Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель , 15:10

Мөлаем елмаючы әби

Кечкенә буйлы, мөлаем елмаючы әбигә карап, аңа 88 яшь бирүе авыр. Әбинең хәрәкәтләре җитез, аның нурлы күзләре шатлыклы елмая. Сүзем дөньяның ачысын-төчесен татып, балачагы ачлык һәм сугыш елларында үткән, Ватан язмышын кечкенә җилкәсендә күтәргән, хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы, Борай авылында яшәүче Роза Фатыйхова турында.

Мөлаем елмаючы әби
Мөлаем елмаючы әби


Роза Фатыйх кызы Аскын районының Янкисәк авылында 1938 елның май аенда туа. Сугыш туктарга дүрт ай калгач, әтиләренең хәбәрсез югалган дигән хаты килә.
– Әнкәй эштән кайтты, ишегалдында чабатасын сүтеп утыра. Кулында – хат. Әй елый инде шунда. Ния елый икән инде, дип уйлыйм. Бик аңлап та җиткермәгәнмендер инде. Соңрак, берничә ел үткәч, әти җибәргән хатны укыдым. “Фәридә, кара урман янында өй бурасы калды. Никадәр авыр булса да, шуны кайтарып, йорт итеп салып чыгыгыз”, – дигән сүзләр бар иде анда. Сугышка китәр алдыннан шул бураны эшләтеп калдырган булган әти. Ул вакытта авылга эшчеләр килгән иде. Әнием аларны яллап, теге бураны кайтартты. Бүрәнәләре берничә ел ихатада яттылар. Соңрак кына әкренләп, бураны күтәреп куйдылар, йорт салып чыктык, – дип искә ала ул елларны Роза әби.
Мәкаләбез герое әйтүенчә, ул Янкисәк авылының мәктәбендә дүрт ел укыгач, егылып имгәнә. Әнисе: “Балам, укырга кирәк сиңа, укыган кеше генә кеше була”, – дип әйтә торган була. Аксап булса да, Казанчы авылы мәктәбенә йөреп укый Роза. Интернатта яши. Атна саен ялга кайтып, әнисенә булыша. Унынчы сыйныфны тәмамлап, Ярма-Ялан авылында клуб мөдире булып эшкә урнаша кызыкай. Анда акча туплап, Бөре шәһәренә тегүчегә укырга юл тота Роза. Өч ел укып, кулына белгечлек алып чыга. Абыйсының танышы Кашка авылы мәктәбендә директор була. Аның үгете белән, Роза да шул мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша. Ана теленнән алты ел укыткач, аны интернатка тәрбияче итеп күчерәләр. Бу вазыйфада егерме елга якын эшли ул.
– Беренче эшләгән елны 94 бала булды. Төрле яшьтә, төрле холыклы иде һәрберсе. Аларга алымнар табып, эшләп киттем шунда. Иртәнге сәгать җидедә балаларны уятам, зарядка ясатам да, ашханәгә алып китәм. Ашагач, балалар укырга китә, ә мин интернатны бикләп, өйгә кайтам. Кичен эшкә алтыда барам. Ашатам, дәресләр әзерлибез, сөйләшәбез. Кемнәр нинди билге алганын сөйлиләр иде алар. Сәгать унберләрдә йокларга яталар. Төнге тәрбияче килгәч, мин кайтып китәм. Шулай итеп, күз ачып йомганчы, егерме елга якын вакыт үтеп тә киткән бит, – ди әбекәй.
Аскын авылына күченеп, биш ел һөнәри техникумның тулай торагында комендант булып эшли Роза Фатыйх кызы. Монда да ул балалар арасында кайный.
Кашка авылы егете Фәүхәт белән кавышып, ике бала үстерәләр. Кызганычка каршы, уллары Марат фаҗигале вафат була. Кызлары Фәнисә Янкисәк мәктәбенең дүртенче сыйныфын тә-мамлап, Уфага укырга китәргә теләген белдерә. «Әнкәй, зинһар, мине укырга җибәр», – дип ялварып сорагач, Роза Фатыйх кызы каршы килми. Укуын шәһәрдә дәвам итә Фәнисә, тулай торакта яши. Унынчы сыйныфта укыганда, әнисе чирләп китә. Язгы каникулга кайткан кызыкай әнисенең хәлен күреп, дәваханәгә сала. Ял вакытында малларны карап тора. Ә укулар башлангач, нишләргә? Фәнисә шул уйлардан соң кире авылына кайтырга була. Укуын тәмамлап, кулына аттестат алгач, бер дә уйламый, медицина университетына документларын илтеп бирә. Моңа этәргеч булып әнисенең чирләве була. Укыган вакытта Борай егете Илүскә кияүгә чыга. Укуларын тәмамлагач, яшьләр Нефтекама шәһәренә интернатура үтәргә юлланалар. Тик аларга Аскын районына эшкә күченергә туры килә. Интернатураны тәмамлап, имтихан биргәч, юллама белән Кашка авылына эшкә кайталар яшьләр. Өч ел эшләгәч, Илүснең туган ягына – Борайга күченәләр Закировлар. Бүгенге көндә аларның үзләренең дәвалау-сәламәтләндерү үзәге нәтиҗәле эшләп килә.
Яшь вакытта авырлыкны күп күрсә дә, Роза әби үз тирәсендә һәрвакыт ярдәм кулы сузардай якын кешеләре булган картлык көннәренә канәгать булып яши. Бүген әбиебез бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә. Кызы Фәнисә белән кияве Илүс аны кадер-хөрмәт итә. Җиде онык, дүрт оныкча дип, сөенеп яши ул бүген. Ап-ак урын-җир өстендә, Аллаһы Тәгаләгә таянып, дөньяларга иминлек сорап утырган әбигә хөрмәт белән генә карыйм.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас