Гаилә бәхете – ил бәхете, ди халык. Бу исә – бәхетле гаилә – ил абруе, дигән сүз. Алда язуыбызча, бу ел безнең республикада Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан без бер-берсен хөрмәт итеп, кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып, үзләренең һәм тирә-яктагыларның тормышын яхшырту теләге кебек мәңгелек кыйммәтләрне саклаган гаиләләр турында язар өчен рубрика ачтык. Бүген гәзит укучыларны янә бер күркәм һәм тату Кушманак авылында яшәүче Айсылу һәм Илһам Бикташевлар гаиләсе белән таныштырабыз.
Бикташевлар гаиләсендә дүрт бала – бер кыз һәм өч малай. Өлкәннәре Рәсүл 2022 елда Каенлык мәктәбен, 2024 елда Башкортстан икътисад-юридик көллиятен тәмамлап, үткән елны хәрби бурычын үтәп, бүгенге көндә инде Уфа шәһәре Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. Кызлары Милена – икенче курс студенты, Әмир – мәктәп укучысы. Иң кечеләре – өч яшьлек Эмиль балалар бакчасына йөри.
Ирле-хатынлы үзләре дә ишле гаиләдә үскәннәр, шуңа күрә алар өчен бәхетнең төп нигезе – сабыйларның шат тавышы.
– Безнең төп байлыгыбыз, әлбәттә, балаларыбыз. Алар тату, бер-берсенә ярдәм итәләр, һәрберсе үз бурычларын белеп тора, шуңа да аларны тәрбияләү авыр түгел, – ди Айсылу ханым.
Илһам Марс улы – Кушманак егете, ә аның хәләл җефете Колай сылуы. Бу ике йөрәкне Гашыйклар көне кавыштырган икән. Элек Кушманак авылы мәктәбе гөрләп торган, анда төрле бәйрәмнәргә багышланган кичәләр, дискотекалар оештырганнар. Айсылу һәм Илһам нәкъ менә шундый бер чарада танышканнар да икән. Яшьләр 2004 елның февраль аенда танышсалар, июньдә никах укытып, август аенда инде матур туйлар ясап, өйләнешәләр.
Гаилә башлыгы әлеге вакытта Себер якларында эшләп йөри. Ул – таләп-чән әти, шуңа да балалар ул әйткәнне берсүзсез тыңлап торалар. Айсылу Финәрит кызы – изге күңелле һәм хәстәрлекле әни. Әлеге вакытта ул декрет ялында. Ә моңа кадәр ул райпо системасында эшләгән. Айсылу ханым авылы өчен янып-көеп яши, аның мәдәният тормышында бик актив катнаша. Күп яшьләр бәхет эзләп читкә юлланган заманда әлеге парның туган авылларында төпләнеп, әти-әни нигезенә дөнья корып яшәве зур ихтирамга лаек.
Авылда яшәгәч, әлбәттә, Бикта-шевларның үз бакчалары бар. Анда алар җәй көннәрендә мәш килеп, яшелчә-җимеш үстерәләр.
Һәркем үз юлын үзе сайлый. Әлеге гаилә дә үз юлын тапкан. Алар аның буйлап ныклы адымнар белән бара, куелган максатларына ирешеп, лаеклы һәм бәхетле балалар үстереп, матур дөнья куалар.
– Балаларны тәрбияләү өчен, иң тәүдә, аларны яратырга кирәк. Әлбәттә, шул ук вакытта таләпчәнлек тә бик мөһим. Һәр нәрсәдә чама белү кирәк. Гаиләдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, үзен бәхетле итеп яши икән, менә шул вакытта гаилә имин була, – дип тәмамлады әңгәмәбезне бәхетле әни.
Фото гаилә архивыннан.