Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель , 15:30

Гаилә – гомер бишеге

Яңа Бикмәт авылында гомер итүче Рәшидә апа белән Мөдәрис абый Дәүләтшиннар бәләкәйдән хезмәт кадерен, тәмен белеп үскән. Алар икесе дә тырыш хезмәтләре, итәгатьле балалары белән абруй яулаган кешеләр. Ярты гасыр элек уртак оя корып, дөньяның ачысын да, төчесен дә үз иңнәрендә татыганнар алар.

Гаилә – гомер бишеге
Гаилә – гомер бишеге

Рәшидә Галинур кызы Яңа Бикмәт авылында Гобәйдуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылындагы мәктәптә белем алып, Юматау авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, элеккеге Вострецово исемендәге колхозда бухгалтер булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Рәшидә апа өчен бу эш урыны яңа тормышка аяк басу юлы була, дисәк тә һич ялгыш түгел. Чөнки биредә икътисадчы булып эшләүче Мөдәрис Дәүләтшин белән таныша ул. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабынып, гаилә учагына әверелә. Дәүләтшиннар гаиләсендә бер-бер артлы ике кыз һәм бер малай дөньяга аваз сала. Балаларын да үзләре сыман эшсөючән итеп тәрбияләп үстереп, югары уку йортларында һөнәри белем алдырып, үзаллы тормыш юлына бастыралар.
Рәшидә апа декрет ялыннан соң балалар янында булу өчен хезмәтен Яңа Бикмәт саклык банкы бүлекчәсендә кассир-контролер булып эшли башлый. Биредә берничә ел эшләгәннән соң бу бүлекчә ишекләрен бикли. Әмма ләкин Рәшидә апа эшсез калдым дип төшенкелеккә бирешеп тормый, урындагы элемтә бүлегендә мөдир вазыйфасында хезмәт юлын дәвам итә. Кешеләр белән аралашырга яраткан җитәкче эшен намус белән башкара. Элемтә бүлеге эше буенча куелган планнарын беренчеләрдән булып тутырып бара. Хәтта, хаклы ялда булуына карамастан да, берничә ел гомерен яраткан һөнәренә багышлый. Кайда гына эшләмәсен, хуҗалыкның кайсы тармагында гына хезмәт итмәсен, һәр җирдә үзен булдыклы, тырыш хезмәткәр итеп таныта. Шунлыктан аның хезмәтен бәһалаган Мактау грамоталарының иге-чиге юк.
Гаилә башлыгы Мөдәрис ага да бик күп вазыйфалы урыннарда эшләгән кеше. Колхозда икътисадчы булып эшләгәннән соң аны берничә елга Вострецово авыл советы рәисе итеп тәгаенлиләр.
Тату гаиләнең пөхтәлек капка алдыннан ук башлана, ихатада да бар җирдә тәртип. Йорт эчендәге һәр нәрсә аларның зәвык белән сайлап алынган, хуҗабикәнең оста куллары белән урнаштырылган. Нур чәчеп торучы гөлләре, пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Шушы ук матурлык, кулларының маһирлыгы җәен бакчаларына – яшелчә-җимешләргә, чәчкәләргә күчә.
Менә шулай бер-берсенә, балаларына олы терәк һәм ярдәмче, акыллы киңәшләрен биреп дөнья көтә алар. Шатлыклар белән бергә уралып 50 ел үткәне сизелми дә калган. Бик сирәкләргә генә эләгә мондый бәхет. Ярты гасыр дәвамында Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән мәхәббәтләренә тугры калып, авылдашларын сокландырып дөнья көтүләрен дәвам итә Дәүләтшиннар.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас