Җәмгыять
16 Апреля , 11:31

“Хәвефсезлек мәктәбе” әгъзалары рәтенә кертү тантанасы үтте

Бүген, 16 апрель көнне, беренче тапкыр «Гүзәл» беренче санлы  балалар бакчасында  әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчерен “Хәвефсезлек мәктәбе” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары рәтенә кертү тантанасы үтте. 

“Хәвефсезлек мәктәбе” әгъзалары рәтенә кертү тантанасы үтте“Хәвефсезлек мәктәбе” әгъзалары рәтенә кертү тантанасы үтте
“Хәвефсезлек мәктәбе” әгъзалары рәтенә кертү тантанасы үтте

 

Бу киләчәктә балалар өчен хәвефсезлек буенча дәресләр узачак дигәнне аңлата. Бу мөһим вакыйга балаларның иминлек культурасын формалаштыруда яңа этап булачак. Программа мәктәпкәчә яшьтәге балаларны имин тормыш эшчәнлеге нигезләренә өйрәтүгә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм үз-үзеңне саклау күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Чарада “Хәвефсезлек мәктәбе”нең Борай районы буенча бүлекчә җитәкчесе Раил Хаҗиев  һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Ралия Рахимҗанова катнашты. Алар балаларга кыю, җитез кызлар һәм малайлар булып үсүләрен теләделәр.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас