Җәмгыять
16 апрель , 03:02

71. Дамир Габделәхәтов

“Алга”ның 95 герое рубрикасында район тарихын салган, төрле тармак үсешенә үз өлешен керткән барлык һөнәр иясен дә күрсәтәсе килә. Чираттагысы – киномеханик Дамир Габделәхәтов. Аның турында басманы “Алга”ның 1970 ел 18 июнь 73 санында “Дамир уңган киномеханик” исеме астында таптым. Мәкаләнең авторы Әнисә Нурова

71. Дамир Габделәхәтов71. Дамир Габделәхәтов
71. Дамир Габделәхәтов


“Дамир кечкенә вакытыннан ук кино карау белән нык кызыксына иде. Авылга кино килү хәбәрен, күбесенчә, беренчеләрдән булып ул ишетә. Күп вакыт кино турындагы хәбәрне иптәшләренә җиткереп, аларны да шатландырырга ярата. Кино карыйсы көнне Дамир, ничектер үзендә куаныч сизә, бу көнне ул ниндидер бәйрәм шикелле тоя иде.
Шуңа күрә Дамир Габделәхәтов киномеханик профессиясен сайлады да. Киномеханик хезмәтен ул 1957 елда Бохара шәһәрендә башлады, ә 1958 елда Борай район киночелтәрендә шул эшен дәвам итте. Башта ул күчмә киноустановкаларда эшләде.
1961-64 елларда Совет Армиясендә хезмәт итте. Монда да ул үзен сәләтле, тырыш киномеханик итеп танытты. 1964 елдан Дамир Габделәхәтов Шилек һәм Таңатар авыллары халкын хезмәтләндерә. Дамир үз хезмәтен яратып, сөеп башкара. Кино булу турындагы игъланнарны ул алдан куя, сеансларны нәкъ вакытында башлый, тамашачыларга хөрмәт белән карый, кино күрсәтү буенча кагыйдәләрнең үзе тарафыннан да бозылуына юл куймый.
Дамир абыйсын кечкенәләр өчен булган кинокартиналарны демонстрацияләүгә дә нык игътибар итә. Киносеансларның эчтәлеген аңлау өчен тамашачыларның тыныч, игътибарлы утыруларын таләп итә ул.
Нигә шулай булмасын. Элекке вакытлардагы кебек киномеханикка малайларның баш киемнәрен җыеп алып, аларны чират белән, маңгай тирләре бәреп чыкканчы, движок әйләндерәсе бармыни? Юк инде хәзер, андый заманнар артта калды. Хәзер малайлар да: “Абый, минем дә бүрекне ал әле, мин дә әйләндерәм дип, яки абый, бүгенгә генә бушка керт әле”, – дип тормыйлар.
Дамир Габделәхәтов квартал һәм еллык планнарын һәрвакыт 150-200 процентка үти. 1970 ел өчен еллык планны үтәүгә иреште дә инде. Еллык тулай җыем планы 1650 сум булып, ул аны июнь аена 1956 сумга җиткереп үтәде.
Хезмәте булгач хөрмәте дә бар. Дамир Габделәхәтовның исеме райо-ныбызның алдынгы кешеләре белән рәттән районның Почет тактасында”.
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, “Алга”ның 72нче герое белән таныштырып үттек. Кызганычка каршы, барлык геройларның да язмышын белешеп, туганнарын табып булмый. Әгәр, Дамир Габделәхәтов белән Фәнил Имамов турында белүчеләр, 

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас