Җәмгыять
8 Апреля , 04:21

Рәхмәт сиңа, Укытучым

Гомеремнең тәүге язларыннан,Әткәм-әнкәм белән янәшә,Берәү яши һаман күңелемдә,Үткәннәрдән кайтып эндәшә.Укытучы! Нинди горур исем! «Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә», – дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев. Укытучы – дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул.

Рәхмәт сиңа, УкытучымРәхмәт сиңа, Укытучым
Рәхмәт сиңа, Укытучым

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә укытучы атлый.
Бүгенге язмам 9 апрельдә үзенең 90 яшен каршылаучы укытучым гына түгел, сыйныф җитәкчем, киләчәккә юл күрсәтүчем, киңәшчем, сердәшчем Динә Хәкимҗан (Хәким) кызы турында.
Динә апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башланганда аңа бары 5 яшь була. Сугышның беренче көннәреннән үк гаилә башлыгы Хәкимҗан белән зур абыйсы Катифҗан илне сакларга чакырылалар. Әтиләре 1943 елның декабрь аенда сугышта югалып калгач, 5 бала мәктәптә җыештыручы булып эшләгән әниләре карамагында калалар. Ач, ялангач, суык өйдә көн күрүләр башлана. Азакы көрчекләргә җиттек дигәндә мәрхәмәтле мәктәп директоры Кавый абый өйләрен бикләтеп, мәктәпнең бер почмагына сыендыра аларны. Кыш үтү белән директор үз куллары белән Флүрә һәм Динәне С.Хадыев җитәкләгән Түбән Кыйгы балалар йортына илтеп тапшыра. Аларны биергә, җырларга өйрәткән тәрбиячеләр Шәүлә Хадыева һәм Зәйтүнә Гыйльманова-Гималоваларны гомер буе йөрәк түрендә йөртә ул. Бәхетләренә, 1947 елны абыйлары сугыштан исән-сау йөреп кайтып кызларны үз карамагына ала. 1954 елда Югары Кыйгы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Мәсәгут педагогия уку йортының физика-математика факультетына укырга керә Динә апа (бу азакы чыгарылыш була). Нуриман районының Укарлы тулы булмаган урта мәктәбендә эшләгәндә дә ул үз-үзеннән канәгатьлек тапмый. Алдына куйган олы максаты аны Бөре шәһәрендәге педагогия институтының математика факультетына алып килә. Студент елларында булачак тормыш иптәше Мөхәмәтдинов Риф белән танышып, кулга кул тотынышып, Борай районына эшкә киләләр.
Зур Бадрак урта мәктәбендә Риф Малик улына дәресләр алып бару белән беррәттән уку-укыту бүлеге мөдире эшен дә йөклиләр, ә Динә Хәкимҗан кызы бөтен күңелен биреп укучыларга математика серләрен ача. Ул укыткан укучылар илебезнең төрле тармакларында хезмәт итте һәм итә. Алар арасында математиклар, инженерлар. Мисал өчен генә: А. Газизов – авиация инженеры, Х. Газизов – техник кандидат, Р. Сәмигуллин, М. Ягафәров – очучылар һәм бик күп башкалар.
Динә апа укытучы апа гына түгел, безнең 4 сыйныфтан 10 сыйныфка кадәр сыйныф җитәкчебез дә булды. Сыйныф җитәкчесе буларак, киңәшчебез, ярдәмчебез дә була белде ул. Мәктәптән соң уңышларга ирешү юлларын күрсәтмәде, шул ук вакытта бу юлларга юнәлеш барлыгын әйтте. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. «Әгәр максатны сезгә мин әйтәм икән, бу – минем максат, минем юлым, ә сез үз юлыгыз өчен максатны үзегез билгеләргә тиеш», – дип аңлатты ул безгә.
Сыйныф бүлмәсенә үзенә бик тә килешле костюмын кигән, кулларына бер кочак дәфтәрләр күтәргән укытучым килеп керә иде. Без, 26 бала, бүген кемне тактага чакырыр икән дип аңа төбәлә идек. Динә апа һәрберебезгә күз йөгертеп, кемнең бүген дәрескә әзер түгеллеген аңлап, шул укучыны такта алдына чыгара, ул укучы дәрестән соң каласы килмәсә, бу теманы такта алдында аңлап калырга тырышып урынына утыра иде.
Укытучы булу өчен белем генә җитми, талант, тумыштан килгән сәләт тә кирәк. Даими рәвештә яңалык белән танышып бару, булганына канәгать булып туктап калмыйча, тырышлыкны киметмичә, замана белән бергә атлау да кирәк. Нәкъ шундый булды Динә Хәкимҗан кызы. Җыр-бию ярышларында гел беренче булып бару, безнең кичке сәгать 8ләргә кадәр мәктәптә репетиция үткәрүнең нәтиҗәсе булды. Ә өйдә өстәлдә өелеп күпме дәфтәр тикшерү көткәнен язып торасы бармы икән? Ул вакытларда мәктәпләрдә укучылар күпме укучы булганын бу язманы укыган кешегә аңлатып тору да кирәкмидер. Авыл җирендәге дөнья мәшәкатьләрен әйтеп торасы да юк.
Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче, тырыш, акыллы тормыш иптәше Риф Малик улы белән бергә йорт салып кереп өч малай үстерделәр. «Ныклы гаилә – ил терәге» дигән сүзләрне алар исбатлады. Риф абый, уллары Илшат, Марат, Азат аңа ныклы терәк булдылар. Тормыш гел шатлыклардан гына тормый шул. 1989 елда гомер иткән тормыш иптәше – Риф абыйны югалту ачысы да читләп үтмәде Динә апаны. Бу кайгыны бик авыр кичерсә дә, бирешмәде ул. Вакыт арбасы үз агымы белән бара да бара бит ул.
Җәмәгать эшләрен дә һич авырсынмыйча башкарды Динә апа. Мәктәптә барлык класслар өчен математика түгәрәге алып барды, район математика укытучыларының методик оешма җитәкчесе була. Берничә тапкыр халык суды утырышы әгъзасы, Борай районы һәм БАССРның өлкә комитетына депутатларның ышанычлы кешесе булып сайлана.
Укучылар (шул исәптән укучыларның ел саен республика күләмендә үткән олимпиадада призлы урыннар алуы), халык өчен тырышып эшләгәне өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Үзе эшләгән чорда Зур Бадрак урта мәктәбенең 1972 елгы чыгарылыш сыйныфы математикадан иң көчле сыйныф булды, дип искә ала Динә апа. Аның эше турында район гәзитендә бик күп мәкаләләр чыга. Педагогик эшенең төп нәтиҗәсе Динә Хакимҗан кызының РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүе һәм аңа «Өлкән укытучы» исеме бирелү була. 1993нче елның августында Зур Бадрак урта мәктәбеннән лаеклы ялга чыкты Динә Хәкимҗан кызы.
Иң олы улы Илшат Көньяк Урал дәүләт университетының архитектура-төзелеш факультетын тәмамлаганнан соң хезмәтен нефть-газ сәнәгатенә багышлый. Бик күп еллар җитәкче вазыйфаларын башкарып пенсиягә чыга. Уртанчы улы Марат белән кече улы Азат авыл хужалыгы югары уку йортының урман хуҗалыгы бүлеген тәмамлыйлар. Хезмәт юлы Маратны «Таркус» нефть компаниясенә алып килә, инженер-геодезист булып эшли. Кече улы Азат урман хужалыгында көчен сала. Кызганычка каршы, Марат белән Азатның гомер юллары бик кыска була, Динә апага оныклар калдырып якты дөнья белән бик иртә хушлашалар.
Олы җанлы булуына, сабырлыгына, тапкырлыгына, үз эшенә бирелгәнлегенә, һәрбер укучыны баласы кебек якын күрүенә сокланмый калу мөмкин түгел иде аның. Кешеләрдә һәрчак яхшы якны гына күрә белгән, янәшәдәгеләр өчен изгелекләр генә эшләргә әзер торучы кеше күңеле һәм йөрәге белән тынгы белмидер инде. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ул терекөмеш бөртегедәй гел хәрәкәттә, олы улы Илшатның ярдәмен тоеп, кош-корт асрап, туган авылы Югары Кыйгыда яши. 90 яшьлек юбилеен киң колач белән каршылаган көннәрдә әле ул укытучының мәңге яшь сабый булуын тагын бер раслады. Күңеле белән яшь калган кешедә балаларга хас самимилек югалмый шул. Мәктәп укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә, читтән торып укучыларга математикадан мәсьәләләр чишәргә булыша.
Динә Хәкимҗан кызына “Менә ул – чын укытучы!” диярлек. Гомере буе аңа рәхмәт укырлык, сагынып искә төшерерлек остазыбыз булды. Мәктәп бусагасын атлап чыгуыбызга да 49 ел. Андый остазлар күңел түрендә саклана, аның белән бәйле рәхәт мизгелләр гомер буе җанга бер җылылык биреп тора. Зур ихтирамга, олы хөрмәткә лаек укытучыбыз! Язмам аша Сезгә чиксез рәхмәтләребезне ирештерәсем килә. Сез – чын мөгаллим!
Алтын яфрак коела, гомер көзе,
Узган сукмаклардан атлыйбыз.
Укытучым, бүген чын йөрәктән
Бәйрәмегез белән котлыйбыз!
(Материалларның күбесе Кыйгы районы «Ветеран» газетасыннан алынды.)

Зур Бадрак авылы. 2026 ел.

Автор:1977 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән, Ләлә Исламова (Сафиуллина).
Читайте нас