Җәмгыять
16 апрель , 02:58

70. Фәнил Имамов

“Алга”ның 95 герое рубрикасын дәвам итеп, чираттагы 70нче героебыз белән танышытып үтәбез. Ул – Фәнил Имамов. Аның турында мәкалә гәзитнең 1970 ел 30 май 65 санында басылган. Мәкаләнең авторы – М.Каюмов.

70. Фәнил Имамов70. Фәнил Имамов
70. Фәнил Имамов


“Саимә апа әле бер, әле икенче тәрәзә янына барды. Улы нигә соңлады соң бүген? Әллә бер-бер хәл булдымы? Ана күңелен бихисап сораулар борчыды. Башка чакта ул кояш бераз күтәрелүгә кайта торган иде.
Менә ана Әҗәк авылы ягыннан кайтучы Фәнилне күреп калды һәм җилт-җилт атлап аның каршысына чыкты.
– Балам, бик озак йө-редең, – диде ул.
Фәнил әнисенең соравын җавапсыз кына калдырырга уйлаган иде дә, сүз катмый тыела алмады.
– Чәчү вакытында тракторны карамый гына алмашчыга тапшыруы кыен, шуңа азрак тоткарланырга туры килде, – диде.
Фәнил 9 классны тә-мамлады да колхозда эшли башлады. Төрле эшләрдә йөреде. Кайда гына җибәрсәләр дә көчен кызганмады, тырышты. Шуңа аны колхоз идарәсендә дә тиз күреп алдылар.
Беркөнне аны председатель чакырып хәл-әхвәл, семья хәлен сорашты. Киләчәккә нинди планнар коруы белән кызыксынды. Акрын-акрын колхозга механизаторлар җитмәвен дә әйтеп салды. Тракторчылар курсына барырга тәкъдим итте. Фәнил күп уйлап тормады, ризалык белдерде. Ә берничә көннән ул “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе каршында оештырылган курста иде инде.
Фәнил Имамов бик тырышты. Материалны җентекләп өйрәнде, төннәр буе дәреслекләр өстендә утырды. Бер генә нәрсәне дә игътибардан читтә калдырмады. Аның шулкадәр бирелеп укуына күпләр сокландылар. Ә кайберәүләрнең ярдәм сораган чаклары да булгалады. Фәнил иптәшләренең үтенечен бервакытта да кире какмады. Белгәннәрен өйрәтте, төшендерде.
Дәресләрне әйбәт үзләштергәч Имамов практиканы да уңышлы үтте. Аннары С-80 тракторында эшли башлады. Бераздан аңа Т-4 тракторын сынарга куштылар. Безнең якларда әле “Алтай”ны эшләтүче юк иде. Мондый техникага беренче тапкыр гына утырса да, Фәнил сынатмады. Бөтен белемен һәм көчен бирде. Шуңа күрә тиз арада алдынгылар сафына чыкты.
Колхоз правлениесе һәм партия оешмасы Фәнилнең тырышлыгын әйбәт бәяли. Бәйрәмнәрдә Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр бирә.
– Безнең Фәнил бик уңган ул, – диләр октябрь-лылар. – Аның кебек егет-ләргә менә дигән техниканы да ышанып тапшырып була.
Ә Фәнил колхоздаш-ларының ышанычын ак-лый. Май аенда гына ул 240 гектарда ике эздән дым каплады, 616 гектарны культивацияләде. Хәзер пар сөрә”.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас