Галия Мəгъсум кызы 1935 елда Колай авылында ишле крестьян гаилəсендə өченче бала булып дөньяга килə. Əти-əнисе гомер буе колхозда эшли. Сугыш башлану авыл кешелəре өчен дə зур фаҗигагə əверелə. Ир-егетлəр сугыш яланында батырларча көрəшкəндə, җəйрəп яткан иген басуларын урып җыю, җыелган игенне дəүлəткə тапшыру хатын-кызлар, балалар һəм карт-корылар иңенə төшə. Галия апа да шушы эшлəрдəн читтə калмый. Абыйлары белəн басудан башак җыюлары бүгенгедəй аның күңелендə саклана.
– Балачак елларым дəһшəтле Ватан сугышы елларына туры килде. Бəлəкəй булуыбызга карамастан, олылар белəн бергə колхоз эшенə йөредек, урак урдык, көлтə бəйлəдек, безнең кул аша үтмəгəн эш калмагандыр. Язгы пычракта, чана белəн чəчүлек орлык ташыдык, төннəрен ындырда ашлык суктырдык, басуларда печəн чаптык, көзлəрен ашлык чистартып, амбарга салдык. Көзге урып-җыю тəмамлангач, безне урман кисəргə җибəрделəр. Тездəн көрт ярып, кул пычкысы белəн агачларны егабыз, кисəбез, соңыннан ат белəн ташыйбыз. Торф чыгаруда эшлəгəн елларны да онытырлык түгел. Төрле хəллəргə очрап, салкыннарда өшеп-туңган вакытлар да аз булмады. Юеш торф кисəклəрен өю аеруча күңелдə уелып калды. Без күргəн михнəтлəрне сөйлəп бетерерлек түгел. Ничек кенə авыр булса да, без түздек, сабыр иттек. Дүрт ел торф чыгару эшеннəн соң кире туган авылыма кайтып, элеккеге Мəгъдəн исемендəге колхозга эшкə урнаштым, – дип сөйли үзенең тормыш юлы турында тыл ветераны.
Шунда Шабай авылы егете Фəнəви белəн таныша. Бер күрүдə үк егет кызны ошата, күп тə үтми, кызга яучы җибəрə. Шулай итеп, Галия Шабай авылына килен булып төшə.
– Тормыш иптəшем Фəнəви бик əйбəт кеше иде. Аның белəн 45 ел бергə тату гомер кичердек. Бар гомерен терлекчелек тармагына багышлады. Шабай фермасында маллар карады. Гомеребез эш белəн үтте, бер көн дə тик утырганыбыз булмады. Мин Фəнəвигə ике яшьлек кызым Гөлгенə белəн килдем. Фəнəвием аны үз кызы кебек тəрбиялəп үстерде. Гөлгенə дə «əтием» дип «ах» итеп торды. Тормыш иптəшем җыр-моңга гашыйк иде. Авылда нинди генə чара узса да, ул аның уртасында булды, – ди ул.
Лəкин тормыш без телəгəнчə генə бармый – авыр югалтулар да кичерергə туры килə. Галия апага, узган ел тормыш иптəше гүр иясе була. Кызганычка каршы, бүгенге көндə ялгызы гына яши. Тугыз дистəдəн артык гомерен кичергəн Галия əбигə карыйсың да аның тормышны яратуын, йөзеннəн нур бөркелеп торуын күреп сөенеп куясың. Əбекəй күпне күргəн, күпне кичергəн. Шулай булса да, олы яшьтə булуына карамастан, кул эшлəре белəн дə шөгыльлəнə. Кызы Гөлгенə, кияве Ренат – əнилəре янында еш кунак һəм ярдəмче. Туган нигез утын сүндермичə яшəүче Галия апаның матур картлык кичерүен сокланып сөйлəрлек тə.
– Безнең нəнəй ачык йөзле, киң күңелле, тормышка гашыйк кеше, бүген дə шундый булып кала. Ул беркайчан да зарланырга яратмады, безнең эш-мəшəкатьлəрне җиңелəйтү өчен көченнəн килгəннең барын да эшлəде, – ди аның оныклары.