Җәмгыять
8 Апреля , 07:02

Депутат борайлыларны кабул итте

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Илшат Әгъзам улы Вазигатов гражданнарны борчыган сораулар белән еш кабул итә. Чираттагысы бүген,  8 апрель көнне, Борай районы хакимияте бинасында үтте.

Депутат борайлыларны кабул иттеДепутат борайлыларны кабул итте
Депутат борайлыларны кабул итте

 

Кабул итүгә язылучылар депутатка үзләрен борчыган проблемалар хакында белдерделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Мәсьәләләр авылларда газ булмавына, юлларның начарлыгына, күпфатирлы йортларны карап тоту һәм башкаларга кагылды.

Илшат Әгъзам улы очрашуга килгән гражданнарның һәммәсе белән ихлас аралашты. Бер генә мөрәҗәгать игътибардан читтә калмады, депутат тиешле инстанцияләр белән берлектә һәр мәсьәләне өйрәнеп хәл итәргә тырышачагын әйтте. Сораулар барысы да язып барылды, булган документларның күчермәләре алынды.

Мөрәҗәгать итүчеләрдә, депутат белән сөйләшкәч, борчыган сорауларының уңай хәл ителүенә өмет, ышаныч уянды.

Илшат Әгъзам улы  үз чиратында, халыкның актив гражданлык позициясен билгеләп үтте: “Сезнең инициатива һәм үҗәтлек аркасында, хәл ителми торган күп кенә проблемаларны без бергәләп хәл итә алабыз. Мин беләм, бездә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Без хезмәттәшлек итә башлаганга күрә, кайбер проблемаларны хәл иттек, сездән сигнал һәм яңа мөрәҗәгатьләр көтәбез”.

Депутат борайлыларны кабул итте
Депутат борайлыларны кабул итте
Депутат борайлыларны кабул итте
Депутат борайлыларны кабул итте
Депутат борайлыларны кабул итте
Депутат борайлыларны кабул итте
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас