəтиҗəлəрен ликвидациялəүдə 22 кеше катнашкан. Кызганычка каршы, елдан-ел аларның саны кими. Бүгенге көнгə тугызы безнең арада: Фидəвил Нуртдинов, Хөрмəт Əмиров, Фидат Гайнанов, Рəфəүз Шəйхиев, Мулламөхəммəт Минсабиров, Фларис Мəгъзүмов, Гаян Дəүлəтов, Əмир Сөлəйманов һəм район чернобыльчелəре оешмасын җитəклəгəн Роберт Гыйлемшин.
Бүгенге көндə чернобыльчелəр ничек яши? Моны белер өчен без район чернобыльчелəре оешмасын җитəклəгəн Роберт Мөхəмəтнур улы белəн очрашып сөйлəштек.
Роберт Гыйлемшин Чишмə - Борай авылында туган. Борай авылының икенче санлы гимназиясен тəмамлагач, армия сафларына алына. Хезмəтен Германиядə үтəп кайта. 1984 елда Агыйдел шəһəренə күченгəнче, Ленинград шəһəрендə һəм Казахстан республикасында эшли. Агыйделдə атом электростанциясенə шофер булып эшкə урнаша.
1986 елны Чернобыль атом электростанциясендə шартлау булгач, Агыйдел электростанциясеннəн киткəн төркемне алыштырырга дип Роберт Гыйлемшиннар төркеме юллана. Алар унбиш көн эчендə КамАЗда радиациялəнгəн грунтны чыгаралар, аның урынына коры катнашма илтеп, су белəн катырып куялар.
– Безгə йөклəтелгəн бурычны җиренə җиткереп үтəдек. Махсус саклагыч киемнəрдə, респираторларда көне буе эшли идек. Беренче мəллəрдə төшкə керə иде ул фаҗига. Салкын тирдə уяна идем. Тора-бара əзрəк тынычландым, лəкин ул көннəр мəңгегə хəтердə калачак, – ди Роберт абый.
Радиациянең зыянын ул Чернобыльдəн кайтканнан соң сизеп ала. Аңа кадəр сəламəтлеге белəн бəйле бер проблемасы булмаса да, кисəк кенə күз күреме начарлана, чəчлəре агара, йөзе җыерчыклана башлый. Табиблар исə сəбəбен əлеге һəлакəт белəн бəйлəп аңлата. Лəкин Роберт абый һəр көнгə куанып, шөкер итеп яши белə. Аның моңайган вакыты булмас, тирə-юнендəгелəргə ярдəм итеп яшəүне ул тормыш максаты итеп күрə.
Яңа Мостафа авылы кызы Əнифəне тормыш иптəше итеп сайлый Роберт Мөхəмəтнур улы. Бер кыз һəм бер ул тəрбиялəп үстереп, тормыш юлына аяк бастыралар. Бүгенге көндə дүрт оныкның казанышларына куанып яшилəр алар.
Чернобыльчелəр саны да көннəн-көн кими бара. Фаҗига, көчле нурланыш эзен салган. Лəкин Чернобыльдə булганнар бер-берсен онытмый, бакыйлыкка күчкəн иптəшлəренең каберлəрен зиярат кылалар. Радиацион авария һəм һəлакəтлəр корбаннарын искə алу өчен очрашуларга җыелалар, мəктəплəрдə дəреслəрдə катнашалар.