

Сәламләү сүзендә мәктәп директоры Азат Арсланов Туган илебез – Русиянең иң беренче чиратта нәкъ туган йортыбыздан, мәктәбебездән, авылыбыздан, районыбыздан башлануын ассызыклады.
– Бик күпләр үзебезнең Борай районының авылларын да белми. Моның өчен әллә ни күп тә кирәкми, бары тик иренмәскә һәм шул авыллар белән танышырга гына кирәк. Әйдәгез, җәйге каникуллар вакытында яшәгән җиребезгә якын урнашкан авыллар белән таныша башлыйк. Безне бик матур табигать уратып алган. Бары тик кызыксынырга гына кирәк, – диде ул.
Чараның мәртәбәле кунагы итеп чакырылган район Советы секретаре Илшат Камалов та Азат Касыйм улының бу сүзләрен куәтләде.
– Районда барлыгы 95 авыл бар. Һәм безнең район якын киләчәктә үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк. Безнең район әлеге вакытта төрле өлкәләрдән уңышларга ия, авыл хуҗалыгында берничә ел рәттән республикада иң яхшы авыл хуҗалыгы районнары исемлегендә булуы да горурланыр өчен бер сәбәп. Ә иң мөһиме, бездә төрле милләт халыклары үзара дус-тату яши, уңганнар, булдыклылар, – диде ул һәм мәктәп коллективына чараны шулкадәрле яхшы оештырганнары өчен рәхмәтләрен белдереп, бүләк тапшырды.
Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зинфира Булатова, “Навигаторы детства” хәрәкәтенең муниципаль координаторы Гөлшат Вахитова катнашучыларның ел темасын, төрле милләтләрнең асылын шулкадәрле оста итеп ачып бирүләрен билгеләп үттеләр, киләчәктә дә шулай бердәмлектә, дус-тату яшәргә теләделәр.
Рус, башкорт, татар, мари, удмурт, үзбәк, якут, белорус, чиган, молдован һәм Кавказ халыкларының берсеннән-берсе чагу милли киемнәрендә чыгыш ясаган һәр катнашучы бу чараны чын бәйрәмгә әйләндерде. Һәр милләтнең милли ризыгы да пешерелеп алып киленгән иде, әлбәттә, бу ашамлыклардан авыз итеп карау да мөмкин булды. Милли җырлар, биюләр аеруча осталык белән башкарылды.
Коридорда башкорт егете һәм кызы сыннары белән фотозона да урнаштырылып, анда сурәт төшәргә теләүчеләрнең күп булуы да сөендерде.
Слет барлык катнашучыларның бергәләп төрле халыкларның милли көйләренә әйлән-бәйлән уйнавы һәм милли ризыклар табыны артында чәй эчүе белән тәмамланды.