Җәмгыять
13 Апреля , 06:24

68. Рәсмия Яруллина

“Алга”ның 68нче герое – Мулла авылы фельдшеры Рәсмия Яруллина. Аның турында мәкалә гәзитнең 1966 елның 14 сентябрь 110 санында бастырылган. Авторы – Р.Йосыпов.

68. Рәсмия Яруллина68. Рәсмия Яруллина
68. Рәсмия Яруллина

“Хезмәт кешеләренең медицина работникларына мөрә-җәгать итмәгәне, аларга күрен-мәгәне бик сирәктер. Врачлар, фельдшерлар һәм башкалар аларның сәламәтлеген саклау өчен бөтен белемнәрен, көчләрен кызганмыйлар. Тәүлекнең нинди чагы булуына карамастан ярдәм итәләр. Әйе, медицина работникларының эше больница яки медпункт стеналары арасында эшләү белән генә чикләнми. Алар тәрбияче дә, лектор да, агитатор һәм пропагандист та. Шуңа күрә халкыбызның тазалыгы файдасына хезмәт итүчеләргә ихтирам һәм мәхәббәт зур.
Менә Мулла авылы фельдшерлык пункты мөдире Яруллина апа. Ул хәзер шушы эшендә 15 ел эшли.
– Әле дә хәтеремдә, – дип сөйли ул, – бу участокка яңа гына килгәч тә финагент эшләгән бинадан бер кечкенә бүлмә бирделәр. Медицина ярдәменә мохтаҗлык зур иде ул чак. Балалар төрле йогышлы авырулар белән әледән-әле авырдылар. Трахома белән авыручы кешеләр дә байтак иде. Миңа беренче көннән үк җиң сызганып эшләргә туры килде. Кулдан килгәннең барысын да кулландык. Кайберләрен Борай больницасына җибәреп дәвалау чарасын күрдек. Эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә яхшы булды. Хәзер берничә ел инде трахома кебек йогышлы чирләр күренгәне юк. Эш планлы рәвештә алып барыла. Ул ай башыннан ук төзелә һәм күрсәтелгән вакытта үтәлә. Колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасында санитария журналы алып барыла һәм савучыларга ай саен осмотр үткәрелеп, һәрберсенең санитар карточкаларына языла.
Мәктәп балалары да күз уңыннан төшерелми. Аларга теге яки бу авыруга каршы прививкалар ясала.
Рәсмия Яруллина участокта үткәрелгән мондый эшләр белән генә чикләнми. Каты авыруларга, бәла-казаларга дучар булучыларга ашыгыч ярдәм күрсәтергә дә туры килә аңа. Участокта бала тудыру йорты юклыктан, үз йортларында да бала тудыру очраклары булгалый.
... 28 август төнендә Рәсмия апаны ашыгыч чакырдылар. Төн караңгы, тышта көчле яңгыр ява. Гаязова Рабига балага чирләгән. Вакытны озакка сузарга ярамый. Һәр минут ана белән баланың гомерен хәл итә. Рәсмия апа, кирәкле даруларын тиз генә сумкасына тутырды да, авыруның өенә юнәлде. Чыннан да Гаязова Рабига авыр хәлдә иде. Фельдшер Рәсмиянең килүе бик вакытлы булды. Ул эш өстендә төннең узганын да сизмәде. Ә иртәнгесен исән котылган ана авыл фельдшерына: “Рәхмәт, Рәсмия!”, диде.
Рәсмия авыл халкы алдында да зур ихтирамга лаеклы. Ул медицина темаларына лекцияләр укый. “Санбюллетень” чыгара, төрле йогышлы авыруларны булдырмау өчен алдан пропаганда эшләре алып бара.
Аның мондый тырыш хезмәтен район больницасы администрациясе һәм район Советы башкарма комитеты да зур бәяли. Халыкара хатын-кызлар көне 8 мартта, медицина работниклары көнендә аңа почет грамоталары һәм акчалата бүләк бирелде.
Ул фельдшерлык пункты мө-диренең рухына канат куйды, аңа яңа көч бирде, йөрәгендә бетмәс-төкәнмәс дәрт уятты. Шуңа күрә кешеләрнең сә-ламәтлеген саклауга гомерен баглаган Рәсмия Яруллина тагын да тырышыбрак эшли башлады.”

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас