

“Күптән түгел Каенлык сигезъеллык мәктәбе укучысы Шәрифулла Кәбиров күрше авылдан кайтып килгәндә колхозның май заводы урнашкан бинаның тәрәзәләреннән төтен чыгуын күреп кала. Төтен морҗадан түгел, ә тәрәзәдән чыгуы Шәрифулланың күңеленә шом сала. Тәрәзәдән барып караса мич алдына өеп куелган утыннарга ут кабып, йортның эче яна башлаган икән. Ишек йозак белән тыштан бикле, кычкырып ярдәмгә кешеләр җыйганчы ут көчәячәк.
Шәрифулла күп уйлап тормый, тыштан бер тәрәзәне ала һәм утны сүндерә. Шулай итеп, ул үзенең кыюлыгы нәтиҗәсендә колхозның байлыгын саклап алып калды.”