Җәмгыять
8 апрель , 10:25

Гаиләм – гомер учагы

Гаилә – һәр кешегә кирәкле җылы учак ул.

Гаиләм – гомер учагыГаиләм – гомер учагы
Гаиләм – гомер учагы

Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Чыннан да, гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр һәр кешедә соклану уята. Борай авылы клубында узган “Гаиләм – гомер учагы” бәйрәм чарасы да әнә шуны исбатлады. Концерт-тамашаның нигезенә дә нәкъ менә шушы эчтәлек салынган иде. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән буыннан-буынга күчеп килүче мәкаль бүген дә актуаль: гаиләдә кешенең киләчәгенә нигез салына. Концерт барышында сәхнәгә күтәрелгән һәр гаиләнең осталыгын, бердәмлеген һәм бер-берсенә хөрмәтен, яратуын күрергә мөмкин иде. Концерт гаиләнең бөтенлеген тасвирлаучы Земфира һәм Владислав Мөфтиевларның бердәмлек тудыру мизгеленнән башланды. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә көчле һәм тагын да бердәм булыр. Күпбалалы ана Инна Красильникова да үзенең кызлары белән чыгыш ясавы әлеге чараның әһәмиятен күтәрде. Гаиләне – баласыз, баланы гаиләсез күз алдына да китереп булмый. Шушы сүзләрне берничә буын вәкилен берләштергән Нуртдиновлар гаиләсе чыгышында ачык чагылды. Шушы клубның балкып торучы сәхнә йолдызы, сәнгать җитәкчесе Фаягөл Таһирова гармунчы тормыш иптәше Филгать белән чыгыш ясаулары тамашачы күңеленә хуш килде. Ә Шабай авылыннан Эльвира һәм Шамил Батталовларның чыгышында гаилә – иң зур байлык һәм пар канатлы булып яшәү шатлык билгесе икәне ачык чагылды. Ерак араны якынайтып килгән кунаклар Вәсилә һәм Илнур Хәбибрахмановларның җыр-моң күчтәнәчләрен дә Борай тамашачысы җылы кабул итте.
Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы уңаеннан оештырылган концерт программасында Мөфтиевлар, Батталовлар, Таһировлар, Красильниковлар, Нуртдиновлар һәм Аскын районы Казанчы авылыннан Хәбибрахмановлар уңышлы чыгыш ясап, җыр-моң дәрьясы белән тамашачылар күңеленә үтеп керделәр. Уйлап карасаң, районыбызның төрле авылларында яшәүче гаиләләр арасында күпме талант ияләре яши. Алар ныклы гаиләләрендә сәхнәдә сыман җырлап, биеп кенә яшиләр. Сәнгатькә гашыйк гаиләләр өчен оештырылган концертта Лиана Сәхапова, Ләйсән Миңнуллина, Рүзилә Мифтахова, Ләйсән Муллагалиева, Илдар Гайнетдинов, Илшат Йөзлекәевларның чыгышлары да чараны ямьләде.

Гаиләм – гомер учагы
Гаиләм – гомер учагы
Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас