Каенлык авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын инде 18 ел Марат Фазлыев йөгәнли. Бер карауда, биләмә башлыгының эше җиңел кебек. Ә төшенә башласаң, аңа йөкләтелгән бурычларның хисабы юк. Халык белән уртак тел дә табып эшләргә, район хакимиятенә дә буйсынырга кирәк. Халык белән эшләү, җитәкчелек итү беркайчан да җиңел булмаган. Ә бүгенге хәбәрдарлык, хокукый үзгәреш чорында җитәкче кешегә белемле, көчле оештыручы, оста психолог һәм идарәче булу өстенә башка бик күп сәләтләргә ия булырга кирәк.
Марат Мансур улы Сәетбай авылында туып-үсә. Хезмәт юлын “Искра” хуҗалыгында хисапчы булып башлый. Башкорт дәүләт аграр университетында агрономга укып чыгып, шул белгечлеге белән колхозда эшләвен дәвам итә. Аннары Каенлык урта мәктәбенә укытучы булып урнаша. Бөре педагогия институтының биология-химия факультетын читтән торып тәмамлый. 2008 елдан ул – Каенлык авыл биләмәсе башлыгы.
Аның “уң кулы” – эшләр белән идарә итүче Эльмира Ганиева. Ул проблемаларны бүлми – аның өчен ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать иткән һәр кешенең язмышы мөһим. Бу җиңел түгел, әмма башкача эшли алмый, эшләргә дә теләми ул. Бу вазыйфасы таләп иткәнгә генә түгел, үзе шундый кеше: игелекле, ярдәмчел, битарафлыкка юл куймый.
Эльмира Мөдәрис кызы – Яңа Бикмәт авылы кызы. Сәетбай егете Фәзнәвигә кияүгә чыгып, кияүнең туган ягына килен булып төшә. Унбер елдан артык эшләр белән идарә итүче булып эшли ул. Эльмира ханым һәрбер мөрәҗәгать иткән кешегә ярдәм итәргә ашыга, күпбалалы гаиләләргә, өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аерым игътибар бирергә омтыла. Гражданнар мөрәҗәгать иткән һәр хәл белән ул тулысынча танышып, эшнең асылына төшенеп башкара.
Беренче категория белгече Ләйсән Кашапова күптән түгел генә эшкә урнашса да, үз бурычын намус белән башкара.
“Эльмира Мөдәрис кызы һәм Ләйсән Мәгънәви кызы белән эшләве рәхәт, аларның хезмәт тәҗрибәсеннән башка эшләве авыр булыр иде, алар минем уң кулым, барысына да ярдәм итәләр”, – дип билгели биләмә башлыгы Марат Мансур улы.
Биләмә хакимиятендә чис-талык өчен Зимфера Низамутдинова җаваплы. Хезмәт-тәшләре эшкә килүгә чиста һәм пөхтә кабинетлар көтеп ала.
Сәетбай егете Булат Гаделшин 12 елдан артык Каенлык биләмәсендә шофер булып эшли. Сайлаган һөнәренә тугры булып, эшен чын күңелдән тырышып һәм яратып башкара ул. Биләмәдә шартнамә нигезендә тракторчы булып Фәдис Закир-җанов эшли. Кышын биләмә урамнарын кардан арындыра, җәен юл читләрендәге чүп үләннәрен чаба, өмәләрдә катнаша.
Биләмә башлыгының иң зур ярдәмчеләре – авыл депутатлары һәм старосталары.
Азат Әхмәдиев – өч тапкыр сайланган депутат. Аның карамагында – авыл халкы белән эш итү.
Колай авылында яшәү-че Финә һәм Динарис Сәет-галиевлар үз авылы өчен җан атып торалар. Берсе – староста, икенчесе – авыл депутаты. Үзләренең төп эшләреннән кала, авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгырталар.
Каенлык авыл биләмәсе хакимиятенең әле бу бер өлеше генә. Һәр авылда үз депутаты, үз старостасы актив эшләп килә. Аларның барысын Марат Мансур улы мактап телгә алды.
Урындагы үзидарә – ул барыннан да элек халыкның көче, бердәмлеге һәм үз проблемаларын хәл итүдә актив катнашуы. Бердәмлек белән генә авылларны тагын да матуррак һәм уңайлырак итеп була. Бердәм, тату булсалар гына, биләмә халкын бер зур гаилә белән чагыштырырга мөмкин.