

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ял көннәре 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итәчәк. 1 май – бәйрәм көне быел җомгага туры килә, шуңа күрә ул рәсми ял көне булып санала, ә аннары шимбә һәм якшәмбе – 2 һәм 3 май көннәре дә ялга туры килә. Җиңү көне – 9 май – быел шимбәгә туры килү сәбәпле, ял көннәрен күчерү кагыйдәләре буенча, өстәмә ял көне дүшәмбегә – 11 майга күчерелә. Нәтиҗәдә, Җиңү көне бәйрәмендә дә өч көн ял итәчәкбез: 9 майдан 11 майга кадәр.
Бәйрәм алды көннәре – 30 апрель һәм 8 май – кыскартылган эш көннәре саналачак.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый кыска май яллары соңгы биш елда күзә-телмәгән. Бу бәйрәм көннәренең эш атнасына туры килү үзенчәлекләре белән бәйле.
Май аенда республика халкын тагын бер ял көне көтә. Ул мөселманнарның дини бәйрәме – Корбан бәйрәме уңаеннан 27 майга туры килә.