Җәмгыять
1 Апреля , 05:10

67. Бертуган Закировлар

“Алга”ның 95 герое рубрикасын дәвам итеп, чираттагы геройларыбыз белән таныштырабыз. Алар бертуган Закировлар. Бу уңганнар турында язманы гәзитнең 1966 ел, 9 декабрь, 146 санында таптым. Аның авторы хәбәрче Р.Сабирҗанов.

“Мондый фамилияле кешеләрне “Октябрь” авыл хуҗалыгы артеле членнары яхшы беләләр, ләкин син йомышың төшеп Закиров кирәк иде дисәң, шунда, һичшиксез сораулар боҗрасына эләгәсең.
– Сиңа кайсы Закиров, Әсгатьме, Миңнулла яки башкасы кирәкме? – диячәкләр.
Чынлап та, безнең артельдә эшләүче агалы-энеле Закировлар сигезләр. Шунысы да бар – аларның барысы да механизаторлар.
Башкорт АССРы Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале, берничә тапкыр акчалата һәм колхозның Почет грамотасы белән бүләкләнгән Рәфи Закировны безнең районда гына түгел, бәлки республикада да беләләрдер.
... Урып-җыюның кызу чорында Миңнулла агай комбайнын кабызганда кулын сындыргач, улы Әсгать, правление рөхсәте белән, комбайнда эшли башлый һәр бер ай эчендә 350 гектар игенне җыеп суга.
Тәүге уңышлар Әсгатьтә механизатор булырга дәрт уята һәм ул хәзерге көндә механизатор. Быел әтисе белән алар кыска гына вакыт эчендә 358 гектар мәйданнан 4590 центнер уңыш җыеп алдылар.
8 нче классны тәмамлаган Фидәрис Закиров та әтисе Харис агай белән урып-җыюда актив катнашты. Алар 298 гектар мәйданнан 4057 центнер уңыш алдылар.
Хәйбрахман Закиров та үз исеменә тап төшермәде. Алар агрегаты 343 гектардан 4740 центнер ашлык җыеп сукты. Ә менә ДТ-75 тракторында эшләүче Һади һәм Гавис Закировлар йомшак сөрүгә әйләндереп исәпләгәндә һәрберсе 900 әр гектар җир эшкәрттеләр. “Беларусь” тракторчысы Мадис Закиров, күптән түгел Совет Армиясе сафына алынган Назиф Закиров та колхозыбызда 3-4 ел механизатор булып эшләделәр.
Бу семьядан чыккан Фәйзелгаян һәм Фәйзерахман агайлар да механизаторлар. Аларның берсе Свердловск өлкә-сендә, икенчесе “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә эшлиләр. Аларның һәммәсе турында да һәркайда мактау сүзләре генә ишетәсең.
Харис һәм Һади агайлар тиздән пенсиягә чыгарга тиешләр, һәрберсенең җилкәсендә 30-25 еллык хезмәт стажы. Ләкин алар ул турыда уйламыйлар да әле.”
Уңган Закировлар турында белү-челәр булса, редакциягә элемтәгә чыгуыгыз сорала.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас